МАЛ АСРАР ӨЧЕН ТЕЛӘК ҺӘМ ТЕРӘК КИРӘК: Күҗәкәдә терлекчелекне яшьләр үз итә (БЕЗНЕҢ ФОТОХИСАП ТА БАР)
Әлеге җирлек авыл хуҗалыгы тармагына теш-тырнаклары белән ябышкан халкы белән данлыклы. 1998 елда үз эшчәнлеген туктаткан "Фрунзе" хуҗалыгы ул вакытта авыл халкын шактый четерекле хәлдә калдыра - эшлим дигән кешегә - эше, яшим дигәненә шарты калмый җирлекнең.
30 гыйнвар көнне Күҗәкә авыл җирлегендә, район җитәкчелеге катнашында, хисап җыелышы үтте.
Әлеге җирлек авыл хуҗалыгы тармагына теш-тырнаклары белән ябышкан халкы белән данлыклы.
1998 елда үз эшчәнлеген туктаткан "Фрунзе" хуҗалыгы ул вакытта авыл халкын шактый четерекле хәлдә калдыра - эшлим дигән кешегә - эше, яшим дигәненә шарты калмый җирлекнең. Тик "авыл сарылы" халык төшенкелеккә бирелми - беләгендә -егәре, муенында башы булганнар шәхси хуҗалыкларында терлек асрарга керешә һәм .... ялгышмый.
Хәзерге көндә Күҗәкә авыл җирлеге атлар, сарыклар мал-баш саны буенча районда лидерлык позицияләрен били. Мөгезле эре терлек үрчетү буенча да күҗәкәлеләрнең шактый тәҗрибәсе бар. Җирлектә 616 баш МЭТ исәпләнә, шәхси секторларда 326 баш савым сыеры бар.
Шунысы да игътибарга лаек, Күҗәкәдә терлекчелек, сөтчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күпчелеге бертуганнар, туган гаиләләре. Алар бүген үзләре барлыкка китергән буын чылбырын күркәм эшләре белән бизи.
Адай авылыннан Дәүләтовлар - әнә шундыйлар сафында.
Фиразия һәм Марсель Дәүләтовлар дәүләт ярдәменнән бер генә тапкыр файда алмаган. 2012 елда КФХ булып эшчәнлек башлаган гаилә бүген тулы канлы тормыш белән яши. Туганнары, балалары да аларга ярдәм итәргә ашкынып тора. 14 савым сыеры, 250ләп баш сарык, 30 баш үгез, 4 ат, меңнән артык кош-корт - болар барысы да хәләл хезмәт һәм үҗәтлек нәтиҗәсе. Өстәвенә, Дәүләтовларның 37 гектар җирләре, үзләренең такта яру цехы, тулы комплект техникасы бар.
Хуҗалык төп керемне ит сатудан ала, Яр Чаллы шәһәрендәге ярминкәләрдә дә алар даими катнаша. Райондагы мал сую цехының декабрь аенда эшләми торуы гына бу юнәлештә кыенлыклар китереп чыгарган - сугым үгезләре әле дә булса хуҗалыкта.
Айрат һәм Фасил Хабировлар да җирлектә эре терлек асрау белән ныклап шөгыльләнә. Айратның улы Эльвир “гаилә фермасы” программасына кергән. Әлегә аларның 11 МЭТ бар. Әмма программа Хабировларга 2022 елга кадәр терлек мал-баш санын 45кә җиткенрү бурычын йөкли. Билгеле, гаилә фермасы тулысынча яңа торакны да сафка бастырырга тиеш. Шөкер, гаиләнең бу юнәлештә шактый эше башкарылган. Торакка идән җәю, сөтүткәргечләр урнаштыру – болары инде язны көтә. Программа шартларын уңышлы үтәп чыккан очракта, әлеге гаилә фермасы сөтчелек юнәлегендә җанлы хәрәкәт башлаячак.
14 ел Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичергән Айрат абый да улына ике куллап ярдәм итә:
- Авылда кешечә яшәргә шартлар бар, мөмкинлекләр дә җитәрлек. 1998 елда шәһәргә киткән идем, кабат туган нигеземә кайттым – авыл тарта. Республика, район җитәкчелегенә, үзебезнең Рәйхан Галимҗановабызга рәхмәт! Һәрдаим ярдәм итеп килде, программаларның отышлы якларын аңлатты- ди өлкән Хабиров.
Чыннан да, җирлек башлыгы булып хезмәт куйган чорда Р.Ф. Галимҗанова шактый кешегә терлекчелек, сөтчелек юнәлешендәге программаларга керүнең әһәмиятен аңлата алган. Әмма кайберәүләр әле дә булса кәгазь эшенә алынырга курка. Юкса ихата тулы маллары да бар, эшләргә теләкләре дә көчле – тик дәүләт сузган ярдәмне рәсмиләштерергә алынырга ашыкмый андыйлар.
Рузил Галимов – Күҗәкә авыл җирлегендә үз көче белән мал үрчетү белән шөгыльләнә башлаучыларның чираттагысы. 2009 елдан ташландык ферма торакларын арендага алудан башланган хезмәт үз нәтиҗәләре белән куандыра бүген. Симертү төркеме, савым сыерлары, атлар – барлыгы 60лап эре терлеге бар аның. Әмма яшь кеше сөтнең бәясе булмаудан зарлана.
- Ит бәясенә әле түзеп була. Әмма сөтнеке мине бик хафага сала. Авыл хуҗалыгың төп керем чыганагы бит ул сөт. Аңа юнь бәя булмый торып, кискен алга китеш булмаячак. Кибеттә 1 литр сөтнең бәясе 70 сум булып, бездән аны 35 сумга кабул итсәләр, яшәеш сизелерлек үзгәрер иде, - дип, үз фикерләрен ярып салды мыегына шактый акыл чорнаган Галимов. – Программаларга да керер идем – эш документ эшләүгә барып тоташа. Әмма дәүләт ярдәм итәм дип торганда, аннан һичшиксез файдаланып калырга кирәк. Торакларыма ремонт та ясыйсым килә, әмма мине аларның шәхси милек булып теркәлмәве борчый. Шундый төр ярдәмнәр күрсәтелсә, яшьләр дә авыллардан чыгып китәргә атлыгып тормас иде, - ди яшь хуҗа. Шәхси ярдәмче хуҗалыгында мәрмәр ит токымлы маллар да асрый ул, исәбе - киләчәктә аларны ныклап үрчетү.
Күҗәкә авыл җирлегендә яшьләрнең авыл хуҗалыгы тармагына тартылуы, гомумән, зур игътибарга лаек. 33 яшьлек Вилдар Сабиров һәм аның дус егете Айдар Заһитов 2016 елдан терлек үрчетү белән шөгыльләнә башлый.
Хәзер аларның карамагында 41 үгез малы бар. Алга таба аларның саны 100гә җитәр дип фаразлана. КФХның биләмәләре әйләндереп алынган, торак төзекләндерелгән. Егетләр техника белән коралланырга, җир алырга ниятли –малларга икмәк, печән үстерүне дә әкренләп җайга салсалар, терлекчелекнең чиста табышын да күрә башлаячак алар. Шунысын да ассызыклап үтү мөһим, егетләр җирлектә терлекчелек белән шөгыльләнү өчен, 1 млн. сум чамасы инвестиция керткән – инвесторлар да үз авылыңнан булгач, киләчәк өметле Күҗәкәдә.
Адай авылыннан Мөнир Хаҗив та та киләчәген терлекчелектә күрә.
- Бүген мал асрар өчен теләк һәм терәк кирәк,- ди ул. Хәер, 43 яшьлек Мөнирдә теләк җитәрлек, ә терәкне дәүләт күрсәтергә әзер. Хуҗалыгында 5 сыер асраучы Мөниргә бу хакта ныклап уйлап бетерергә тәкъдим ителде.
Бүгенге көндә Күҗәкә авыл җирлеге атлар үрчетү белән дан тота. Алда билгеләп үткәнчә, мал-баш саны буенча район территориясендәге аңа тиңнәр юк.
Күҗәкәнең үзендә гомер итүче Роберт Хәйбиев фермерлык белән 1998 елда кәсеп итә башлый. 2012 елга кадәр КФХ булса, менә алтынчы ел инде ул шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы буларак билгеле. Дәүләт программасыннан отышлы файдаланган бу райондашыбызның ихатасында 20ләп МЭТ, 2 пони, 50гә якын ат асрала. Аның бүген 20 гектар үз җире, 90 гектар арендасы бар. Ат ите җитештерү белән шөгыльләнгән Роберт Хәйбиев Азнакай, Минзәлә районнары белән элемтә тота. Ат итенә сорауның зур булуын да билгеләп үтте ул.
Ә менә 2013 елда КФХ булып теркәлгән Альберт Шәрәфетдинов бүгенге көндә атларны фәкать үрчетү белән генә шөгыльләнә. Гаилә фермасы программасына кереп, ул 2014 елда мал торагы җиткергән. 30 аттан башлаган фермерның хәзер 75 зур аты бар. Максаты - киләсе елларда атларның санын йөзгә җиткерү.
Шәрәфетдиновның атлары янына сарыклар да сыйган. 650 баш вак малның санын 1000гә җиткерү өстендә эш алып барыла фермада.
- Әлегә малларны иткә дә, тере килеш тә сатмыйбыз. Үрчетү – төп бурыч. Алга таба күз күрер әле, - дигән җавап белән Альберт кызыксынуыбызны басты.
Бүген аның печән әзерләр өчен техникасы да, басулары да бар. Матди яктан төп ярдәмчесе – Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче абыйсы Рафак. Хуҗалыкта исә 3 кеше даими хезмәт куя. Фермерны бүген су проблемасы борчый. Кое казып караган – аннан су чыкмаган, ә кышкы чорда малларны эчерер өчен шлангтан аккан суны тәүлек әйләнәсе кушып торырга кирәк... Хәләл көчләре белән күтәрелеп килгән яшь буын һәр нәрсәнең кадерен белергә өйрәнгән – беренче чиратта туган туфракныкын.
Авыл җирендә яшәүчеләр балда-майда гына йөзә дип әйтсәм, мин ялганчы булыр идем. Әмма эшлим дип тотынган кеше өчен бүген районда мөмкинлекләр җитәрлек. Күҗәкәлеләргә дә бер нәрсә дә җиңел бирелмәгән. Әмма бүген аларның өстәлләре – сыйлы, кесәләре – акчалы, хезмәтләре – кадерле һәм хөрмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев