Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Минтимер Шәймиев күптәнге хыялын тормышка ашырды

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Җиңү көне алдыннан үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырды. Аның сүзләренчә, ул туган авылына кайткан саен мәктәпкә кереп чыгарга ниятләп йөргән, тик моңа кадәр мөмкинлек булмаган. Быел исә ул Актаныш районы Пучы авылы мәктәбе укучылары белән очрашты. - Мин мәктәптә укыганда, безнең чорда балалар...

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Җиңү көне алдыннан үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырды. Аның сүзләренчә, ул туган авылына кайткан саен мәктәпкә кереп чыгарга ниятләп йөргән, тик моңа кадәр мөмкинлек булмаган. Быел исә ул Актаныш районы Пучы авылы мәктәбе укучылары белән очрашты.
- Мин мәктәптә укыганда, безнең чорда балалар бик күп булды. Безнең чыгарылышта барлыгы 5 сыйныф иде, - дип искә алды мәктәп чорын Минтимер Шәймиев. Мәктәпне тәмамлаганда алтын медальгә ия булмау сәбәбен дә әйтте ул. Чыгарылыш имтиханында аның геометриядән "өч"ле чыккан булган икән. Анысы да чыгарылыш сыйныфы укучысы Минтимер гаебе белән түгел, тикшерүчеләренң карары белән. Шулай булмый ни, математика аның иң яраткан фәне ич!
Минтимер Шәрип улы балалар белән аралашканда бик мөһим сүзләр әйтте. Барлык мөмкинлекләр булганда тырышып укырга гына кирәк, туган ягыңны, туган илеңне яратырга. Ана телен белү - бәхәссез, тик чит телләрне үзләштереп үсәргә кирәк, диде Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе үз чыгышында.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясендә Шәймиевлар нәселе актив катнаша. Моны очрашуда катнашкан Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов та аерым билгеләп китте. Пучы мәктәбенә 2015 елда капиталь ремонт ясалган, чыгымнарның күп өлешен нәкь менә Шәймиевлар гаиләсе үз өстенә алган.
Очрашу вакытында мәктәп укучылар Минтимер Шәймиевне шушы көннәрдә ия булган "Россиянең хезмәт герое" исеме белән котладылар. Истәлеккә ул мәктәпкә китаплар бүләк итеп калдырды.
Белешмә өчен: Пучы мәктәбендә 184 бала укый, 21 педагог белем бирә. Республика һәм Россия күләмендә уза торган олимпиадаларда укучыларның казанышлары байтак.
ВИДЕО КАРАРГА
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=18777
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев