Актаныш

Кулланучылар үз хокукларын беләме?

Мәгълүм булганча, 1994 елдан башлап, 15 мартта Россия Федерациясендә кулланучылар хокукларын яклау көне даими уздырыла. Аның быелгысы нинди девиз астында үтәчәк? Һәм әһәмияте нәрсәдә? Шулар хакында белергә теләп, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табибы...

Мәгълүм булганча, 1994 елдан башлап, 15 мартта Россия Федерациясендә кулланучылар хокукларын яклау көне даими уздырыла. Аның быелгысы нинди девиз астында үтәчәк? Һәм әһәмияте нәрсәдә? Шулар хакында белергә теләп, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табибы урынбасары Луиза Хафизовага мөрәҗәгать иттек.
- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге федераль хезмәт хәбәр итүенчә, быел узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне "Антибиотикларны менюдан төшереп калдыру" дигән девиз астында үткәреләчәк. Шушы нисбәттән халыкара кулланучыларны яклау оешмасы, үз составына кергән илләр белән берлектә, тиз туклану предприятиеләрендә күп күләмдә антибиотиклар кулланып җитештерелгән ит һәм ит продуктларын сатуны тыю кампаниясен уздырырга ниятли.
- Ни өчен дип исәплисез?
- Чөнки антибиотикларга бирешмәүчәнлекнең арта баруы куркыныч дәрәҗәдәге югарылыкка җитте. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кисәтүенчә, кискен адымнар ясалмаган очракта, антибиотиклар эпохасының ахыры җитәчәк, даруларның нәтиҗәлелеге калмаячак, ә гади генә инфекцияләр һәм юк кына җәрәхәтләр дә кеше тормышына, сәламәтлегенә зур куркыныч тудырачак.
- Бу нәрсәдән шулай?
- Антибиотикларга бирешмәүчәнлекнең арта баруы аларны күп куллану белән бәйләнгән. Дөньяда җитештерелгән антибиотикларның яртысына якыны авыл хуҗалыгында кулланыла. Авыруларга каршы дару буларак кулланылуга караганда, алар күп очракта үсешне арттыру өчен һәм авырулардан саклау чарасы буларак кулланылалар.
Антибиотикларны авыл хуҗалыгында куллану кайбер киң таралган сырхауларны сәламәтләндермәүгә китерәчәк. Авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кошлары организмындагы антибиотиклар аларның итен, сөтен, йомыркасын кулланганда кешегә дә күчкәнлеген искәртеп үтәргә кирәк.
Антибиотикларны күп һәм киң куллану дөньякүләм борчылу тудырса да, 2030 елга аларны куллану өчтән ике өлешкә артачак дип фаразлана, ягъни 2010 елда 63200 тонна булса, 2030 елга 105600 тоннага кадәр җитәчәк.
Шуңа күрә дә, кулланучылар хокукларын яклау халыкара оешмасы, кеше сәламәтлегенә зур куркынычны кисәтү йөзеннән, азык-төлек җитештерүче компанияләрнең антибиотикларны куллануга карата карашларын үзгәртергә чакыра. Монда кулланучылар мөһим рольне уйный алалар дип билгели. Яңа тематиканы сайлау кулланучылар оешмалары берлегенең Халыкара Федерациясе хезмәткәрләренә йөкләнә.
- Кулланучылар хокукларын яклау көнендә тагын нәрсәләргә әһәмият биреләчәк?
- 2016 елда бәйрәмне оештыручылар сәламәт туклануның мөһимлегенә басым ясарга ниятләделәр. Моннан 10 ел элек физик актив тормыш алып бару юнәлешен үстерүгә, халыкның туклану гадәтләрен оптимальләштерүгә юнәлдерелгән глобаль стратегияләр эшләнгән иде. Ләкин узган еллар дәверендә программаның барлык пунктлары да үтәлмәде. Шуңа күрә дә үлемгә китерүче төп сәбәпләр булып, һаман да симерү (ожирение), шикәр авыруы, канда холестерин һәм глюкозаның югары күләмдә булуы, кан басымының югары күтәрелүе тора. Кеше сәламәтлегенә һәм гомер озынлыгына тискәре йогынты ясаучы бу авырулар тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану кебек факторлар шикелле үк куркыныч санала. 2016 елда узачак кулланучылар хокукларын яклау көне җәмәгатьчелекнең игътибарын бу проблемаларга да юнәлтергә тиеш.
- Телевизорны ачсак та, реклама такталарында да төрле-төрле матур капларга тутырылган ризыкларны рекламалыйлар. Алар кулланучыларны кызыктыралар, үзләренә җәлеп итәләр. Аларның матурлыгына карап та татып карыйсы килә.
- Кулланучыларга азык бәйлелегеннән азат булу, балансланган дөрес меню булдыру өчен рекламадагы чакыруларга нигезләнергә кирәкми. Хәзерге заман азык-төлек җитештерүче предприятиеләренең төп максаты: үзләре җитештергән товарларны - газлы сулар, чипсы, фаст-фуд, кондитер әйберләрен сату. Дөрес продукт сайлау кагыйдәләрен аңлатучы мәгълүмат юклыгы кеше алдына куелган рациональ һәм куркынычсыз туклану диетасын булдыруны катлауландыра. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне бу бушлыкны да тулыландыра ала.
- Кулланучылар хокукларын яклау бәйрәме программасын тормышка ашыру җаваплылыгы кемгә йөкләнә?
-Ул Роспотребнадзорга йөкләнә. Быел бәйрәм программасы нигезендә югары уку йортларында лекцияләр, гомуми белем бирү мәктәпләрендә дәресләр уздыру, "Сәламәт туклану" дигән баш астында түгәрәк өстәл уздыру, "кайнар телефон" линиясе хезмәте, радио, телевидение һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары аша кулланучылар хокукларын аңлату күздә тотыла.
Әгәр Россиядә грамоталы, үз хокукларын нык белүче кулланучы булмаса, бернинди дә конкурент тирәлек булмаячак. Конкурент тирәлек - ул ике компания арасындагы үзара хезмәттәшлек инструменты гына түгел, кулланучыга һәм Россия законнарында язылган кулланучылар хокукларына ихтирам да ул. Шундый мөгамәлә нәтиҗәсендә мөстәкыйль субъект булып барлыкка килгән кулланучы булганда гына чын конкуренция булачак. Үз хокукларыбызны якларга өйрәник.
- Кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан районда "кайнар телефон" линиясе эшли. Сорауларыгызны 3-09-62 телефоны аша җиткерә аласыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: