Актаныш

Марат Әхмәтов янә Актанышта: нинди бәя алдык? (ФОТОЛАР)

Урып-җыю эшләренең һәм көзге чәчүгә әзерлекнең ничек барышы белән танышу максатыннан бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш районы кырларын карады. Шулай ук ул "Башак" хуҗалыгы базасында "Көзге уҗымнарны чәчүне оештыру һәм туфрак эшкәртү" темасына 12 район белгечләренә семинар уздырды. Эшлекле сөйләшүдә төп басым туфрактагы дым запасын туплау...

Урып-җыю эшләренең һәм көзге чәчүгә әзерлекнең ничек барышы белән танышу максатыннан бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш районы кырларын карады.
Шулай ук ул "Башак" хуҗалыгы базасында "Көзге уҗымнарны чәчүне оештыру һәм туфрак эшкәртү" темасына 12 район белгечләренә семинар уздырды.
Эшлекле сөйләшүдә төп басым туфрактагы дым запасын туплау технологияләрен өйрәнүгә ясалды. Моңа соңгы елларда булган корылык та сәбәпче.
Семинарның Актанышта узуы юкка гына түгел. Район елның-елына матур традицияләре белән сокландырып килә. Орлыкларның яңа сортлары, алдынгы технологияләр белән эш оештырыла. Яңгырлар биредә республика буенча иң аз яуган төбәк булып тора.
Шулай булса да басуларның торышы куандырырлык. Актанышлыларда бик югары игенчелек культурасы, дип басым ясады министр.
Марат Әхмәтов: "Урып-җыюның барышы белән канәгать. Ләкин тагында яхшырак итеп оештырырга була, - диде. Министрны кайбер районнарда иртәдән үк эш оештырылмавы, комбайннарның басуга чыкмавы борчый.
Республикабызның тәүлеккә 200 мең тонна икмәк суктырып алу мөмкинлеге бар. Шушы максатка ирешергә кирәк. Актаныш, Зәй, Сарман, Азнакай, Буа, Балтач, Әтнә районнарында урып-җыю кампаниясе яхшы оештырылган. Бүгенге семинар алдагы ел уңышларына зур этәргеч булачак, - диде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: