Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Минзәлә сәхнәсендә Актанышның 246 “йолдызчыгы” балкый

Бүген Минзәлә шәһәрендә «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК-2018» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе гала-концерты старт алды. Ул иртәгә дә дәвам итәчәк. Минзәлә 2014 елда Мөслим, Актаныш, Әгерҗе йолдызларын кабул иткән иде инде. Быел да әлеге бай тарихлы шәһәр яшь талантларны барлый. Унсигезенче тапкыр оештырылучы әлеге фестиваль быел «Миллионынчы катнашучы» шигаре...

Бүген Минзәлә шәһәрендә «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК-2018» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе гала-концерты старт алды. Ул иртәгә дә дәвам итәчәк.
Минзәлә 2014 елда Мөслим, Актаныш, Әгерҗе йолдызларын кабул иткән иде инде. Быел да әлеге бай тарихлы шәһәр яшь талантларны барлый.
Унсигезенче тапкыр оештырылучы әлеге фестиваль быел «Миллионынчы катнашучы» шигаре арсында уза. Шушы вакыт эчендә нәкъ менә шулкадәр "йолдыз" фестиваль хәрәкәтендә катнашкан.
Жюри составында - фестивальнең жюри рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе мөгаллиме Зилә Сөнгатуллина, Мәскәү сәхнә тәжрибәсе үзәге житәкчесе, хореограф-куючы Владимир Аносов, Татарстан Дәүләт жыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова һ.б.
Ике көн дәвамында 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәр катнашучылар вокал (ялгыз жырчылар һәм ансамбльләр), бию һәм конферанс кебек номинацияләрдә үз чыгышларын тәкъдим итәчәк.
Сәхнә тотачак балалар арасында Актанышның 246 "йолдызчыгы" да барю Аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев