Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЛАЕКЛЫ БӘЯ: Актанышта 2018 елга нәтиҗә ясап, алдынгылар җыены гөрләде (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген 300гә якын райондашыбыз, сәхнәгә күтәрелеп, үз хезмәтләренә лаеклы бәя алды.

Намуслы хезмәт батырларына дан җырлау - Актаныш районында традициягә әверелгән күркәм гадәт. Ел саен хезмәт алдынгыларын район сәхнәсе түреннән хөрмәтләү - алдынгылар җыенының иң матур мизгелләре. Быел Актаныш районы үз алдынгыларын 18 гыйнвар көнне олылады. Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылган зур тантана үз эченә чиксез рәхмәт сүзләрен дә, ихтирам хисләрен дә сыйдырган иде. 

Тарих битләрендә үз урынын алган 2018 елны Актаныш районы хезмәтенә - югары бәя, яшәешенә лаеклы дәрәҗә белән озатты.Яңа елның тәүге аенда исә Актаныш бу матур нәтиҗәгә ирешүдә үз көчләрен кызганмый тырышкан хезмәт алдынгылары районкүләм җыенда хөрмәтләнде. Алар хөрмәтенә сәхнәдә җыр-биюләр башкарылды, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Алдынгыларны хөрмәтләү чарасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, шулай ук ветеран-җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Бүген 300гә якын райондашыбыз, сәхнәгә күтәрелеп, үз хезмәтләренә лаеклы бәя алды. Үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләренә һәм башка бик күп һөнәр ияләренә,  республика һәм район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, дәүләт бүләкләре, диплом, акчалата премияләр  тапшырылды.  Район башлыгы   Энгель Нәвап улы  кулыннан Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары алучылар арасында гади хезмәт кешеләре белән беррәттән, җирлек җитәкчеләре, оешма-предприятие башлыклары, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре дә бар иде. Бүген Актаныш районы хезмәтнең нигезендә тырыш, бердәм хезмәт ятканын тагын бер кат раслады. 

2018 нчы ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, түбәндәге райондашларыбыз дәүләт бүләкләренә ия булды.   

Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Тан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Миңнеханов Рафис Фәрих улы“Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен Актаныш муниципаль районы “Балалар сәнгать мәктәбе” муниципаль өстәмә белем бирү учреждениесең рәсем укытучысы  Сарваров Айрат Изил улына “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре “
 дигән мактаулы исем бирелде. 

Транспорт өлкәсе үсешенә керткән лаеклы өлеше һәм күпъеллык  нәтиҗәле хезмәте өчен “Актаныш автотранспорт хуҗалыгы” муниципаль унитар предприятиесы баш инженеры Рахматуллин Әлхәт Мөхәмәт улына“Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре”дигән мактаулы исем бирелде. 


Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм  күпъеллык намуслы хезмәте өчен  “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Әхәтов Фарис Фарси  улына“Татарстан Республикасының Атказанган механизаторы”дигән мактаулы исемгә лаек булды. 

Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпъеллык  нәтиҗәле хезмәтләре өчен   “Тамыр”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  баш зоотехнигы Галиев Рафил Мөбәрит улына “Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы” дигән мактаулы исем бирелде. 


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе нигезендә 

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне булдыруга һәм үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Югары Яхшый авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Мирзаева Дилия Әбелсогыт кызы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатыбелән бүләкләнде. 


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә

Күпьеллык намуслы  хезмәтләре  өчен“Чишмә” агрофирмасы  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Сәлимгәрәева Гөлназ Фирдәвис кызы, “6 нчы күчмә” механикалаштырылган колонна”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хисапчысы Габдрахманова Тәнзилә Тәлхә кызы,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән буләкләнделәр. 

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе Рәисе күрсәтмәсе нигезендә

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре  һәм җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Иске Айман авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Имамова Миләүшә Фәнис кызы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты  белән бүләкләнде. 


Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте  өчен “Түбән Кама сусаклагычы эксплуатацияләү идарәсе”  Федераль Дәүләт учреждениесенең баш экономисты Хабибуллина Кадрия Мирзанур кызы Россия Федерациясе экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау  грамотасы  белән бүләкләнде. 


Төзелеш өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы  белән бүләкләнделәр: 

“Механикалаштырылган күчмә колонна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте балта остасы  Кәбиров Идрис Котдус улы;     
“6 нчы” механикалаштырылган күчмә колонна”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте машина йөртүчесе  Хәсәнов Фәрит Фәтхел  улы;
“Газстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сылаучы-буяучысы Хәбирова Гөлназ Назиф кызы ;    
“Газстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ташчылар бригадасы мастеры Шайхразиев Илнур Илгиз улы;


Төзелеш өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты  белән  “Газстройсервис” җавпалылыгы чикләнгән җәмгыятенең ПТО начальнигы Нигматдинов Илдар Фирдәвис  улы бүләкләнде.

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре  өчен,Актаныш муниципаль районы Башлыгының  Мактау грамотасы белән Аеш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Закирова Рәфинә Кияметдин  кызы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы Казначылык департаментының территориаль бүлеге белгече Петряев Рим Сәлимгәрәй улы, “ИТК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Имамов Зөфәр Әскать улы, Актаныш муниципаль районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Шәрәфиева Эльвера Дәмин кызы, “Тан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арономы Галиев Рәсүл Назиф улы,  “Коммунсервис –Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җылылык челтәрләре мастеры Исламов Фирдәвис Багазит улы, “Чишмә” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  механизаторы Әхнәпов Әнис Әхсән улы,     “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Нәбиева Гөлфия Васил кызы,  “Актаныш районы мәдәният йорты” муниципаль бюджет учреждениесының  “Яшьлек” структур бүләкчәсе мөдире  Хаҗиева Алмазия Индус кызы,  Пучы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашап кызы бүләкләнде. 

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре  өчен,Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар: 

“Автострой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Растилов Анатолий  Алексей улы, “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы җитәкчесе Самигуллин Марат Марс улы,  “Теплосервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте техник карау буенча участок җитәкчесе Салихов Финус  Наил улы,  “Актаныш икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте баш хисапчысы Гилмутдинова Албина Гаяз кызы, “Нигез” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  ферма мөдире Хазиев Рөстәм Роберт улы,   Актаныш технологик техникумы мастеры Шаймарданова Айгөл Котдус кызы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев