Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җәмәгатьчелек советы утырышы узды

Бүген, 21 июльдә Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советының яңа составта беренчеутырышы үтте. Утырышта Такталачык, Богады, Кәзкәй, Чуракай һәм Әтәс авыл җирлекләренә караган авылларда яшәгән тыл ветераннарының яшәү шартлары, социаль һәм медицина хезмәте күрсәтүнең торышы каралып узды. Җәмәгатьчелек тыңлауларында район башлыгы Фаил Камаев, Җәмәгатьчелек советы әгъзалары катнашты. Каралган мәсьәлә буенча төп...

Бүген, 21 июльдә Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советының яңа составта беренчеутырышы үтте. Утырышта Такталачык, Богады, Кәзкәй, Чуракай һәм Әтәс авыл җирлекләренә караган авылларда яшәгән тыл ветераннарының яшәү шартлары, социаль һәм медицина хезмәте күрсәтүнең торышы каралып узды.

Җәмәгатьчелек тыңлауларында район башлыгы Фаил Камаев, Җәмәгатьчелек советы әгъзалары катнашты.

Каралган мәсьәлә буенча төп мәгълүматны Җәмәгатьчелек советы социаль мәсьәләләр буенча рәисе Мөдәрис Ханов җиткерде. Ул шулай ук Совет әгъзаларын төрле социаль-икътисадый мәсьәләләрне караган вакытта актив гражданлык позициясендә торырга чакырды.

Такталачык, Әтәс, Кәзкәй, Иске Богады, Чуракай авыл җирлекләрендә 170 тыл ветераны гомер итә, шуларның 4 се социаль хезмәткәр ярдәмендә. Аларга һәрдаим медицина хезмәте күрсәтелеп тора. Кирәк саен район табиблары аларның өйләренә килүе оештырылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, районыбызда һәр кеше үзенең сәламәтлегенә игътибарлырак булып, кайгыртып торса иде. Авырып түшәккә ятканны көтмичә, һәрдаим табибларга күренеп торса күпкә отышлырак булыр.

Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова халыкны борчыган актуаль проблемаларны тикшерү, урыннарга чыгып халыкны кабул итүне оештыру белән беррәттән, киләчәктә җирле-хокукый актларны әзерләгәндә җәмәгатьчелек фикерен белдерү юнәлешендә дә активрак булырга чакырды.

Гомумән алганда, рейд нәтиҗәләреннән күренгәнчә, барлык җирлекләрдә дә ветераннарга социаль ярдәм һәм медицина хезмәте күрсәтү эше кәнәгатьләнерлек, өлкәннәр хезмәткәрләренең эшенә уңай караш бирделәр.

Чыганак: aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев