Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы җиңүчеләре билгеле

Актаныш районында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы төгәлләнде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе дә катнашты. Нәтиҗәләр буенча, мәгариф хезмәткәрләре гомумкоманда беренчелегендә "А" төркемендә барлык спорт төрләре буенча Актаныш районы җиңде, Чирмешән районы икенче, Мөслим районы өченче булды. Гомумкоманда беренчелегендә...

Актаныш районында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы төгәлләнде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе дә катнашты.
Нәтиҗәләр буенча, мәгариф хезмәткәрләре гомумкоманда беренчелегендә "А" төркемендә барлык спорт төрләре буенча Актаныш районы җиңде, Чирмешән районы икенче, Мөслим районы өченче булды.
Гомумкоманда беренчелегендә "Б" төркемендә пьедесталның югары баскычына Кукмара районы мәгариф хезмәткәрләре күтәрелделәр. Икенче урынны Мамадыш районы командасы алды, Азнакайлылар 3нче урында.
"Мондый киеренкелекне хәтта җитди спорт бәйгеләрендә дә сирәк күрәсең. Сез, нинди урын яулавыгызга карамастан, биредән барыгыз да җиңүчеләр булып кайтып китәсез. Спартакиаданы оештыручыларга, катнашучыларга чиксез рәхмәт, - диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев