Актаныш

КЫЯ-ТАУЛАР АРАСЫНДА ЯРАЛАНГАН ЯЗМЫШЛАР: Мин Әфганнан кайттым, әнкәй, хәтер булып...(+ БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Улларын җир куенына тапшырган көннән алып тормышлары икегә бүленгән аналар бүген инде күз яшьләрсез генә елый – юк, алар бу югалту белән килешмәгән, килешми һәм килешмәячәк... - Үзегез уллар-кызлар сөясездер инде,балакайлар! - Шөкер, Фәнҗия апа! Без инде бабайлар, тездә оныклар тезелешкән...

"Сез интернациональ бурычыгызны  үтәргә җибәреләсез!” – бу 1979нчы елдан хәрби хезмәткә алынган 127 райондашыбызның киләчәк тормышын тар-мар иткән команда. Ил буенча аларның саны меңнәр белән исәпләнә. Без моны бүген аңлыйбыз, ә ул вакыттагы 18-20 яшьлек, балалыктан да чыгып бетмәгән  егетләр үзләренең сугышка кергәнен аңладымы икән? Юктыр... Агач мылтыктан атышып уйнаган малайлар уйларга да куркыныч булган сугышның үзәгенә килеп керә. Кемгә?  Нәрсә өчен кирәк булган соң ул каһәр суккан кан кою? – болар хәзер дә җавапсыз сораулар...


Алты райондашыбыз туган якка “йөк 200” (“груз 200”) дип мөһерләнгән кургаш табут эчендә кайта... Юк, йөк булып түгел, беркайчан да төзәлмәс яра булып кайта алар. 


Актаныш районында бүгенге көндә 67 әфганчы - интернационалист исәпләнә, ун елга якын дәвам иткән сугышны үз күзләре белән күргән буын бу. Сугышчан дуслыкны яу кырында сынап караган, еллар үткән саен аның  кадерен ныграк тойган ил уллары алар.

Узган елдан районда  әфганчылар инициативасы белән хәрби бәрелешләрдә һәлак булган һәм тыныч тормышта арабыздан вакытсыз киткән  интернационалистларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, алар яшәгән йортларга истәлек такталары эленә башлады. Район башлыгы Э.Н. Фәттахов ярдәме белән бу изге эш быел да дәвам итә. “Якын арада барлык мәрхүм әфганчыларыбызга да шушы рәвешле кадер-хөрмәт билгесе күрсәтеп чыгарга ниятлибез. Аларны киләчәк буын танып-белергә тиеш!”, - ди район әфганчылар берлеге рәисе Илсур Гатин.

24 май көнне Әфган илендә вафат булып, җәсадлары  туган туфракка тапшырылган  Уразай авылыннан Мөхәррәм Нәсим улы Сафин (1962 – 1981), Тыңламастан Дәһләү Вәлиәхмәт улы Фазлыев (1960 – 1981), тыныч тормышта мәңгелеккә күчкән Такталачык авылыннан Даут Дәлиф улы Гафуров, Куяннан Фәнәвис Галәветдин улы Арсланов, Илшат Өлфәт улы Фахразиев, Илчебайдан Раил Рәдиф улы Вәлиевларның исемнәре мәңгеләштерелде. Өч авыл җирлегендә хәтер яңарды, бүгенгәчә улларын югалту белән килешә алмаган  газиз аналарның мәңге төзәлмәс яралары сулкылдады, кыска гына гомер юлы үткән ил улларының хатирәләре барланды,  кайчандыр аларның самими көлүеннән яңгырап торган туган йорт диварларына элмә такталар беркетелде. 

Улларын җир куенына тапшырган көннән алып тормышлары икегә бүленгән аналар бүген инде күз яшьләрсез генә елый – юк, алар бу югалту белән килешмәгән, килешми һәм килешмәячәк...


-    Үзегез уллар-кызлар сөясездер инде,балакайлар! 
-    Шөкер, Фәнҗия апа! Без инде бабайлар, тездә оныклар тезелешкән...


Бу минутларда бертөсле хәрби формадан киенгән әфганчыларны күргән ананың - Уразай авылыннан Фәнҗия апаның күз алдына Мөхәррәме килеп баскандыр, мөгаен. Нинди булыр иде икән ул? Алтмышка якынаеп килгән ир уртасы, гаилә башлыгы, балалар атасы... кеше! Гади, бәхетле,исән кеше...


Такталачык авыл җирлегендә исә район җитәкчелеге вәкиле Ландыш  Бариева белән берлектә,  әфганчылар, мәктәп укучылары, авыл халкы, аның туганнары, якыннары Даут Дәлиф улын искә алды.  Бу нигездә дә улын соңгы юлга озаткан ана яши. 


Даутның сеңлекәше Әминә  Разова да абыйсы хакында күз яшьләрсез сөйли алмады: 
- 1 майда абыйга  50 тулган булыр иде. Бәлки юбилеен да зур итеп билгеләп үтәр идек. Мөгаен,  ул безгә күкләрдән карап торадыр, онытмыйлар дип сөенәдер. Килгән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. 


Кыя-таулар арасында ватылган язмышларда, кызганычка каршы, беркайчан да чынга ашмаячак “бәлки”ләр артык күп, алар артык үкенечле...


Актаныш әфганчыларының гимнына әверелгән җырны тыңлаганда  такталачыклылар да күз яшьләренә ирек бирде  - безнең әфган сугышы корбаннарын  онытырга хакыбыз юк.


Хәер, онытылмыйлар алар. Тыңламас авылының  бер урамы 21 яшендә вафат булган әфганчы – интернационалист Дәһләү Фазлыев исемен йөртә – хәтер яши, хәтер аны яшәтә. 


Уразай авыл җирлеге  Әфганстан иленә 9 улын бирә,бүген аларның бишесе исән.  Илшат Фахразиев 1987 елның язында туган нигезенә әйләнеп кайта – көзен исә фаҗигале төстә вафат була. Ул чакта 21 яшьлек  егетнең әнисе бүген сиксәннең өстендә. 


Вәлиев Раил  якты дөньядан 1999 елда китә. Нәсел дәвамчысы булып, аның өч баласы кала. 


Әфганчы-интернационалистлар бүген биш сугышчының каберен зират кылды. Ә менә Куян авылы егете Фәнәвис Арслановның кабере юк. Ул  1994 елда вафат була, әмма Әфган җиреннән исән кайткан егетнең җәсаден  Җир-Ана куенына тапшыру насыйп булмый – су өстендәге фаҗигадән соң аның гәүдәсе табылмаган. Язмышларга язылган күрәчәк...  


Быел Әфганстан җиреннән совет гаскәрләренең чыгарылуына төгәл 30 ел тулды. Ул бу мәхшәрдән  исән-сау әйләнеп кайткан әфганчыларның күпчелегенә, шөкер, гаилә  төзү, балалар сөю бәхете елмайган.  Әмма кыя-таулар арасында ватылган, яраланган язмыш хуҗаларының бер төркеме бүген мәңгелек йокыда – аларның каберләре өстендә, әфган кайтавазы булып,  агачлар шаулый...


 

Лилия БӘХТИЕВА, Такталачык - Уразай - Куян - Илчебай - Тыңламас. 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: