Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МИНИСТР ҮРНӘГЕНДӘ: Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат педагоглары ГТО нормаларын тапшырды (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР ДА БАР)

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" - ГТО нормаларын тапшыруның кышкы этабы матур башлангыч алды Актаныш районында. Узган елны беренчеләрдән булып муниципаль район Советы хезмәткәрләре бу юнәлештә үрнәк күрсәтсә, быел Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат хезмәткәрләре өлгеррәк булып чыкты. Нәкъ менә бүген, 6 гыйнвар көнне, алар "Бүләк" чаңгы - роллер трассасында чаңгы...

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" - ГТО нормаларын тапшыруның кышкы этабы матур башлангыч алды Актаныш районында. Узган елны беренчеләрдән булып муниципаль район Советы хезмәткәрләре бу юнәлештә үрнәк күрсәтсә, быел Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат хезмәткәрләре өлгеррәк булып чыкты. Нәкъ менә бүген, 6 гыйнвар көнне, алар "Бүләк" чаңгы - роллер трассасында чаңгы буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.
Гимназиялеләрне мондый мактаулы адымга дәшүче исә ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры, якташыбыз Энгел Фәттәхов иде. Энгел Нәвәп улы дәшеп кенә калмады, үзе чаңгыга басып, үрнәк тә күрсәтте.
Соңгы елларда югары технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керде. Нәтиҗәдә, белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Шул ук вакытта яшь буынның сәламәтлеге какшавы мәгълүм булды. Үсеп килүче буынның сәламәтлеккә туймавы шул хакта сөйли. Хәзер, киресенчә, халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы тора.
Министрның күркәм башлангычы белән старт алган чаңгы буенча ГТО нормативын тапшыру да бүген нәкъ шушы бурычны күздә тотып тормышкка ашырылды.
Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының алдагы санында укый алачаксыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев