Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Фаил Камаев райондашларны Корбан бәйрәме белән котлады

Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Корбан гаете тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез...

Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Корбан гаете тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек булсын. Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев