Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Магнитка каршы пломбалар урлашуны киметерме?

Халык арасында соңгы вакытларда электр хисаплагычларына магнитка каршы пломбалар куя башладылар, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Нинди серле пломбалар икән соң ул? Алар нинди максаттан чыгып урнаштырыла? Әлеге сораулар белән Актаныш районы электр челтәре җитәкчесенең хезмәтне реализацияләү буенча урынбасары Илһам Гыйбадуллинга мөрәҗәгать иттек. - Билгеле булганча, һәрбер электр энергиясе предприятиесенең...

Халык арасында соңгы вакытларда электр хисаплагычларына магнитка каршы пломбалар куя башладылар, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Нинди серле пломбалар икән соң ул? Алар нинди максаттан чыгып урнаштырыла? Әлеге сораулар белән Актаныш районы электр челтәре җитәкчесенең хезмәтне реализацияләү буенча урынбасары Илһам Гыйбадуллинга мөрәҗәгать иттек.
 
- Билгеле булганча, һәрбер электр энергиясе предприятиесенең нәтиҗәлелегендә мөһим урынны кулланучылар челтәрендә югалган электр энергиясе алып тора. Бу электр челтәренең техник яктан начар торышына гына түгел, ә электр энергиясен урлауга да бәйле. Соңгысы бик күп электр предприятиеләренең "баш авыртуына" әйләнде инде. Электр энергиясен урлауның яңадан-яңа алымнарын уйлап таба торалар. Аларга каршы тору өчен чарасын уйлап җитешеп тә булмый.
 
- Ә ни өчен электрны урлыйлар, дип уйлыйсыз?
- Иң элек бу электрны хисаплый торган приборлар конструкциясендәге кимчелекләргә бәйле булса, электр энергиясенә тарифларның югары булуы да кулланучыларны электр энергиясен урлауга этәрә. Шуны да әйтергә кирәк: намуссыз кулланучыларга закон тарафыннан катгый чаралар күрелмәү дә урлашуларга сәбәп булып тора. Ләкин болар арасында электрны хисаплый торган приборлар конструкциясендәге кимчелекләр беренче урында. Әгәр алар тиешле дәрәҗәдә эшләнсә, кулланучылар электр энергиясен урлый алмас иде. Үзегез беләсез: күп кенә намуссыз кулланучылар электр хисаплагычларына магнит куя. Нәтиҗәдә электр кыры бозылып, хисаплагыч электр энергиясен тиешенчә исәпләми башлый. Шуның өчен Рәсәй Федерациясендә 2011 елдан электр, газ, су хисаплагычларына магнитка каршы пломбалар куллана башладылар.
 
- Магнитка каршы пломбалар нәрсәсе белән аерыла?
- Бүген магнитка каршы пломбаларның төре һәм кыяфәте күп төрле. Ләкин шунысы мөһим: бу пломбаларны ачып булмый. Ул беркә һәм төсен үзгәртә торган сәләткә ия. Әгәр кулланучы магнитка каршы пломбаны яшерен рәвештә алып ташларга җыенса, ул алынмый. Бары тик өстенә куелган наклейкасы гына куба һәм аста "OPEN VOID" - "вскрыто" дигән язу чыга. Электр энергиясен урлашучыларга карата судларда шушы магнитка каршы пломбалар ярдәмендә суд карарлары электр предприятиеләре файдасына хәл ителгән очраклар күп. Чөнки алар урлашу фактын күрсәтеп тора.
 
- Бу пломбаларны кем куярга тиеш?
- Аларны бары тик электр челтәре компаниясендә эшләүче белгечләр генә куярга тиеш. Чөнки һәр пломбаның үзенең идентификация саны бар. Һәм пломбаны электр хисаплагычына урнаштыру факты махсус акт нигезендә рәсмиләштерелә.
 
- Безнең районда мондый пломбалар кайсы җирлекләрдә куелды әле, һәм тагын күпмене куюны планлаштырасыз?
- Проект кысаларында магнитка каршы пломбалар Актаныш, Мари Суыксу, Татар Суыксуы, Бүләк, Татар Ямалы җирлекләрендә, барысы 985 абонентның электр хисаплагычына урнаштырылды инде. Ел ахырына тикле тагын шундый 2000 пломба урнаштыру күздә тотыла. Ә гомумән, районга барысы 4000 пломба урнаштыру бурычы куелды.
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев