Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МАКСАТ – ҺӨНӘРЛЕ БУЛУ: Актаныш районында 150 укучы һөнәри юнәлеш алды (+ФОТОЛАР)

Актаныштагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә оештырылып, укучылар өчен зур әһәмияткә ия булган фикер алышу-сөйләшүдә район җитәкчелегең катнашуы да чараның үтә дә мөһимлегенә басым ясады.

Хәзерге социаль-икътисадый шартларда хезмәт мобильлегенә ия һәм хезмәт базарында көндәшлек  саклый алырлык булачак профессионал шәхес формалаштыру мөһим әһәмияткә ия. Һөнәр сайлау кешенең киләчәк тормыш юлын билгели торган җаваплы мизгелләрнең берсе.  

Шуңа күрә барлык уку процессы дәвамында укучыларга  һөнәри юнәлеш бирү буенча системалы, комплекслы эш алып бару мөһим. 

Бүген Актаныш районында да нәкъ менә эшче һөнәрләрне пропагандалауны максат итеп куйган киң масштаблы чара оештырылды. Әлеге мөһим чарага район мәктәпләрендә белем алып, тугызынчы сыйныфны тәмамлау алдында торган егет һәм кызлар чакырулы иде. Җитди сайлау  сызыгында торган 150 укучы өчен бүген Актаныш районының иң зур җитештерү производстволарыннан саналган икмәк кабул итү предриятиесе һәм агрегат заводы үз ишекләрен ачты.  Һөнәри юнәлеш бирүне максат итеп куйган  экскурсия дәвамында укучылар биредәге эш шартлары, монда хезмәткәрләргә тудырылган мөмкинлекләр, производство тәкъдим иткән эш төрләре, заманча технологияләр белән таныштылар. 

Ике объектта да балаларга  югары әзерлекле кадрлар аңлату эшләре алып барды, алар тарафыннан юлланган сорауларга җаваплар бирде. 

Чараның пленар өлеше райондашларыбызны эшле дә, ашлы да итүгә зур өлеш керткән ресурс үзәктә – Актаныш технология техникумында оештырылган иде.

Чыннан да, эшче һөнәрләрнең елдан-ел популярлаша баруын билгеләп үтми мөмкин түгел. Бүгенге көндә гади һөнәр белгечләре – токарьлар, слесарьлар, ташчылар, бетончылар, фрезерчылар, авыл хуҗалыгында савымчылар, агрономнар, механизаторлар, ветеринария табиблары зур дәрәҗәгә ия һәм аларның хезмәтләре югары бәяләнә. Моны укучылар белән очрашуда катнашкан технология техникумы директоры Илшат Габделхаев та ассызыклады. 

Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, киләчәктә үз юлларын сайлау алдында торучылар өчен ресурс үзәктә  күп санлы мастер-класслар да күрсәтелде. Укучылар,  зур булмаган төркемнәргә бүленеп, техникум тәкъдим иткән һөнәрләр белән таныштылар, үзләре дә заманча җиһазларда эшләп карап, тәүге чиркану алдылар. 

Актаныштагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә оештырылып, укучылар  өчен зур әһәмияткә ия булган фикер алышу-сөйләшүдә район җитәкчелегең катнашуы да чараның үтә дә  мөһимлегенә басым ясады.

Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева  һөнәри ориентациягә  югары сыйныфларда ук зур әһәмият бирелергә тиеш икәнен билгеләп, бүгенге чараның бу юнәлештә гаять кирәкле адым икәнен ассызыклады. Җитәкче фикеренчә, укучы бала инде мәктәпне тәмамлаганчы ук үзенең нинди һөнәр сайлаячагын анык күзалларга бурычлы. Монда, билгеле, сыйныф җитәкчесенең дә, ата-аналарның да, мәктәп коллективының да хезмәте зур. 

Укучылар алдында чыгыш ясаган “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев та бүгенге көндә эшче һөнәрләренең абруен, дәрәҗәсен югары бәяләде. Заман таләбенә буйсынып, шактый хезмәтләр автоматлаштырылса да, кул хезмәте сорау кимемәячәгенә ышаныч белдерде рәис. Хәер, Рамил Фидус улы үз фикерләрен агрофирма эшчәнлегендәге ныклы дәлилләр белән дә раслап барды. “Агроном, мал табибы, зоотехник кебек кул хезмәтләренә  әле  илле еллап сорау кимемәячәк”, - диде тәҗрибәле җитәкче. 

Технология техникумы җитәкчесе Илшат Илфат улы залда утыручыларга һөнәри белем бирү йортының юнәлешләре, аның мөмкинлекләре хакында бәян итте. Соңгы елларда техникумда укырга теләүчеләрнең артуын да уңай күрсәткеч дип бәяләде ул. Быелгы уку елында  ресурс үзәктә  350 урынына 369  студент белем ала. Димәк, эшче һөнәрләре популярлаша, аларга сорау арта дигән сүз бу.  Иң мөһиме, Илшат Гәбделхаев сүзләреннән аңлашылганча, бирегә укырга кергән укучы 3-4 ел уку дәверендә 5-6 һөнәр үзләштерә ала – моның өчен бары тик теләк һәм тырышлык кына кирәк. 

Кеше һөнәр сайлаганда үзенең язмышын да сайлый. Бүген район җитәкчелеге тарафыннан 150 укучыга һөнәр сайлаганда ныклы таяныч була алырлык ярдәм оештырылды. Мондый төр очрашулар, фикер алышулар алга таба да дәвамлы булачак. Шуңа күрә Ләйсән Фоат кызы чарада катнашкан укытучылардан, укучылардан кире  элемтә дә сорады, ягъни алга таба районда бу юнәлештәге  эш нәкъ менә укучыларның тәкъдим-фикерләренә таянып алып барылачак.

Ә сайлау мөмкинлеге исә укучыларның үзләрендә кала. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Иң мөһиме -  алар арасыннан үзеңнекен сайлап алып, аңа тугры калу.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев