Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МӘКТӘПКӘ ҖЫЕНЫРГА БУЛЫШ!: Бүген Актанышның 10 сабыена “хәйрия кояшы” елмайды

"Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясенең рәсми өлешеннән соң әлеге нәни райондашларыбыз “Бэби-Бум” балалар ял бүлмәсенә юл тотты.

"Мәктәпкә җыенырга булыш!" - республикада дистә ел дәвамында уздырылучы  шушы исемдәге хәйрия акциясенә Актаныш районы да инде 12нче ел рәттән кушыла. Ул 1 сентябрь барлык беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен чын бәйрәм булсын өчен үткәрелә.

Шунысы сөенечле, Актанышта миһербанлы, ярдәмчел кешеләр шактый. "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе игълан ителгәнче үк ярдәм кулы сузучы райондашларыбыз белән ихластан горурлана алабыз без. 
Быел районда парта артына беренче тапкыр 379 бала утырачак. Алар арасында уку елы алдыннан матди ярдәмгә мохтажлары да юк түгел. Бу - аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналарның, эшсезләрнең балалары. Бәйрәмгә алар барысы да, һичшиксез, матур бүләкләр алачак . 

Актаныш районында әлеге юнәлештә киң эшчәнлек алып барыла. Оешма-учреждениеләр дә,  хуҗалыклар да, шәхси затлар да игелекле эшкә бик теләп кушыла. Бүген дә олы йөрәкле райондашларыбызның ярдәме белән  10 укучы мәктәп кирәк-яраклары тутырылган бүләк каплары һәм букчаларга ия булды. Балаларны шушы рәвешле Ринат Хәернасов җитәкчелегендәге районның  электр элемтәсе узелы (РУЭС)  һәм   Руслан Усманов  җитәкләгән “Татмедиа” АҖнең  “Актаныш-информ” филиалы коллективлары  сөендерде. 

Алия Мансурова, Руслан Нурисламов, Рөстәм Хөсәенов, Арсен Әхтәмов, Арзу Вәлитова, Мәликә Әхсәнова, Ислам Хөсәенов, Рушат Гыйлфанов, Ислам һәм Рөстәм Вәлиевларга елмайды бүген “хәйрия кояшы”. Ә ул бүген чыннан да мәрхәмәтле иде. "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясенең рәсми өлешеннән соң әлеге нәни райондашларыбыз  “Бэби-Бум” балалар ял бүлмәсенә юл тотты. Ә биредә аларны бер сәгатьлек уеннар һәм туңдырма көтә иде – укучылар булып мәктәпкә барганчы менә дигән балачак илендә ял итте сабыйлар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев