Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КОТЛЫЙБЫЗ: Актаныш районының 3 мәгариф хезмәткәре “Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” грантына ия булды (ИСЕМЛЕК)

Искәртеп үтәбез, Актаныш районыннан әлеге грантка 10 мәгариф хезмәткәре гариза юллаган булган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елында “Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” грантына ия булучы мөгаллимнәрне билгеләде. 
Республикадан әлеге грантка 479 педагог дәгъва кылып, гариза юллаган иде. Нәтиҗәдә, 324 укытучы гратка ия дип табылды. 

Укытучылар тарафыннан региналь грант алу өчен язылган гаризаларны махсус эксперт комиссиясе бәяләде. 

Грант түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде: 
-“Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры” ;
- “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы» «Иң яхшы өстәмә белем бирү методисты”
 -“Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” 
- “Иң яхшы педагог-оештыручы”
- “Психология-педагогика хезмәте күрсәтү үзәгенең (ППМС-үзәк) иң яхшы педагог-психологы” 
- “Белем бирү оешмасының һәм дәүләт бюджет оешмасының иң яхшы педагог-психологы”

Шунысы игътибарга лаек, грант отучылар арасында Актаныш районы педагоглары да бар. 
Алар: 
1.  “Иң яхшы педагог-оештыручы” номинациясендә Богады төп гомкми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы; 
2. “Иң яхшы педагог-оештыручы” номинациясендә  2 нче Актаныш урта мәктәбенең  педагог-оештыручысы Шәвәлиева Нәзифә Мирзаһидан кызы;
3.  «Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә  1 нче Актаныш урта мәктәбенең технология укытучысы   Мөхәммәдиев Дилшат Сәгыйть  улы; 

Искәртеп үтәбез, Актаныш районыннан “Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” грантына 10 мәгариф хезмәткәре гариза юллаган булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев