Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Кышның 142 нче көне: быел яз булачакмы? (ҺАВА ТОРЫШЫ)

Кыш белән иртәрәк саубуллашканбыз икән. Ул апрель уртасында кире әйләнеп кайтты. Кичә коеп яуган бозлы яңгыр, кар һәм көчле җил аркасында, юллардагы бәла-казаларда кеше гомере өзелде, дүрт дистәдән артык авылда ут бетте, Казанда трамвай-троллейбуслар туктап калды. Табигать кыланмышларына агачлар да түзмәде. Башкала урамнарының берсендә хатын-кыз өстенә агач ауган. Бу -...

Кыш белән иртәрәк саубуллашканбыз икән. Ул апрель уртасында кире әйләнеп кайтты. Кичә коеп яуган бозлы яңгыр, кар һәм көчле җил аркасында, юллардагы бәла-казаларда кеше гомере өзелде, дүрт дистәдән артык авылда ут бетте, Казанда трамвай-троллейбуслар туктап калды. Табигать кыланмышларына агачлар да түзмәде.

Башкала урамнарының берсендә хатын-кыз өстенә агач ауган. Бу - әле яңадан әйләнеп кайткан кышның кайбер "күчтәнәч"ләре генә. Быел яз җитәрме?

Алдан белмәдек түгел, белдек анысы. Синоптиклар атна ба­шын­да ук һава торышы бозыла­чагы турында кисәтте. Татар­станга Ка­ра диңгездән циклон үтеп керү сәбәпле, республика районна­рында 19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә салкын бу­лачак ди­деләр. Явым-төшем­нәрне дә фа­разладылар. Тик бу кадәр үк түгел бит инде! Кар бураны респуб­ликаның көньяк-көнчыгышына чәр­шәм­бе көнне үк килеп җитте. Интер­нетта Бөгелмәдәге кар басып киткән урам фотоларын күреп, бу хәл­ләргә ышану­чы­ларга караганда, ялганлыйлар дип уй­лаучылар күбрәк иде, билләһи! Кичә иртән кыш рес­публиканың үзәк районнарына да килеп җит­те. Көн буе бозлы яңгырдан - кар­га, кардан - яңгырга әйләнеп койган явым-төшем аркасында, юллар тоташ пыялага әйләнде. Иртәнге якта Татарстанның тугыз районында ут бетү бил­геле булды.

Бозлы яңгырдан респуб­ли­каның Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Питрәч, Әтнә, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында яшәүчеләр зыян күргән. 41 торак пунктта 15 меңгә якын кеше утсыз калган. Мәктәпләр, балалар бакчаларында да ут беткән. Мәсәлән, Тәтештә - 69, Яшел Үзәндә - 200, Кайбычта 236 йортның утсыз калуы мәгълүм. Электр энергиясе белән тәэмин итүне көндезге сә­гать икеләр тирәсендә кабат торгызганнар.
Ерак юлга чыгучыларның да хәле мөшкел иде. Социаль чел­тәрләрдә әле бер районнан, әле икенчесеннән юл һәлакәтләре турында хәбәрләр килеп торды. Казан - Чаллы юлында ике йөк машинасы һәм бер җиңел машина бә­релешкән. Ике кеше һәлакәт урынында ук җан биргән, тагын икесен авыр хәлдә Питрәч район хас­та­ханәсенә алып киткәннәр. Казан - Яшел Үзән юлында авария нә­ти­җәсендә, берничә чакрымга сузылган "бөке" хасил булган. Әле­ге юл һә­лакәтендә зыян күрү­челәр дә бар.

Бозлавык аркасында автовокзал эшчәнлегенә дә үзгәреш кер­тергә туры килгән. Татарстан Тран­спорт һәм юл хуҗалыгы ми­ни­стрлыгының матбугат хез­мәте хәбәр итүенчә, кичә иртәнге якта 83 автобус юлга чыкмаган. "Казан" һәм "Бигеш" аэропортлары гадәти режимда эшли, дип хисап тотканнар. Табигать кыланмышлары Казан тимер юл вокзалы эшчәнлегенә дә зыян салмаган. ЮХИДИ инспекторлары исә машина йөртүчеләргә рульгә утырмаска, ерак юлга чыкмаска, эшкә бару өчен җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итте. Бигрәк тә кышкы тә­гәр­мәчне җәйгесенә алмаштыручыларны кисәттеләр.

Әллә юл сагында торучы­лар­ның сүзенә колак салганнармы, ки­чә башкала юлларында машиналар азрак иде. Аның каравы, такси шоферлары югалып калмаган. Интернетта юлда йөрү бәясенең ким ди­гәндә ике тапкыр кыйм­мәтләнүе ту­рында хәбәрләр пәйда булды. Баш­каладагы бер такси хезмәте вәкиле моны бозлы яңгыр арка­сын­да, чакырулар кискен арту бе­лән аңлаткан. Гадәти көннәр бе­лән чагыштырганда, таксига шал­ты­ратучылар дүрт тапкыр күбрәк булган икән. Һава торышы рәтлән­гәч, бәяләр кабат элек­кегечә булачак, дип тә тынычландырырга тырышкан ул.

Казан халкының хәле чыннан да мөшкел иде. Юллардагы бозлавык - бер хәл, трамвай-трол­лей­бус­лар да туктап калды. Әлеге дә баягы, чыбыклар каткан. Бу пәнҗе­шәмбене юл хезмәтләре дә озак истә тотачак. Иртәнге сәгать тугызда федераль юлларны чистартырга 100дән артык махсус техника чыккан, бозлавыкка каршы 2 мең тоннага якын реагент һәм тоз-ком катнашмасы сипкәннәр. Республика юлларында 120 махсус техника эшләгән. Ә ишегалды себерү­че­ләргә кыш бетте дип чоланга җыеп куйган көрәкләрен кире чыгарырга туры килгән. Табигать "тынычланганчы" юл хез­мәтләре махсус режимда эшләячәк, ди. Дөрес, Казан халкы юлларны чистартучылар­ны каян эзләргә соң, урамнарда бер дә күренмиләр, дип баш вата.

Интернетта шәһәр урамнарында машиналарга ауган агачларның фотосурәтләре дә шактый. Көчле җил үзенекен иткән. Ә башкаланың Сеченов урамында агач урамнан узып баручы хатын-кыз өстенә килеп төшкән. Әлеге хәлнең шаһитлары "дөнья пәрә­везе"ндә видео да урнаштырганнар. Зыян күрүчегә "ашыгыч яр­дәм" чакыртканнар. Татарстан С­ә­ламәтлек саклау министр­лыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хатын-кызның аяк-кул­лары сынган. Кабат әйләнеп кайткан кыштан кызык эзләүчеләр дә юк түгел. Социаль челтәрләрдә бу уңайдан нинди генә фото-видео юк. Әнә берәүләр Зәй янында дистәгә якын машина юл һәла­кәтенә очраган, дип фото урнаштырган. Тик алдакчыны тиз тотканнар. Ник дисәң, машиналары безнеке түгел. Җитмәсә, барысы да - "иномарка". Икенчеләр исә "тимер ат" тәрәзәсенә каткан бозны баш белән ватудан кызык тапкан. Кышның 141 нче көнендә чыршы бизәүчеләр дә бар хәтта.

Республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнү идарәсенең бүлек җитәк­чесе Ирина Трущина әйтүенчә, апрель аенда табигатьнең бу рә­вешле "кылануы" өч елга бер тапкыр кабатлана икән. Соңгы тапкыр мондый хәл 2014 елның 24 - 26 ап­рель көннәрендә булган. Синоптиклар әйтүенчә, һава шартлары бүген дә үзгәрмәячәк. Республикада яшәүчеләрне карлы яңгыр, урыны белән буран көтә. Кара диң­гездән үтеп кергән циклон ялларда кире чигенә башлаячак, дип фаразлана. Киләсе атна уртасында көндез 15 градуска кадәр җылы да вәгъдә иткәннәр. Кояш кына чыгарга ашыкмый. Киләсе атнада көн саен диярлек яңгыр көтелә. Әллә яз җитәме?

Реклама

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=18576

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев