Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Министр үрнәк күрсәтте

Күпмедер вакытка онытылып торганнан соң, без кечкенә вакытларда еш яңгырый торган ГТО нормаларын тапшыруга соңгы елларда кабат нык игътибар бирә башладылар. Чөнки кеше сәламәт булсын өчен гел хәрәкәттә булырга тиешлегенә торган саен ныграк инана барабыз. "Хезмәткә һәм оборонага әзер" - ГТО нормаларын тапшыру районыбызда да уңышлы алып барыла. Аның кышкы...

Күпмедер вакытка онытылып торганнан соң, без кечкенә вакытларда еш яңгырый торган ГТО нормаларын тапшыруга соңгы елларда кабат нык игътибар бирә башладылар. Чөнки кеше сәламәт булсын өчен гел хәрәкәттә булырга тиешлегенә торган саен ныграк инана барабыз. "Хезмәткә һәм оборонага әзер" - ГТО нормаларын тапшыру районыбызда да уңышлы алып барыла.

Аның кышкы этабы, әлбәттә чаңгы шуу белән бәйле. Узган елны беренчеләрдән булып муниципаль район Советы хезмәткәрләре бу юнәлештә үрнәк күрсәтсә, быел эстафетаны 6 гыйнвар көнне "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучылары башлады. Чаңгыга укытучылар да, интернат хезмәткәрләре дә, техник хезмәткәрләр дә басты. ТР Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры, якташыбыз Энгел Фәттәхов шәхсән үзе аларның нормативларны тапшыруларын күзәтеп торды. Алай гына түгел, Энгель Нәвап улы үзе дә чаңгыга басып, ир-егетләр белән бергә чаңгыда узышты.
- Кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртмый икән, ул әдәпсез кеше була. Бу минем сүзләр түгел. Моны Республикабызның беренче Президенты Миңтимер Шәрипович әйтә. Ул үзе көнгә 3 километр йөзүен яшерми. Гәрчә аңа гыйнварда 80 яшь тулса да, -дип укытучыларга мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов. - Сәламәт яшәр өчен кеше һәрвакыт хәрәкәтләнергә тиеш. Шуның өчен системалы рәвештә физкультура-спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Министр буларак, мин бөтен республика укытучыларыннан да шуны сорыйм.
Һәм ул балаларда чаңгыга карата мәхәббәт тәрбияләргә кирәклегенә дә басым ясады. Хәрәкәттә булган кешенең кан басымы да уйнамый, йөрәге дә яхшый эшли дип ассызыклады.
Сүз дә юк, ярты көн дәресләрдә утырган, көннең икенче яртысында олимпиадаларга әзерләнгән укучыларга нагрузкалар бик күп. Шуның өчен гимназия-интернатта балаларны спортка тартуга игътибар көчле диясе килә. Бу хакта директорлары Рамил Гарипов та әйтеп үтте.
- Мәгълүм булганча, безнең балалар интернатта тора. Көнебез иртәнге 6 сәгать 15 минутта башлана. Ярты сәгать зарядка ясыйлар. Көн дәвамында да һәр сыйныф аерым программа нигезендә спорт белән шөгыльләнә. Ә кичке сәгать 8дән 9га тикле чаңгы шудыртабыз. Болар өстенә егетләребез көрәш белән дә шөгыльләнәләр. Октябрь аенда безнең гимназия-интернатка республика балалар клиник хастаханәсеннән күчмә табиблар бригадасы килгән иде. Алар балаларга диспансеризация үткәрделәр һәм аның нәтиҗәсен карагач, үзләренең тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Анда беренчеләрдән булып, көндезге 1дән 2гә тикле аралыкта балаларны һавада йөртергә кушканнар. Без аларның бу тәкъдимнәренә колак салдык. Бу беренче чиратта күзнең күреме бозылмасын өчен кирәк. Көнгә биш тапкыр туклыклы ризыклар белән ашату да сәламәтлекнең бер өлеше дип исәплим, - ди ул.
Ә нормативларга килгәндә, укытучыларның чаңгыга басканнары сынатмыйча барысы да финишка килеп җитә алдылар. Алдынгы урынны яулаганнарына Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләр дә тапшырылды.
ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР МОНДА: https://vk.com/away.php?to=http%3A%2F%2Faktanysh-rt.ru%2Ftt%2Fthe-news-tat%2Fitem%2F5753-ministr&post=133880703_5204

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев