Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Күпфатирлы йортлар төзекләндерелә

Быел безнең районда өч күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерелә. Болар - Актаныштагы Механизаторлар урамының 11нче йорты, Тынычлык проспектының 20нче йорты һәм Ленин проспектының 117нче йорты. Күпфатирлы йортларның капиталь ремонты 2007 елның 21 июлендә чыккан 185нче федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлеге программа буенча капиталь төзекләндерүләр бездә шул елны ук башланып китте....

Быел безнең районда өч күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерелә. Болар - Актаныштагы Механизаторлар урамының 11нче йорты, Тынычлык проспектының 20нче йорты һәм Ленин проспектының 117нче йорты.
Күпфатирлы йортларның капиталь ремонты 2007 елның 21 июлендә чыккан 185нче федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлеге программа буенча капиталь төзекләндерүләр бездә шул елны ук башланып китте.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гариповтан алынган мәгълүматлар шуны сөйли: баштагы елны пилот проектына 5 йорт кертелеп, аларны капиталь ремонтлауга 15 млн. сумлык акча сарыф ителгән. Шуннан соң 8 ел дәвамында 47 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрелеп, бу эшләрнең чыгымнар күләме 150 млн. сумнан артыграк тәшкил иткән. 3 меңнән артык кеше үзенең торак шартларын яхшыртуга ирешкән.
Райондагы 73 күпфатирлы йортның 56 сы 1991 елга кадәр төзелгән. Авария хәлендәге йортлар да кушылып, алар 59га әверелде. Болар - капиталь төзекләндерү программасы буенча яңартылган һәм яңартылачак йортлар саны.
Программада каралган эшләрдә үзгәрешләр юк, шул ук фасадлар, подъездлар ремонтлана; электр, инженерлык челтәрләре алмаштырыла, түбәләр яңартыла.
Руслан Гарипов:
- Быелдан башлап Дилфат Нәгыймов җитәкчелегендәге "Теплосервис" төп эшне башкаручы подряд оешмасы, ә Альберт Галимов җитәкчелегендәге "Ремстройдом" субподряд оешмасы булып тора. Бу көннәрдә 3 йортта да хәрәкәт зур. 11нче йортның түбәсе ябыла, 20нче һәм 117нче йортларда фасад эшләре башкарыла.
- Әлеге эшләр кайчан төгәлләнәчәк, кайчан файдалануга тапшырылачак алар?
- Бер елны да соңга калдырмаска тырышабыз. Быел да җәйнең урталарына, август айларына төгәлләргә ниятлибез. 8 млн 700 мең сумлык эш башкару планлаштырылды. Эшчеләрнең бердәм тырышлыгы белән вакытка сыешырбыз, дип исәплибез.
- Калган йортларга капиталь ремонт кайчан керәчәк?
- 2015 елдан 2043 елга озак вакытка республика программасы кабул ителде. Анда безнең барлык йортлар турында да төгәл мәгълүмат бар. Һәрбер кеше үзе дә
сайтка (http://bars-monjf.tatar.ru) кереп карый ала. Кайсы йортта нәрсә эшләнгәне, яки эшләнәчәге анда ачык күренә. Капиталь төзекләндереләсе 9 күпфатирлы йорт калды, аларны төзекләндерүне алдагы өч елда башкарып чыгу - безнең максатыбыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев