Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җәмәгать эшләрендә катнашып, районга матди ярдәм күрсәтәбез – Актаныш якташлыгы рәисе

"Актаныш якташлыгы" җәмгыяте "Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы" конкурсында беренче урынны яулады. "Актаныш якташлыгы" җәмгыяте быел беренче тапкыр үткәрелгән "Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы" конкурсында беренче урынга лаек булды. Әлеге якташлыкның эшчәнлеге турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә "Актаныш якташлыгы" җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов сөйләде. 10 нчы июль көнне бәйгенең җиңүчеләрен...

"Актаныш якташлыгы" җәмгыяте "Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы" конкурсында беренче урынны яулады.
"Актаныш якташлыгы" җәмгыяте быел беренче тапкыр үткәрелгән "Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы" конкурсында беренче урынга лаек булды. Әлеге якташлыкның эшчәнлеге турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә "Актаныш якташлыгы" җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов сөйләде. 10 нчы июль көнне бәйгенең җиңүчеләрен Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров бүләкләде.
Ул якташлыкның эше кварталга төзелгән план нигезендә алып барылуын, 15 кешедән торган идарә составы сайланганын билгеләп узды. "Мәдәният, спорт, социаль ярдәм, башка җәмәгать эшләре буенча да 15 кешенең һәркайсына эш бүлеп бирелгән. Үзебезнең сайтыбыз бар. Үзебезнең бүләкләү, мактау кәгазьләре, медальләре, күкрәк билгеләрен булдырдык", - дип белдерде Вәсим Әхмәтов.
Җиңүче җәмәгать эшләрендә актив катнашуларын, районнан чыккан күренекле кешеләрнең юбилейларын зурлап үткәрүләре турында әйтте. "Быел Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее хөрмәтенә районда, туган авылында аңа багышланган "Илбашы" китабына презентация үткәрдек. Легендар җырчыбыз Әлфия апа Авзвловага багышланган чаралар уздырдык. Актаныштан язучылар, композиторлар да күп чыккан. Аларның күбесенең юбилейлары булды. Азат Тимершәехнең, композитор Илгиз Закировныкын, күптән түгел генә композитор Инсаф Хәбибуллинның иҗат кичәсен үткәрдек. Актаныш үзешчәннәре Татарстанга да концертлар белән еш чыга. Татар дәүләт филармония концертлар залында тәкъдим ителгән концертта 500 дән артык кеше катнашты", - диде Вәсим Вахитов.
Актаныш якташлыгы районга матди ярдәм дә күрсәтә. "Мисал өчен, файдалануда булган иске машиналарны үзебез сатып алып, аларны ремонтлап, төрле мохтаҗ оешмаларга өләшәбез. Пучы авылында ветераннар йорты бар, төзекләндереп, анда машина бирдек. Актаныш хастаханәсен, Чуракай урта мәктәбен машиналар белән тәэмин иттек, һәм башка оешмаларга да яңартып эшләп бирәбез. Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлләрне төзекләндерәбез, яңаларын төзешәбез. Авылларда медицина үзәкләрен торгызуда ярдәм итәбез", - дип билгеләп үтте Вәсим Әхмәтов.
Ул якташлыклар арасында республикакүләм бәйгенең әһәмиятен билгеләп: "Бу конкурста катнашу безгә бик күңелле. Төрле дәүләт, җәмәгать оешмаларының игътибарын тоябыз. Башка җирлекләрдә актив эшләгән оешмаларның уңай якларын үзебезгә кабул итеп алабыз. Конкурс дәвамлы булыр дип өметләнәм", - диде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/12/144277/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев