Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Көрәшләрдә бил алыша егетләрнең асылы (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

14 октябрь көнне "Актаныш" спорт комплексында райныбызның атаклы көрәшчесе Марсил Гыйлаев истәлеге Кубогы өчен 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча турнир узды. Актанышта ул 4нче тапкыр оештырылды. Көрәшчеләрнең ярышларда катнашып, осталыкларын арттыру һәм Республика турнирында бил алышачак спортчылар һәм командаларны барлау максатында уздырылучы әлеге чарада район...

14 октябрь көнне "Актаныш" спорт комплексында райныбызның атаклы көрәшчесе Марсил Гыйлаев истәлеге Кубогы өчен 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча турнир узды. Актанышта ул 4нче тапкыр оештырылды.
Көрәшчеләрнең ярышларда катнашып, осталыкларын арттыру һәм Республика турнирында бил алышачак спортчылар һәм командаларны барлау максатында уздырылучы әлеге чарада район мәктәпләре, кадет мәктәбе һәм технология техникумы укучыларыннан барысы 140 көрәшче - 20 команда катнашты.
Урта мәктәпләр арасында кадет мәктәбе алдынгылыкны бирмәде. 2 урында - Актанышның 1 санлы мәктәбе, 3 урында Пучы мәктәбе командалары.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында исә беренчелекне Татар Ямалы мәктәбе яулады. Богады мәктәбе 2 урында, 3 урында - Күҗәкә, Уразай мәктәпләре.
Үз авырлык үлчәмнәрендә батыр калган егетләр менә кемнәр алар:
25 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Муса Әнвәров (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
II урында - Денис Фазлыев (Уразай)
III урында - Азамат Шәрипов (Яңа Әлем)
28 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Ришат Марданов (Пучы)
II урында - Айзат Сабиров (Богады)
III урында - Раил Имамов (Пучы)
30 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Илдар Нургалиев (кадет)
II урында - Искәндәр Басыров (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
III урында - Данил Бикинин (кадет)
32 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Әмир Әхмәтов (Уразай)
II урында - Динар Ямиев (Байсар)
III урында -Илмир Мәҗитов (Кормаш)
36 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Галинур Харисов (Тат. Ямалы)
II урында - Вадим Дорофеев (кадет)
III урында -Салават Гыйлемов (Пучы)
40 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Нәркиз Харисов (Тат. Ямалы)
II урында - Айназ Хәйбиев (Күҗәкә)
III урында -Динис Хаҗиев (кадет)
43 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Шәйхәйдаров Заһит (гимназия)
II урында - Рөстәм Фаррахов (Күҗәкә)
III урында -Салават Хаббутдинов (Айман)
46 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Илназ Шәмсиев (Пучы)
II урында - Илнар Әхмәтов (кадет)
III урында -Раян Ханов (Такталачык)
50 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында -Рәдис Галиәкбәров (кадет)
II урында - Ралиф Корбангалин (Богады)
III урында - Ленар Вакилов (Тат. Ямалы)
55кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Рафил Галиев (кадет)
II урында - Айнур Мирзаянов (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
III урында -Зәет Шәйхәйдаров (Тат. Суксу)
60 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Раббани Нургалиев (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
II урында - Марсил Ханов (Такталачык)
III урында -Илнур Сафиуллин (Богады)
65 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында - Денис Муллахмәтов (Актанышның 2 санлы мәктәбе)
II урында - Айдар Шәмсиев (АТТ)
III урында -Алмаз Мохамаев (кадет)
75 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында -Фарис Хуҗин (Теләкәй)
II урында - Фәндүс Хуҗин (АТТ)
III урында -Тимур Мухаметдинов (Яңа Әлем)
75 кг. һәм аннан да югарырак үлчәмдә:
I урында -Ренат Камалов (АТТ)
II урында - Данис Камалов (Меңнәр)
III урында -Равил Мухаметдинов (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
Иң яшь катнашучылар:
Әмир Сираев (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
Ирек Норморатов (Күҗәкә)
Иң матур алымны кадет мәктәбеннән Денис Николаев күрсәтте.
"Җиңүгә омтылыш" номинациясендә Иске Кормаш авылыннан Таһир Шәрифуллин бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев