Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

"КЫЗЫЛ ОЛАУ": Актаныш 2016нчы елның беренче икмәген каршы алды (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

18 нче июль көнне район үзәгендә урып-җыюның тәүге тантанасы - кырлардан төшкән икмәкне каршы алган Кызыл олау бәйрәме узды. Район хуҗалыкларыннан беренче икмәкне төяп төшкән йөк машиналары, бер-бер артлы тезелеп, ашлык кабул итү предприятиесенә юл алды. Ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык илткән беренче көнне халык телендә элек-электән, зурлап, Кызыл олау...

18 нче июль көнне район үзәгендә урып-җыюның тәүге тантанасы - кырлардан төшкән икмәкне каршы алган Кызыл олау бәйрәме узды. Район хуҗалыкларыннан беренче икмәкне төяп төшкән йөк машиналары, бер-бер артлы тезелеп, ашлык кабул итү предприятиесенә юл алды.
Ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык илткән беренче көнне халык телендә элек-электән, зурлап, Кызыл олау дип атаганнар. Ел буе икмәк чәчеп, җыеп алуда фидакарь хезмәтен куйган авыл халкы аны аеруча көтеп ала. Гомер-гомергә икмәк үстерү белән дан алган Актаныш игенчеләре өчен исә ул гаять әһәмиятле. Шунлыктан әлеге чара быел да зур оешканлык белән Актаныш ААҖ Икмәк кабул итү пунктында быелгы ел ашлыгыннан пешерелгән ипидән авыз итү белән башланып китте.
Икмәктән кадерле нәрсә юк. Аның кадере бәхәссез. Бәйрәмдә сүз алган район башлыгы Фаил Камаев та, моны асссызыклап, игенчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде.
Көнне-төнгә ялгап, кырларда хезмәт куючыларны районга тәүге икмәк кайту белән "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Сәлихҗанов та котлады. Ул үз чыгышында "үзебез җыйнап алган икмәкнең файдасын үзебез күрсәк иде", - дигән теләк ирештерде.
- Басуда үскән мул уңышны күрү - зур сөенеч, ә аны җыйнап алуга ирешү - олы бәйрәм, чөнки яшәешнең нигезен шушы ипикәй тәшкил итә.
Быел да район, республика үсешендә Актаныш икмәге мөһим роль уйнасын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев