Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Механизаторлар җылыда эшли

11 март көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлары, МТП җитәкчеләре, бригадирлар "Чишмә" хуҗалыгының Аккүздәге машина-трактор паркында булып, аларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштылар. Хуҗалыкның авыл хуҗалыгы машиналарын кую өчен мәйданчыклары кардан арындырылган. Агрегатлар чыгарыла башлаган. Чәчкечләр, культиваторлар барысы да төзәтелеп, язгы кыр эшләренә...

11 март көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлары, МТП җитәкчеләре, бригадирлар "Чишмә" хуҗалыгының Аккүздәге машина-трактор паркында булып, аларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштылар. Хуҗалыкның авыл хуҗалыгы машиналарын кую өчен мәйданчыклары кардан арындырылган. Агрегатлар чыгарыла башлаган. Чәчкечләр, культиваторлар барысы да төзәтелеп, язгы кыр эшләренә әзерләп куелган.
- Көздән үк барлык авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап бетердек. Яңа елдан соң терлек азыгы әзерли торган техниканы төзекләндердек. Хәзер тарту көче техникасын, йөк машиналарын әзерләп бетереп киләбез. Ике тракторның эшен тәмамлыйсы калды. Быел бер киң тырма, бер терлек азыгы әзерли торган "Полесье" комбайны алуны планлаштырабыз, - ди хуҗалыкның баш инженеры Нияз Шәрипов.
Эшче-хезмәткәрләргә уңайлы эш урыны булдыру максатыннан, узган ел, МТПларга капиталь ремонт программасы кысаларында, бер бинага ремонт эшләгәннәр. Аның идәненә бетон җәелгән, түбәсе алыштырылган. Иң мөһиме: бинага җылылык керткәннәр.
- Бу җиһаз пеллет ягып эшли. Чыгым да артык зур түгел, - ди хуҗалык җитәкчесе Рафыйк Сәхәбетдинов.
Биредә механизаторлар кыш буе җылыда тракторларны, машиналарны ремонтлаганнар. Бүлмәләре якты, чиста. Мондый шартларда, әлбәттә, һәркемнең эшкә киләсе килеп тора. Биредә шактый хуҗалыкларда бетерелгән токарь бүлмәсе дә эшли. Күп еллар токарь булып эшләүче Фәрсия Мусина якын-тирә хуҗалыкларга да ярдәм итеп тора.
Башка хуҗалыкларда да МТП ихатасында ныклы стена белән эшләнгән зур бүлмәләр бар. Аларны да "Чишмә" хуҗалыгы үрнәгендә шушылай итеп төзекләндерү, кешеләргә уңайлы эш шартлары тудыру бурыч булып кала.
фото aktanysh.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев