Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Мерәстә юл "революция"се: якты киләчәккә - асфальт юлдан (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Районда гомуми озынлыгы 1044 км дан артык юл рәсми исәптә санала. Быел федераль юл төзелешләре безнең җирлектә алып барылмый. Шулай да региональ юллар программасы, муниципаль юл фонды аша ниятләнгән төзелешләр аз түгел. Ел саен бер авыл асфальт юл белән тоташтырыла. Бу - республика һәм район җитәкчелегенең игътибары, тырышлыгы нәтиҗәсе. Шушы...

Районда гомуми озынлыгы 1044 км дан артык юл рәсми исәптә санала. Быел федераль юл төзелешләре безнең җирлектә алып барылмый. Шулай да региональ юллар программасы, муниципаль юл фонды аша ниятләнгән төзелешләр аз түгел. Ел саен бер авыл асфальт юл белән тоташтырыла. Бу - республика һәм район җитәкчелегенең игътибары, тырышлыгы нәтиҗәсе. Шушы максат алга таба да актуальлеген югалтмый.
Быел Татарстанда 27 авылны асфальт белән тоташтыру бурыч итеп куелган иде. Шушы исемлектә безнең Мерәс авылы да бар - ул федераль максатчан программага кертелгән.
Елга йомгак ясарга санаулы гына вакыт калганда, ниһаять, 70 кешелек Мерәс авылы да юллы булу бәхетен татыды. Кызу темплар белән башланып киткән юл төзү эшенә бүген, 20нче октябрь көнне, нокта куелып, ул рәсми рәсми кулланылышка тапшырылды.
Рәсми чарада район башлыгы Фаил Камаев, "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин, ГКУ "Главтатавтодор" оешмасының Актаныш кураторы Камил Фәрдиев, "Татавтодор" хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты.
Шәриптән Мерәскә кадәрге 4,4 км юлны киңәйтеп, каты өслек белән түшәү өчен 95 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Ике авылның да үзәк урамнары каты өслек белән түшәлде.
Мерәс авылының аксакалы, районыбызның олпат шәхесе Әмирҗан ага Моталлапов әлеге зур вакыйганы моннан 100 ел элек булган революциягә тиңләде. Чыннан да бүген Актаныш районында юл революциясе булды. Тагын бер авылның якты киләчәккә төбәлгән юлы каты өслек белән ныгытылды. Яшибез әле болай булгач, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев