Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Кыш чыгарга җитәрлек булсын

Бу көннәрдә хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бара. Инде кайбер хуҗалыкларда беренче базларын сенаж белән тутырып, каплап куйдылар. 4 июль көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган авыл хуҗалыгы семинарында да сүз, нигездә, терлек азыгы әзерләү буенча барды. Семинар-киңәшмә...

Бу көннәрдә хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бара. Инде кайбер хуҗалыкларда беренче базларын сенаж белән тутырып, каплап куйдылар.
4 июль көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган авыл хуҗалыгы семинарында да сүз, нигездә, терлек азыгы әзерләү буенча барды.
Семинар-киңәшмә "Нигез" хуҗалыгының сенаж базлары территориясендә башланып китте. Чөнки әлеге хуҗалык быел өр-яңа сенаж базы ясап куйды. Шуның үрнәгендә сенаж базларының нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлеге аңлатылды. Хуҗалык күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып, тулысынча сенажга салып куйды.
- Сенаж салуга бераз иртәрәк тә керештек кебек. Әмма дымлылыкның процентларын карап, тиешле нормага килүен көтеп торырга вакыт булмады. Массага "Биосиб" дигән закваска кушып эшләдек. Шулай булгач, сенаж начар булырга тиеш түгел. Баздагы температураны даими рәвештә үлчәп тордык. 25-28 градус тора. Бер-ике атнадан инде күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабуга керешербез дип планлаштырабыз, - ди "Нигез" хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов. - Узган ел сенажны 5000 тонна әзерләгән идек. Быел 3500 тонна салдык инде. Тагын шуның кадәр әзерләп булмасмы дип өметләнәбез.
Күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыйнауны "Ташкын" һәм "Чишмә" хуҗалыклары да төгәлләү алдында. Дәниф Харисов китергән саннарга күз салсак, "Башак" хуҗалыгында 454 гектар, "Нур"да - 310, "Таң"да - 460, СПСК "Агыйдел"дә - 600, "Наратлы"да - 461, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта - 874, "Саф"та - 400, "Алга"да - 533, "Эконом"да - 300, "Актаныш" агрофирмасында - 1000, "Әнәк" агрофирмасында - 1500, "Чишмә" агрофирмасында - 270, "Чиялек"тә - 210, "Чәчер"дә 178 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне җыйнап аласы бар.
Райондагы 19000 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрнең бары тик 8500 гектары гына җыйналган. Аларны тиз арада җыйнап алырга кирәк, - ди Дәниф Харисов.
Бу урында Фаил Камаев халыкны печән белән тәэмин итү проблемасын да хәл итәргә кирәк, дип белдерде.
- Без фермерлар белән сөйләшәбез. Хуҗалык җитәкчеләре, печән ташуны көйләп бетерегез. Чөнки бу - халыкны иң борчыган проблема. Болында печән күп булса да, аны әзерләргә вакыты кирәк. Шулай булгач, халыкны печәнле итү юлын табарга тиешбез, - диде.
Семинар барышында картайган күпьеллык үлән басуларын бозу буенча да сөйләшенде. "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров дүрт елдан да озаграк торган күпьеллык үлән басуларының массасы яшь басуларныкына караганда азрак була, дип белдерде.
- Үләннәрнең беренче катын алу белән, аларны эшкәртеп, көзге культураларны чәчү өчен әзерләп куярга кирәк. "Нигез" хуҗалыгында шулай эшләделәр. Басуны ике тапкыр дискатор ярдәмендә эшкәртеп чыктылар. Без инде люцерна басуларына гербицид сибәргә дә кирәк дибез.
Дәниф Харисов кайсы хуҗалыкларда күпме мәйданда күпьеллыкларны бозарга кирәклеген саннар белән аңлатты.
Терлек азыгы әзерләүдә мөһим урын алып торучы кукуруз басуында да булды семинарда катнашучылар. "Нигез" хуҗалыгының әлеге басуында рәт араларын эшкәртү бара.
Әфка Сәрвәров кайбер хуҗалыкларда рәт араларын эшкәртүгә салкын караучылар да бар дип белдерде.
Рәт арасын эшкәртү үсемлек тамырына һава керсен өчен дә кирәк. Шуны аңласагыз иде. Кукурузның 6-7 яфракта утырганнары да, 4-5 яфракта булганнары да бар. Өч-дүрт хуҗалыктан кала, калганнарында кукуруз басуларының торышы начар. Алар нигездә чүп арасында утыра. Үсемлек 7 нче яфрак чыгарганчы аларга гербицид сибүне кичекмәстән оештырырга кирәк.
Белгечләр язгы культура басуларын корткыч-бөҗәкләргә каршы эшкәртергә кирәклегенә дә басым ясадылар. Чөнки алар инде һәр сабакта диярлек үз эшләрен башкара башлаган. Күзгә артык күренмәсәләр дә, алар үсемлеккә зыян сала һәм уңышны киметә.
Сөйләшү "Башак" хуҗалыгының җәйләвендә дәвам итте. Хуҗалык быел анда бик күп ремонт эшләре башкарган. Савымчыларга эшләү өчен уңайлыклар тудырган.
- Башка елларда бу вакытка болыннарда печән бетүгә таба булса, быел печәне дә бар. Әмма сөт проблемасы кала килә. "Нигез", "Таң", "Башак", "Тамыр", "Нур", "Ташкын", "Алга" хуҗалыклары узган елга караганда сөт җитештерүне арттырсалар, калган хуҗалыкларның сөт буенча хәрәкәте азрак. Эшләргә мөмкинлекләр бар, ныклап шөгыльләнергә кирәк, - ди Дәниф Харисов.
Ферма торакларын терлекләр кайтуга әзерләп бетерү бурычы да кискен куелды. Райондагы 271 торакның әлегә 107сенә генә дезинфекция ясалган.
Хуҗалыкның машина-трактор паркында исә сүз комбайннарның урып-җыюга әзерлеге хакында барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев кыр корабларының әзерлегенә анализ ясады.
- Районда 91 комбайн бар. Аларның барысының да комбайнчылары билгеле. Әлегә 11 комбайн урыныннан кузгатылмаган. 35ен әзер дияргә була. Аларга запас частьләр кайткан. Карап бетерәсе генә бар. Хуҗалыкларга килгәндә, "Башак", "Чишмә", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларның комбайннары урып-җыюга 100 процент әзер, - диде.
Нәфис Сәлимгәрәев басуга чыгарыр алдыннан комбайннарны ныклап көйләп бетерергә кирәклегенә дә басым ясады. Комбайннар белән янгын сүндерү машиналары да чыгарга тиешлеген ассызыклады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев