Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Көзге боз ястык калынлыгы булса да...

Ел саен көзге-кышкы чорда республикабыз сулыкларында дистәләрчә кеше һәлак була, иң аянычы - алар арасында балалар да бар. Көзге боз беренче карашка гына нык булып күренә, ә чынбарлыкта бик юка һәм олы кешенең генә түгел, балаларның да авырлыгына түзә алмый. Кичке салкын һавада каткан боз көндезен бик тиз йомшый, калынлыгын...

Ел саен көзге-кышкы чорда республикабыз сулыкларында дистәләрчә кеше һәлак була, иң аянычы - алар арасында балалар да бар. Көзге боз беренче карашка гына нык булып күренә, ә чынбарлыкта бик юка һәм олы кешенең генә түгел, балаларның да авырлыгына түзә алмый. Кичке салкын һавада каткан боз көндезен бик тиз йомшый, калынлыгын югалтмаса да, куркыныч чыганагына әверелә.
Гадәттә, сулыкларда боз тигез катмый: су агымы көчле булган урыннарда, шулай ук, судан куаклар, камыш, үлән чыгып торган, чишмә агып кергән урыннарда табигый ерганаклар хасил булып, бик юка боз белән каплана. Шулай ук, торак пунктларда сәнәгать предприятиеләреннән җылы сулар агып чыга торган урыннар куркыныч. Бер үк сулыкта төрле ныклык һәм калынлыктагы бозларны очратырга була.
Көзге-кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кеше үлеменә сәбәпче була.
Бигрәк тә, балалар белән мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, көзге каникуллар вакытында әти-әниләрнең аеруча игътибарлы булуы, кыз-улларын үзләрен генә сулык тирәсенә якын җибәрмәүләре сорала. Ата-аналар һәм укытучылар балаларга юка боз өстенә чыгуның куркыныч булуы хакында аңлатырга тиеш. Балыкчыларга да бозның ныклап катуын көтәргә киңәш ителә. Сулыкларда иң киң таралган үлем очраклары кешенең исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә булуыннан килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев