Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Мансуровлар гаиләсенә өченче тапкыр бәхет елмайды(+ФОТО)

"ТАТМЕДИА" АҖ һәр язылу кампаниясендә бәйге оештыра һәм язылучыларга призлар бүләк итә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында да "Татмедиа" үз абунәчеләрен шул рәвешле сөендерде. Ә бәйгедә катнашу өчен нибары 20 октябрьдән 20 гыйнварга кадәр аралыкта "ТАТМЕДИА" АҖнең 3тән дә ким булмаган басмасына язылып, язылу квитанцияләре нөсхәләрен юлларга кирәк иде. Шушы вакыт...

"ТАТМЕДИА" АҖ һәр язылу кампаниясендә бәйге оештыра һәм язылучыларга призлар бүләк итә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында да "Татмедиа" үз абунәчеләрен шул рәвешле сөендерде. Ә бәйгедә катнашу өчен нибары 20 октябрьдән 20 гыйнварга кадәр аралыкта "ТАТМЕДИА" АҖнең 3тән дә ким булмаган басмасына язылып, язылу квитанцияләре нөсхәләрен юлларга кирәк иде.
Шушы вакыт эчендә әлеге бәйгедә катнашу теләген 237 абунәче белдергән. Алар арасында Актаныш районында яшәүчеләрнең дә булуы сөендерә.
"Языл һәм телевизор от" акциясе буенча призлар 9 февраль көнне уйнатылды. Һәркемнең дә телевизор оту мөмкинлеге бар иде. Бу юлы төп приз Мамадыш районында гомер итүче Энҗе Нәҗмиевага насыйп булды. Уйнатылган бүләкләрдән тыш, быел да бәйгене оештыручылар 45 махсус бүләк әзерләгән булып чыкты. Алар районнарда иң зур суммага газета һәм журналларга язылган бәхетле абунәчеләргә юлланды.
Һәм менә быел да Актаныш районының бәхетле абуначесе итеп Такталачык авылында яшәүче Юлия Мансурова табылды. Хәер, "бәхетле" исемен Юлия Илгиз кызы "ТАТМЕДИА" АҖнең басмаларына шактый саллы бәягә язылып (1 889,70), үзенә үзе ясый. Газета- журналларны яратып уку өстенә бүләкле дә булу - үзе үк сөенеч.
Бүләкне иясенә тапшыру - безнең изге бурыч, шуңа күрә дә без Юлия Илгиз кызын үзебезгә кунакка дәштек. Ә безнең белән очрашуга ил-көн хәбәрләрен, яңалыкларны басма мәгълүмат чараларыннан укуны өстен күргән Мансуровлар гаиләсе башлыгы Марс әфәнде килде.
"Бүләк өчен дип язылмыйбыз инде без газета-журналларга, электән үк шулай гадәтләнгәнбез бит. Интернет заманасы булса да, басмаханә исе аңкып торган газетаны кулга тотып уку рәхәтен электрон басмалар алыштыра алмый минемчә. Яшермим, бүләк алуы да күңелле, мондый бәйгене оештыручыларга рәхмәт",- дип фикерләре белән уртаклашты Эчке эшләр бүлеге ветераны.
Газета-журналларга язылу гаилә бюджетына күпмегә төшә дигән сорауны Марс Мансуров шома гына үткәреп җибәрде. "Тормыш иптәшем шактый еллар укытучы булып эшли. Басма мәгълүмат чараларын да күбрәк ул сайлый. Безнең гаиләнең, шул исәптән минем дә эшем - аларны вакытында укып бару", - дип җаваплады ул.
"ТАТМЕДИА" АҖ юллаган бүләкне дә тиз арада Юлия ханымга алып кайтып тапшырам да, аны сөендерәм дип ышандырды әңгәмәдәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев