Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МЧС: Бүген Татарстанда урыны белән яшен, көчле җил һәм томан

Томанда машинада хәрәкәт иткәндә, аеруча сак булырга кирәк. Бүген 18.00 дән соң Татарстанда урыны белән яшен, 15-20 м/с кадәр көчле җил чыгу һәм боз яву ихтималы бар, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте. Шулай ук 12 июньгә каршы төндә һәм иртән томан...

Томанда машинада хәрәкәт иткәндә, аеруча сак булырга кирәк.
Бүген 18.00 дән соң Татарстанда урыны белән яшен, 15-20 м/с кадәр көчле җил чыгу һәм боз яву ихтималы бар, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Шулай ук 12 июньгә каршы төндә һәм иртән томан төшәчәк.
Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе һава торышы начарланган вакытта урамда калган очракта, электр челтәре линияләре, агачлар, реклама элмә такталары һәм витриналар янында тормаска киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендлары, черегән агачлар янында тору куркыныч. Җәрәхәтләр алуны булдырмау өчен кискен җил вакытында подъездда яки подвалда качарга мөмкин.
Табигатьтә булганда җил көчәя башласа, урманда яки сулыкларда юнәлешне югалтмау чараларын күрергә кирәк.
Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә, узышлардан, алга чыгулардан тыелып тору сорала. Гадәти дистанцияне арттырыга, тизлекне киметергә кирәк, кискен туктаулардан тыелу, тизлекне салмак кына киметү киңәш ителә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/11/142301/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев