Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Күрсәтмә такталар татарча язылсын

Актаныш авыл җирлегенең 2015 елда эшләгән эшләренә исәп-хисап җыелышы булып узды. Анда ТР буенча Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов, район хокук саклау органнары, оешма, учреждение җитәкчеләре дә катнашты. Актаныш муниципаль районы, Актаныш авыл җирлеге башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә үткән әлеге җыенга килгән Актаныш халкы үзен борчыган мәсьәләләр белән җитәкчелеккә...

Актаныш авыл җирлегенең 2015 елда эшләгән эшләренә исәп-хисап җыелышы булып узды. Анда ТР буенча Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов, район хокук саклау органнары, оешма, учреждение җитәкчеләре дә катнашты. Актаныш муниципаль районы, Актаныш авыл җирлеге башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә үткән әлеге җыенга килгән Актаныш халкы үзен борчыган мәсьәләләр белән җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте, сорауларын җиткерде.

Иң башта Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеров узган елгы эшчәнлеккә тукталды, быелга максат итеп алган бурычлар белән таныштырды.
- Авыл халкының яшәү сыйфатын эзлекле рәвештә яхшырту, тотрыклы икътисади сәясәт булдыру, кече эшмәкәрлекне үстерү, гаилә фермаларына ярдәм итү, тирә-якның экологиясен кайгырту, җинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтү, физкультура-спортны үстерү, халык өчен кирәкле объектларны төзекләндерү, торак шартларын яхшырту бурычын максат итеп алдык, - диде.

Аның чыгышыннан аңлашылганча, Актанышта яшәүчеләр саны 10 меңнән артып китте. Ел дәвамында 147 яңа гаилә төзелде. Халыкка уңайлылыклар тудыру ниятеннән интернеттан сорау-тәкъдимнәр кабул ителә. 2015 елның мартыннан башлап дәүләтнеке булмаган җирләр белән идарә итү башкарма комитет карамагына тапшырылды.

Район үзәгендә яшәүчеләргә файдаланган участокларының хосусыйлаштырылганмы-юкмы, бирелгән мәйданнарының документтагы белән чагышу-чагышмавын барларга киңәш ителде. Законсыз арттырылган, яки файдаланган җирләргә карата чаралар күреләчәге искәртелде.

2015 елда рәсмиләштерелмәгән 213 участокка арест салу турында боерык бирелгән.

Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр шактый, бүген АПК программасы буенча 7 гаилә, "Граждане на селе" программасында 90 гаилә чиратта тора.

Узган ел җыелган үзара салым акчасына зират юлына асфальт түшәлде, автомобильләр кую урыны киңәйтелде. Тротуарлар салынды. Балалар мәйданчыклары урнаштырылды. Планлаштырылган эшләр дәвам итәчәк.

- Кайбер гражданнарның үзара салымны вакытында түләмәүләре аркасында кайбер эшләр үтәлми калды. Җирлегебездә һәркемне борчыган тагын бер нәрсә бар, ул - хуҗасыз, бәйсез йөргән этләр. Бигрәк тә, 57нче бистәдән шикаятьләр күп керә. Күпме генә кисәтсәк тә, кайберәүләрнең этләре һаман да урамда, бәйсез йөри.

Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Актаныш халкыннан алга таба да тирә-якны чиста тоту, яшелләндерү, төзекләндерү эшләрендә үз өлешләрен кертүләрен сорады.

Фаил Камаев район Советы, башкарма комитетының узган ел башкарылган, быелга һәм алдагы елларга планлаштырылган эшләре белән таныштырды.
- Быел күбрәк район үзәгенә игътибар биреләчәк, - дип, Актаныштагы төзелешләргә киңрәк тукталды. - 76 миллион сумлык эшләр башкарып, стадионны быел тапшырырга уйлыйбыз. Ул Россия сертификаты белән эшләнә. Актанышның "Ромашка" балалар бакчасында капиталь ремонт ясала. Техникум бинасы капиталь төзекләндерелә. 90 млн. сум акча каралды. Аны яңа уку елына файдалануга тапшыру бурычы тора. Дәүләт гимназиясе территориясендә 100 балага
исәпләнгән интернат төзелә. Анысы да 1 сентябрьгә ишекләрен ачар дип ышанабыз. Бу эшкә 85 млн. сум тирәсе акча бүленде. Бассейн ремонтын исә сабантуйларга кадәр төгәлләү бурычы куелды. Беренче кварталда социаль ипотека буенча 24 фатирлы йорт сафка басып килә. Быел Актаныш канализация системасын тулысынча алыштыру программасына кертелде. МТС клубын 25 млн. сумга ремонтлап, аны "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленә бирергә дигән планда торабыз.

Халыктан кергән сораулар да шактый җыелды. Аларны, билгеле, бер-ике көндә генә хәл итеп бетереп тә булмыйдыр. Шулай да район башлыгы бер сорауны да җавапсыз калдырмаска кирәк дигән фикерне ассызыклап әйтте.


- Актанышта җәмәгать урыннарында, кибетләрдә, оешмаларда күрсәтмә такталарны нигә русча гына язалар, без бит татар районы, татар телендә дә язарга кирәк, - дигән тәкъдимне исә Фаил Камаев бик тиз хуплап алды һәм шунда ук утырган җитәкчеләргә үзенең күрсәтмәләрен бирде.

Актаныш авыл җирлеге 2016 елны рәсмиләштерелмәгән җирләрне инвентарьлаштыру елы дип игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев