Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Минутны да әрәм итмичә

Тыз-быз килеп сенаж массасы ташыган КамАЗ машиналарына күз иярми. Берсе килә, икенчесе китә. Кояшлы матур көннең һәр сәгатен файдаланып калырга тырыша "Саф" хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Туктаусыз яуган яңгырлар аларга да терлек азыгы әзерләүгә иртәрәк керешергә комачаулык тудырган. Басулар батканлыктан, техника кертә алмый торганнар. Бер атна элек кенә сенаж салуга керешә алганнар....

Тыз-быз килеп сенаж массасы ташыган КамАЗ машиналарына күз иярми. Берсе килә, икенчесе китә. Кояшлы матур көннең һәр сәгатен файдаланып калырга тырыша "Саф" хуҗалыгы хезмәтчәннәре.
Туктаусыз яуган яңгырлар аларга да терлек азыгы әзерләүгә иртәрәк керешергә комачаулык тудырган. Басулар батканлыктан, техника кертә алмый торганнар. Бер атна элек кенә сенаж салуга керешә алганнар. Мөмкинлек тууга хуҗалык уңганнары вакыт белән хисаплашмый басуга чыккан. Иртәнге 5тән кичке 11ләргә тикле армый-талмый хезмәт куя алар.
Хуҗалыкның дүрт сенаж базы бар. Аны алдан ук ремонтлап, агартып, масса кайтуга әзерләп куйганнар.
Без барганда 162 гектарлы люцерна басуында сенаж салу белән мәшгульләр иде. Рәшит Мирхәйдәров белән Финус Төхбәгалиев Челленджер чапкыч комбайны белән үләннәрне теземнәргә сала.
- Хуҗалыкта 27 ел хезмәт куям. Ел саен язгы кыр эшләрендә, урып-җыюларда катнашам. Терлек азыгы әзерләүдә дә читтә калмыйм. Бу комбайн белән беренче елымны гына эшлим әле. Бик көчле егәрлекле. Эшләве дә тиз. Әлеге басудагы үләннәрне дә шушы бер-ике көндә егып
бетерермен дип торам, - ди Рәшит Мирхәйдәров.
Хезмәт юлын туган хуҗалыгында башлап, бераз читкә китеп эшләп йөргәннән соң, кабат авылына әйләнеп кайткан Илнур Мөхәмәтдинов ДОН-680 турагыч комбайны белән үләннәрне КамАЗларга төяп тора.
- Иртәнге сәгать 6 тулганчы чыгам, төнге 12 нче яртыларга тикле эшлим. Яңгырлар явып торса да, түзәргә була. Масса әйбәт чыга. Көннәр матур торса, базларны тутырып, малларга кыш чыгарга җитәрлек азык әзерләргә иде, - ди Илнур.
Шоферларның да кәефләре яхшы күренә. Басу белән сенаж базы арасында йөреп кенә торалар.
- 1971 елдан бирле шушы хуҗалыкта хезмәт куям. Әлеге машинамда исә 1988 елдан бирле. Аны күз карасы кебек саклап, төзәтеп кенә торам. Быел явым-төшем бик күп булды. Терлек азыгы әзерләргә бераз комачаулады. Шулай булса да, җитәрлек күләмдә әзерләрбез дип ышанам, - ди Вәзыйх Әминов.
- Быел безгә тудырылган эш шартлары да әйбәт. Техникага запас частьләр белән дә тоткарлык юк. Көнгә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәләр, - ди Наил Шәкүров.
Әйе, пешекчеләр Гамбәрия Сәетова, Энҗе Салихова, Ләйсән Мөхәмәтдинова әзерләгән ашларны егетләр мактый-мактый ашауларын яшерми. Кызлар басуга да үзләре чыгалар икән.
КамАЗ шоферының өченчесе Риназ Фәхертдинов үзе Чаллыда эшләсә дә, җәйләрен туган авылына булышырга кайта.
- Үземне белгәннән бирле КамАЗ машинасында инде мин. Әтием Рузил дә КамАЗ шоферы. Кечкенәдән аның янында кайнашып үстем. Читтә эшләсәм дә, күңел туган якка тарта. Шуңа җәйгә бирегә эшкә кайтам. Кыш көне ял вакытларында машинамны карап, төзәтеп куям, - ди ул.
Хуҗалыкның баш инженеры Риф Фатыйхов, бригадир Рәзил Фәхертдинов даими яннарында булып, хәлләрен белеп торалар.
- Сенаж салуга биш көн элек керешкән идек. Люцернаның куелыгы яхшы. Сенаж өчен иң кулай вакыты. Гектарына 350-400 центнер тирәсе уңышы чыга. Дымлылыгы бераз югары инде. Базга салганда "Биосиб" дигән закваска кушабыз, - ди инженер Риф абый.
Әлегә аларның 400 гектар тирәсе мәйданнарда күпьеллык үләннәре җыйнап алынган. 11 июльгә 12 мең тонна тирәсе сенаж салынган иде (быел 77 гектар мәйданда картайган люцерна басуларын дискатор белән эшкәртеп, көзге культура чәчү өчен җир әзерләргә җыеналар). Базда К-700 һәм ХТЗ тракторлары белән Фазыл Миннекәев белән Илсур Галиуллин тәүлек әйләнәсе кайткан массаны таптатып торалар.
- Быел сенажны узган елга караганда күбрәк салырга планлаштырабыз. Узган ел масса болай ук яхшы түгел иде. 58 мең тонна сенаж әзерләгән идек. Быел 70 мең тоннадан киметмәскә исәп, - ди Рәзил Фәхертдинов.
Хуҗалыкта костер үләненнән печән әзерләү дә бара. Анда МТЗ-1221 һәм МТЗ-80 тракторларында Алмаз Миршәрипов белән Лерон Мәрдәнов үләннәрне чаба. МТЗ-82 тракторында Васыйл Галләмов печәннәрне җыя. Закир Шәрипов белән Фаил Нуриев исә МТЗ-80 тракторы белән печәннәрне кипкә кыса. Әлегә 40 тонна печән әзерләп куйганнар.
- Шәхси хуҗалыкта эшләүчеләргә печәнне берьеллыклардан бирергә җыенабыз, - ди Риф абый.
Авылдашларымның шулай күңел биреп, булсын дип эшләүләрен күреп сөенеп һәм горурланып кайттым мин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев