Актаныш

“Лачын” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе” яңа җитәкчеле булды

Бүген, 5 февраль көнне, "Лачын" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" Актаныш муниципаль районының өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны Рамил Галиев башкарачак. Яңа җитәкчене коллективка район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттәхов тәкъдим итте. Рамил Әхмәт улы һәркемгә ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе буларак таныш. "Лачын" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен...

Бүген, 5 февраль көнне, "Лачын" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" Актаныш муниципаль районының өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны Рамил Галиев башкарачак.
Яңа җитәкчене коллективка район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттәхов тәкъдим итте.
Рамил Әхмәт улы һәркемгә ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе буларак таныш.
"Лачын" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен бүгенге көнгә кадәр җитәкләгән Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Әхмәтов Фирдәвис Гаяз улы исә лаеклы ялга китте.
P.S. Үз теләге белән пенсиягә чыккан Фирдәвис Гаяз улы күпләргә үрләр яуларга ярдәм иткән, кемнәр өчендер спорт өлкәсендәге уңышларга беренче "трамплин" булган әлеге спорт мәктәбен күп тә түгел, аз да түгел, ә нәкъ менә 7 ел, 7 ай һәм 7 көн җитәкләгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: