Актаныш

Корал эшләр – ир мактаныр

Март аеның яртысы җитсә дә, кыш әле бирешергә теләми. Төннәрен һава температурасы минус 25 градуска җиткән урыннар да бар. Ләкин табигать барыбер үзенекен итми калмас, һәм җылы көннәр дә килер. Шулай булгач, язгы кыр эшләре башланырга да күп вакыт калмый. Димәк, механизаторларга итәк-җиңнәрен ныклап җыяр чак бу. Чөнки авыл хуҗалыгы...

Март аеның яртысы җитсә дә, кыш әле бирешергә теләми. Төннәрен һава температурасы минус 25 градуска җиткән урыннар да бар. Ләкин табигать барыбер үзенекен итми калмас, һәм җылы көннәр дә килер. Шулай булгач, язгы кыр эшләре башланырга да күп вакыт калмый. Димәк, механизаторларга итәк-җиңнәрен ныклап җыяр чак бу. Чөнки авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны эш сызыгына әзер булырлык итеп көйләү, кыр эшләрен хәвеф-хәтәрләрсез башкарып чыгу - һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Нәрсә генә әйтсәк тә, тиешле техника булмаса, күпме генә тырышсак та, эш бармый.
Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче техник караулар үткәрү дә шул нияттән башкарыла. Бер хуҗалыкта күрсәтмә техник карау үткәрү исә башкаларга үрнәк күрсәтү максатыннан оештырыла. Аның быелгысы 12 март көнне "Әнәк" агрофирмасында район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, республика дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлары, МТП җитәкчеләре, бригадирлар катнашында уздырылды. Сөйләшүнең беренче өлеше Әнәк авылы җәмәгать үзәгендә башланып китте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы оешмаларында тагылма һәм тарту көче техникасын язгы кыр эшләренә 10 апрельгә әзерләп бетерү максаты куелды. Безнең
район хуҗалыкларында техник
караулар 20 март-10 апрель аралыгында уздырылачак. Бүгенге күрсәтмә техник караудан соң, һәр хуҗалык үз техникасын биредә күрсәтелгәнчә әзерләр, дигән өмет бар.
- Язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан ел саен шушындый карау үткәрәбез. Чөнки хуҗалыклар тиешле дәрәҗәдә техника белән тәэмин ителмәсә, без кыр эшләрен дә, башкасын да башкарып чыга алмаячакбыз. Шуңа күрә алга таба хәрәкәт итәр өчен иң беренче чиратта тиешле техника белән тәэмин итәргә тиешбез, - диде Энгель Фәттахов.
Техникага техник караулар үткәрү буенча таләпләр елдан-ел катгыйлана бара. Шуның нәтиҗәсендә республикада үзйөрешле машиналар белән булган фаҗигаләр саны һәм аларда кешеләрнең үлеме саны кимүгә таба барса да, андый очраклар булып тора. 2000-2016 елларда республика буенча авыл хуҗалыгы техникасына бәйле рәвештә 210 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Безнең районда исә 2016 елда тракторлар белән бәйле - 4, 2017 елда 3 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. 2016 елдагысында бер кешенең үлеме булу аеруча аяныч. Бу хакта район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов та ачынып сөйләде.
- Һәр фаҗига артында кеше факторы яисә техник төзексезлек тора. Техниканы төзәтеп була, әмма кешене кире кайтарып булмый. Әлеге техник күзәтүләр шушы кимчелекләрне, аянычлы хәлләрне булдырмау максатыннан оештырыла, төрле аңлату чаралары алып барыла. Безнең төп максат булып тагылма коралларны, габариттан тыш техниканы юлда хәвефсезлек таләпләренә китереп бетерү: арбаларга махсус яктырткычлар көйләү, тормоз, руль системасының төзеклеген тәэмин итү тора. Җыеп әйткәндә, без техниканы 83 пункт буенча тикшерәчәкбез, - диде ул.
Ул техниканы техник карауга әзерләү әкрен темплар белән бара, бу, мөгаен, көннәрнең салкын торуына да бәйледер, дигән фикерен дә әйтте.
- Техник карауга юылган, буялган техника чыккан булсын. Элеккеге заман кебек, әйдә, тракторыңны ю, диярлек булмасын. Шуның өчен хуҗалыкларда махсус техника юу урыннары булдыру зарур. Моны эшләмәгән хуҗалыкларга аны быелдан да калмый эшләргә кирәк, - дип басым ясады.
Илдус Мәхиян улы тиешле кәгазьләрнең тәртиптә булу зарурлыгын һәм эшкә кузгалыр алдыннан һәр механизатор медицина күзәтүе узарга тиешлеген дә ассызыклады. Чит илләрдә күптән кулланылган яктылык кайтаргыч жилетларның быелдан һәр механизаторда булырга тиешлеген дә искәртте.
Узган елгы кыр эшләрендә район буенча 906 данә трактор, комбайн, арбалар эшкә катнашкан. Ләкин тракторларның 113е техник карау узмаган. Арбаларның да барысы да исәпкә куелмаганлыктан, техник карау узмаганнары бар. Димәк, калган техника техник таләпләргә җавап бирмәгән килеш ел әйләнәсе эштә катнашкан булып тора. Бу механизаторга гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудыра, дигән сүз. Шәхси кешеләрдә 1089 трактор исәптә булып, узган ел аларның 764е генә техник карау узган.
- Авыл хуҗалыгы машиналарының күплеге буенча Актаныш Арча, Балтач, Саба районнары белән бер тирәдә бара. Сездә техник карау уздыруга бик җитди карыйлар дияр идем. Республикада техник карау уздыру 73 процентны тәшкил итсә, ягъни 100 техниканың 73енә техник карау уздырылса, Актанышта бу сан 88не тәшкил итә. Бу яктан хезмәтегезне югары бәялим, - диде Мөнир Халиков. - Язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен сыйфатлы техника кирәк. Моны һәркем белә. Шулай булгач, техниканы вакытында ремонтлап, техник карауга сыйфатлы итеп әзерләсәк, намус белән, булсын дип эшләүче механизаторлар белән тәэмин итсәк, язгы кыр эшләрен өзеклекләрсез башкарып чыгып булачак. Мин барлык механизаторларга әлеге җаваплы кампаниядә уңышлар телим.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев районда булган трактор һәм автомашиналар санына, бер шартлы техникага туры килгән эш күләме, аларга тотылган ягулык-майлау материаллары белән таныштырды.
Семинарның икенче өлеше "Әнәк" агрофирмасының машина-трактор паркында дәвам итте. Биредәге рәт-рәт итеп тезеп куелган техникадан күзләр камаша. Һәрберсе юып, буяп, әзерлек сызыгына куелган.
- Техниканы ремонтлау эшенә яңа ел бәйрәмнәреннән соң керешкән идек. Ныклап әзерләнү чорында, үч иткән кебек, көннәр салкын торды. Механизаторларга трактор, машиналарын юар өчен кыенрак булды. Алар су җылытып юарга мәҗбүр булдылар. Шушы хәлләрне үзем күреп торгач, техника юар өчен махсус урын кирәклеген ныклап аңладым. Без моны быел эшләп куячакбыз, - ди агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев.
- Күрсәтмә техник карауның безнең агрофирмада уздырылуына мин бик шат. Чөнки никадәр иртәрәк җыелсаң, эшне оештыру да шулкадәр җиңел. Һәм бу механизаторларда җаваплылык хисен көчәйтә. Сүз дә юк, быел һава торышы бераз комачаулады. Ләкин агрофирма җитәкчесе, инженерлар белән бергәләп, техниканы техник таләпләргә туры китереп әзерләргә тырыштык. Минем шуны гына әйтәсем килә: безнең төп байлык - механизаторлар. Әгәр алар янында белгечләр тора икән, алар эшне җиренә җиткереп эшли. Менә бүген дә агрофирманың 100 техникасы арбалары белән техник карауга басты. Механизаторларыбыз булсын дип йөриләр. Еллар имин килеп, язгы чәчүләрне башкарып чыгып, көзен уңышын да сөенеп җыеп алырга язсын, - ди агрофирманың баш инженеры Тимерҗан Әхмәдишин.
Чыннан да, биредәге механизаторларның булсын, дип йөрүләре күренеп тора. Техникага белгечләр техник карау уздырган вакытта һәрберсе игътибар белән карап, тыңлап торды. Булган вак кимчелекләрне төзәтеп бетерү өчен үзләренә файдалы киңәшләр алды. Рушат Хуҗагалиевнең биредә хезмәт куюына өч ел булган. Үзе иярли торган МТЗ- 1221 тракторын техник карауга ныклап әзерләвен яшерми.
- Бүгенге көнгә күптән әзерләнә башладык. Тракторның һәр детален күздән кичереп, руль, тормоз системасын, двигателенә нинди запас частьләр кирәк булачагын җитәкчегә әйтеп куйдык. Инженерлар запас частьләр белән тоткарлык ясамады. Шул рәвешле алар - үзләреннән, без үзебездән торганны эшләдек. Инде язгы кыр эшләрен исән-имин башкарып чыгарга язсын. Күңел кырга ашыга инде, - ди ул.
Семинарда район техник күзәтү оешмасының әйдәп баручы белгече Рәшит Хәбиров та техник карауда куелган таләпләр белән таныштырды.
Хуҗалыкларда техник караулар график нигезендә 20 марттан башланачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: