Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МАКСАТ: чүп үләннәренә ирек бирмәскә!

Бүгенге көндә хуҗалыкларда чәчү белән бергә көзге культураларның уҗымнарын тәрбияләү эшләре дә алып барыла. Аеруча “Әнәк” агрофирмасында, СПСК “Агыйдел” хуҗалыгында әлеге эш үз югарылыгында оештырылган.

Көннәр җылынуга, уҗымнар белән бергә чүп үләннәре дә баш калкытты. Аларга каршы үз вакытында көрәшмәсәң, тиешле уңышны алырмын, димә. Моны яхшы аңлаган агрономнар көзге культураларга гербицид сиптерүне башлады. 

СПСК “Агыйдел” хуҗалыгында әлеге эшкә 5 көн элек керешкән булганнар.

– 460 гектар мәйданда уҗымнар эшкәртелергә тиеш булса, инде аның 80 гектар мәйдандагысы гына калды. Анысын да бүген-иртәгә төгәлләрбез дибез. Гербицид белән бергә гектарына тәэсир итү көчендә 15 килограммнан мочевина һәм Батур дигән препарат кертәбез. Соңгысы 9 төрле микроэлементны үз эченә ала. Уҗымнар өчен бик файдалы булырга тиеш, – ди “Татагрохимсервис” директоры Азат Бикмөхәмәтов.

Реклама

Гербицид сиптерүдә ике агрегат хезмәт куя. Замир Ханов һәм Салават Шәйхетдинов МТЗ-1221 һәм МТЗ-82 тракторлары белән иртәнге дүртенче яртыда ук басуга чыгалар. Көн ныклап җылынганчы сәгать 9ларга хәтле сиптерәләр. Көндез башка агрегатка утыралар. Көн сүрелә төшкәч, сәгать 4ләрдән кичке 10нарга тикле кабат гербицид сиптерүгә чыгалар. Көн кызуында сипсәң, эффекты булмый. Суы очып бетеп, үсемлекләрдә агуы гына кала, дип аңлаттылар. 

– Егетләргә тел-теш тигерә торган түгел. Эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Бирелгән норманы икеләтә үтиләр, – ди җитәкчеләре алар хакында. 
– Безнең көзге культураларны беркайчан да бозып чәчкән юк. Быел да уҗымнар кышны яхшы чыкты. Инде аларны тиешенчә тәрбияләргә генә кирәк. Башта тамырдан тукландырдык. Хәзер яфрактан тукландыру бара. Барлык көзге культура мәйданнарын да тырмалап чыктык. Уҗымнарның тамырлары көчле, тармаклану башланды. Бигрәк тә черек авыруына каршы ныклап көрәшергә кирәк, – дип, фикерләре белән уртаклашты хуҗалыкның баш агрономы Фәнис Адиев. 

Язгы культураларны да чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы шушы рәвешле эшкәртәчәкбез, диделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев