Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Матур йомгак уңышлы киләчәккә нигез булсын

24 февраль көнне район Советының икенче чакырылыш 44 нче утырышы булып узды. Анда бердәнбер мәсьәлә каралды - "Актаныш муниципаль районының 2014 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар турында". Утырыш эшендә депутатлар, чакырылган кунаклар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы...

24 февраль көнне район Советының икенче чакырылыш 44 нче утырышы булып узды. Анда бердәнбер мәсьәлә каралды - "Актаныш муниципаль районының 2014 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар турында".
Утырыш эшендә депутатлар, чакырылган кунаклар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Татарстан Республикасы буенча федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм "Татарстанның халыклар Дуслыгы" дәүләт бюджет учреждениесе директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов катнашты.
- Жирле бюджетның тотрыклылыгы район оешма-преприятиеләренең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. 2014 елда жирле бюджет керемнәре 8%ка артты. Гомуми бюджетның үсүе белән беррәттән, районның үз керемнәренең дә арта баруын күрергә була. Җирле бюджетта 28 миллион сумлык өстәмә керем барлыкка килде, бюджет чыгымнары тиешенчә кулланылды, - район башлыгы Фаил Камаев төп чыгышының башында ук районның финанс хәле белән таныштырды.
Районда физик затларның керемнәренә салымны түләүнең 19 процентын тәшкил иткән авыл хужалыгы тармагы ел дәвамында 46 млн сум салым түләгән. "Әнәк" һәм "Актаныш" агрофирмалары, Нур Баян исемендәге, "Таң", "Чишмә", "Тамыр", "Нигез", "Наратлы" жәмгыятьләре салымнарын даими түләп баручылар исемлегендә. Шуңа карамастан райондагы авыл хуҗалыгы оешмалары салымнарны тулыландыру буенча сүлпәнлек күрсәтәләр. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтеп узды.
Район башлыгы инвестицияләр җәлеп итү буенча алып барылган эшчәнлеккә дә тукталды:
- 2015-2016 елларда "РусТеплоКом" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җылылык техникасы житештерүне планлаштыра. Проектның суммасы 250 млн сум тәшкил итә. Әлеге проект эшләп китсә, 200 өстәмә эш урыны булдырылачак. Инвестор тарафыннан 100 млн сум бирелде. 150 млн сум күләмендә кредит алу өчен "Ак Барс" банкына мөрәҗәгать ителде, - диде. - "Касимовларның сөт заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 200 граммлап брекетланган май чыгару линиясен урнаштырып, продукция җитештерә башлады. Завод "Вамин-Татарстан"га караган биналарны арендалый. Алга таба ул Татарстанда җитештерелмәгән куертылган сөт һәм колбаса формасындагы сыр җитештерү линияләрен куярга, һәм өстәмә эш урыннарын булдырырга ниятли. Бу проектның җиһазлары әзер. "Актаныш" агрофирмасы базасында 2015 елда үсемлек мае чыгару һәм рапс эшкәртү өчен мини-завод сафка куелачак. Нур Баян исемендәге хуҗалык көче белән 800 баш савым сыерына исәпләнгән комплекс төзелеп килә. Быел исә хуҗалыкта "Делаваль" ябык акционерлык җәмгыяте җитештергән "Карусель" сөт саву залы урнаштырылачак. Гомуми суммасы 16 млн. сум тәшкил иткән, 24 урынга исәпләнгән әлеге зал көтү белән идарә итү һәм малларны карау системасы белән тәэмин ителгән. Сөт житештерүнең рентабельлеген тәэмин итү өчен "Вестфалия" компаниясе белән берлектә сөт юнәлеше буенча 600-1200 баш савым сыерына исәпләнгән авыл хужалыгы комплексы төзү планлаштырыла.
Чыгыштан аңлашылганча, авыл хуҗалыгы продукциясенең житештерүчәнлеген арттыру максатыннан "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте иганәчелек ярдәме белән терлек азыгының сыйфатын билгеләү лабораториясе булдырылды. Районда эшләүче "Татарстанның кече нефть компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең "Азнакайнефть" филиалы, "ТатРИТЭКНефть" компанияләре районның тулаем продуктының үсешенә йогынты ясый. "Чаллы Бройлер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан "Әнәк" кошчылык комплексын төзү буенча тормышка ашырылган инвестицион проект нәтиҗәсендә 2012-2013 елларда райондагы инвестицияләр күләме 5 млрдтан артты. 2014 ел азагына инвестицияләр күләме 1 млрд. 330 млн сум тәшкил итте.
Фаил Камаев авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгариф, мәдәният һәм районның бүтән барлык тармаклары буенча да анализ ясады. Район Советы депутатлары - "Аеш" хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов, Татар Суыксу авыл башлыгы Рәсүл Харисов уңышлары һәм проблемалары белән уртаклаштылар.
Икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов "2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре" турында сөйләде.
ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та бу нисбәттән үз фикере белән уртаклашты:
- Үсеш стратегиясенең төп юнәлешләрен билгелибез. Стратегия - Татарстанның киләчәге, ә Татарстанның киләчәге мәгарифкә бәйле. Миңа иң алдынгы илләрдә дә, үзебезнең республикадагы иң арттагы мәгариф учреждениеләрендә дә булырга туры килде. Без әле тиешенчә белем бирмибез, дигән нәтиҗәгә килдем. Бигрәк тә, тел белмәү - наданлыкны белдерә торган фактор. Мәктәпне тәмамлаганда бала татар, рус һәм инглиз телендә иркен сөйләшергә тиеш. Моның өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән үк өйрәтә башларга кирәк, - дигән фикерен белдерде. Шулай ук илдәге сәяси вәзгыятькә дә тукталды:
- Дөрестән дә, сәяси-икътисадый вәзгыять тыныч түгел, әмма безнең республиканың төп икътисадын тәэмин итүче оешмалар үсештә. Җиңел булмаса да, безгә масштаблырак бурычлар куеп, тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк, - диде.
Хезмәтләре хөрмәтләнде
Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Ташкын" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Илиза Илдус кызы Нәҗмиевага "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
Нәтиҗәле хезмәте, күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәве системасын үстерүгә өлеш кертүе өчен федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Актаныш бүлеге башлыгы Гөлназ Фәнис кызы Шәяхмәтова "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде.
Финанс-икътисад эшчәнлегендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Коммунсервис-Актаныш җитештерү берләшмәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш хисапчысы Фирая Ясәви кызы Мәҗитова "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде.
Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" дәүләт казна учреждениесенең Чаллы территориаль бүлеге баш белгече Фидаил Габидин улы Минһаҗевка "Татарстан республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен "Аккүз авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгы Илфар Әнвәр улы Салихҗанов "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
Мәктәпкәчә бюджет белем бирү учреждениесе "Актаныш гомуми үсеш бирүче 7нче балалар бакчасың тәрбиячесе Кадрия Вәсим кызы Әдһәмова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
"Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең инглиз теле укытучысы Сания Мөдәрис кызы Гыймранова һәм "№Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең инглиз теле укытучысы Тәнзилә Котдус кызы Миршәрипова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев