Актаныш

Машина номерың чистамы?

Юл сакчыларының көндәлек рейдлары хисабына күз салсаң, иң киң таралган кагыйдә бозу очраклары - куркынычсызлык каешын эләктермәү, укылмый торган пычрак номерлар белән йөрү, руль артында телефоннан сөйләшү һәм арттагы номер утының янмавы икән. Куркынычсызлык каешлары, югыйсә, ДАИ хезмәткәрләре күңелен тынычландыру өчен түгел, юлда йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен уйлап чыгарылган....

Юл сакчыларының көндәлек рейдлары хисабына күз салсаң, иң киң таралган кагыйдә бозу очраклары - куркынычсызлык каешын эләктермәү, укылмый торган пычрак номерлар белән йөрү, руль артында телефоннан сөйләшү һәм арттагы номер утының янмавы икән. Куркынычсызлык каешлары, югыйсә, ДАИ хезмәткәрләре күңелен тынычландыру өчен түгел, юлда йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен уйлап чыгарылган. 30 март көнне чираттагы шундый рейдка без - журналистлар да ияргән идек.
Актаныш ашлык кабул итү предприятиесенә барган юлда каешын исем өчен генә гәүдәсе аша үткәргән, әмма такмаган юлчыларга штраф салу күренешенә тап булдык. 1 мең сум - әз акча түгел, аннан колак каккан кеше машинасына утыруга, моннан соң иң беренче эш итеп иминлек каешын эләктереп куяр, мөгаен.
- Кайбер машина номеры пычранып кына калмаган, кырылып, буявы кубып беткән. Андыйлар тиешле документлар тутырып, гариза язып, пропискасы буенча ДАИга барырга һәм машина номерын алмаштырырга тиеш, - ди район эчке эшләр бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы Искәндәр Миргалимов.
Үзен Нефтекамадан Денис дип таныштырган егеткә нәкъ менә номерлары бөтенләй күренмәс дәрәҗәдә пычрак булганы өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексына нигезләнеп, 500 сум күләмендә штраф салдылар.
- Хәзер кышның язга күчү чоры, шуңа машинам номеры пычрак. Барысы да дөрес, төзәтермен, машинаны чисталыкта тотарга тырышырмын, - дип акланды ул. - Мин болай юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска тырышам. Күпләп һәм ваклап май сату белән шөгыльләнәм, Актанышка да китерәбез. Нефтекамадан Актанышка килешем иде.
Руль артында телефоннан сөйләшүне күпләр тәртип бозуга да санамый: колак тыңлый, кул эшли, берсе икенчесенә кыенлык тудырмый, диләр. Әмма йөртүченең игътибары бер мизгелгә читкә китү дә җитә - юл вәзгыяте шундук контрольдән чыгарга мөмкин. 23 мартта Казан-Дөбъяз юлында смартфон аша социаль челтәрдә онлайн-трансляция алып барган 22 яшьлек кызның тизлекне арттырып, каршы юлга чыгуы һәм автобуска килеп бәрелүе, үзе урында вафат булуы, автобустагы 5 пассажирның төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алуы, араларында 7 яшьлек бала да булуы турында бөтен мәгълүмат чаралары шаулады. Юл йөрү кагыйдәләрендә, акка кара белән, руль артында телефон куллану тыелу хакында язылган. Аңламаган кешеләр өчен, селфи һәм видео төшерү катгый тыела, дип язу кирәк, күрәсең.
Руль артында телефоннан файдаланган өчен 1500 сум штраф (КоАПның 12.36.1 нче маддәсе) каралган. 2016 елда әлеге маддә нигезендә Татарстанда 4 меңнән артык йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
Шулай да, инспекторлар төп игътибарны исерек хәлдә машина йөртүчеләргә юнәлтә. Шөкер, бу көнне көпә-көндез эчкән килеш руль артына утыручылар очрамады - ахмак гамәлләре белән башка кеше гомерен куркыныч астына кую ихтималын аңлый башлаганнар, күрәсең. Ә бәлки, рейдка чыккан инспекторлар турында бер-берләренә хәбәр итәргә өлгергәннәрдер. Ватсап кушымтасында махсус төркем булдырып, шуның аша кайда нинди тикшерү, ДАИ хезмәткәрләре кайсы тарафка юл тота яки кайда торалар, үзебезнекеләрме-читләрме - һәммәсе турында шоферларның үзләренең мәгълүмат биреп барулары сер түгел. Ә бит транспорт чарасын йөртүченең адекват тәртибе - юлларда иминлегебез. Исерек килеш машина йөртүчеләр турында кизү тору бүлегенә 3-04-02 телефонына шалтыратып әйтү мәслихәт. Закон бозучыны тиз арада тоткарлау өчен транспорт чарасының моделен, кузовы төсен, дәүләт теркәү номерын, бара торган юнәлешен хәбәр итәргә кирәк.
Исерткечне күпләп ташучылар да инспекторлар күз уңыннан ычкынмый. Яңа Чишмә районыннан безнең якларга килеп чыккан Рафаэль Вафинның машинасында ике тартма аракы табылды. Камбаркадан сатып алган икән, чегы бар, документлары тәртиптә.
- Товар чегын югалтмагыз, әгәр машинада 5 литрдан артык аракы була икән, без аны тикшерергә тиеш, кайтып җиткәнче чек саклансын, - дигән киңәшләрен биреп, хәерле юл теләп озаттылар аны.
Юлларда иминлек булдыру - гомум проблема. Автотранспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм бигрәк тә балалар катнашында юл фаҗигаләрен булдырмау, аларны кисәтү рейдлар үткәрүнең төп максаты итеп куела. Бу эштә район эчке эшләр бүлеге участок вәкилләре дә хезмәт куя. Алар үзләренә беркетелгән җирлектә барлык административ хокук бозуларны ачыклау, аларга беркетмә төзү белән бергә, участокта машина йөртүчеләрдән тиешле документларны сорап алырга, юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта беркетмә төзергә хокуклы.
- Участок вәкиле машина туктатырга хокуклымы, дип еш сорыйлар миннән. Үз участогында ул ДАИ хезмәткәре дә, балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор да - бар вазифаларны да башкара. Законда шулай язылган, - ди шушы хезмәттәге Рамил Хәкимуллин. - Иң мөһиме - профилактика. Юл кагыйдәсен бозучыларны очратсак, аңлатырга тырышабыз.
Әйе, мондый рейдлар штраф салуны гына күздә тотмый, иң мөһиме - профилактик чараларның үтемле булуына ирешәсе иде. Юл куркынычсызлыгы сагында торучылар шундый фикердә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: