Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Кыш имтихан ала башлады: Актаныш әзерме? (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актанышның хакимият бинасында кышкы чорда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет утырышын башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов алып барды. Кышка кергән чорда әһәмияте шактый зур булган чарага МЧС, полиция вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре чакырулы иде. Җитди сөйләшү Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек кысаларында хокук тәртибен...

Бүген Актанышның хакимият бинасында кышкы чорда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет утырышын башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов алып барды. Кышка кергән чорда әһәмияте шактый зур булган чарага МЧС, полиция вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре чакырулы иде.
Җитди сөйләшү Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек кысаларында хокук тәртибен һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсен карау белән башланып китте. Рөстәм Алмаз улы комиссия әгъзаләренә, тиз арада, план нигезендә, җирлекләрдә булып, авыр гаиләләрнең кышкы чорга әзерлеген тикшерүне бурыч итеп куйды.
Кызганычка каршы, Актаныш районыда яңа ел ялларында янгын чыгу очраклары ел да кабатланып тора. Соңгы елларда янгыннарда кеше гомерләренең өзелүе аеруча борчу тудыра. Быел бу юнәлештә эш аеруча җанлы алып барылырга тиеш икәненә басым ясады җитәкче.
Утырышта Актаныш район газ участогы җитәкчесенә дә аерым бурыч куйды Рөстәм Ильясов. "Кышкы чорда бер генә гаиләне дә газсыз калдыру булмаячак. Бер генә йортта да газ өзелергә тиеш түгел. Кеше, газсыз калу аркасында, җылынуның башка юлларын эзли башлый: электр җылыткычлары куша, төзек булмаган мичне яга, газ баллоннары көйли - моның аяныч нәтиҗәләре белән әледән-әле очрашып торабыз. Кеше гомерен куркыныч астына куярга ярамый",- дип, әлеге карарын аңлатты ул.
Шулай ук яңа ел чорында "Теплосервис", "Коммунсервис-Актаныш"оешмаларына да көчәйтелгән режимда эшләү таләбе куелды. Әлеге оешмалар яңа ел ялларында дежур машина һәм хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
Икенче көн тәртибендә кышкы чорда район биләмәсендә автомобиль транспорты хәрәкәтен тоткарсыз тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде. Шактый озакка сузылган көздән соң, ниһаять, кыш килде. Кышның беренче көннәре үк дөньяны карга күмеп китте. "Нәкъ шундый кисәк килгән кыш бездән имтихан ала да инде",- дип үз фикерен белдерде башкарма комитет җитәкчесе. Ул бүген район юлларының кардан тулысынча ачылмавыннан да канәгать булмавын искәртте: "Иртәнге сәгать җидедә кайбер участокларга кар чистарта торган техника бөтенләй кермәгән иде. Кышкы чорда һәр сәгать исәптә. Соңга калырга ярамый. Сез һәрвакыт әзер булырга тиеш", - дип кисәтте ул әлеге тармакка җаваплы затларны.
Бурыч бер: күпкатлы торак йорт ишегалларын да, тротуарларны һәм урамнарны да кардан вакытында чистартып торырга! Кыш көне урамнарны җыештыруда төп максат - теләсә нинди һава шартларында транспортының өзеклексез йөрүен һәм җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү, - дип сөйләде Рөстәм Алмаз улы.
Халыкны ныгып бетмәгән бозга кертмәү - утырышның өченче көн тәртибендә каралды. Ни кызганыч, боз астына китү очраклары да Актанышта теркәлеп тора. Аларны булдырмау өстендә масштаблы эш алып барылса да, беренче чиратта кеше үз томышы өчен үзе җаваплы. Хәзерге вакытта Татартсан сулыкларында боз катламы тотрыклы түгел, шуңа да аеруча сак булырга киңәш ителә. Бигрәк тә, су агымы көчле булган урыннарда куркыныч. Боз ныгымый торып, аның өстенә машина белән керү турында уй да булырга мөмкин түгел. Боз ныгыгач та, машиналар бары тик махсус кичү аша гына йөриячәкләр - утырышта бу кат-кат искәртелде.
Бер сәгатькә сузылган утырышта көн кадагына куелган төп мәсьәләләр каралды. Иң мөһиме: кышкы чорны югалтуларсыз үтсәк иде. Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет утырышлары алга таба да дәвам итәчәк Актаныш районында, тик алар ниндидер фаҗига килеп чыгып, ашыгыч рәвештә оешмас дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев