Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН ВАКЫЙГА: Бүген Актаныш районы рәсми төстә башлыклы булды (+ФОТОЛАР)

Бүген, 15 сентябрь көнне, Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 30 нче утырышы кысаларында, яшерен тавыш бирү юлы белән, депутатлар район башлыгын сайлады.

Сәяси  яктан аеруча мөһим чарада ТР Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев,  ТР Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновлар катнашты. 

Утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды. Алар рәтендә  Энгель Фәттаховның  район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны  вакытыннан  алда туктатуы хакындагы гариза да бар иде.  Депутатлар гаризаны кабул итте.  

Искәртеп үтәбез, Энгель Нәвап улы   2018 елның 12 гыйнварында  Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителгән иде. 9 сентябрьдә булып узган өстәмә сайлауларда исә Энгель Фәттахов Актаныш авыл   җирлегенең 1нче сайлау округы буенча авыл җирлегенә депутат булып сайланды – 679 сайлаучының  632се  аны яклап тавыш бирде. Актаныш авыл җирлеге депутатлары исә аны үз араларыннан Актаныш  авыл җирлеге башлыгы итеп сайладылар һәм закон нигезендә берүк вакытта ул район Советы депутаты да булды.

Бүген исә район Советы утырышында катнашкан депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгын сайлады. 48 депутатның 41е Э.Н. Фәттахов кандидатурасы өчен тавыш бирде.  Нәтиҗәдә, бүгенге рәсми чарада район күләмендәге иң югары постка – район башлыгы вазыйфасына Энгель Нәвап улы Фәттахов билгеләнде. 

Район башлыгы итеп сайланганнан соң, Энгель Фәттахов   җитәкче Антын бирде,  Актаныш  районы һәм аның кешеләренең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен армый-талмый эшләячәген вәгъдә итте. Ул, шулай ук, үзенә ышанганнары өчен республика җитәкчелегенә, сайлаучыларга, депутатлар корпусына рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Исегезгә төшерәбез, Э.Н.Фәттахов 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр ТР Актаныш муниципаль районы  башлыгы булып хезмәт куйды. 

2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнеп,  шул вазыйфада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшләде. 

Район башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары  Альберт Тимиров билгеләнде.

Утырыш ахырында Актаныш  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев