Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘМЛЕ АШАТАЛАРМЫ?

Һәрбер ата-ана баласының сәламәт булуын тели. Сәламәт булуда дөрес туклану да мөһим роль уйный. Шуның өчен әти-әниләрнең мәгариф учреждениеләрендәге туклану хакында кызыксынулары гаҗәеп тә түгел. Бу нисбәттән, районда махсус сайт та ачылды. Теләгән һәркем анда кереп, туклану буенча үз фикерен калдыра ала. Район хакимияте бинасында узучы брифингның чираттагысы да “Район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында балалар туклануын оештыру һәм ата-аналардан кергән сорауларның чишелеше” дигән темада узды. Сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тукландыруга куелган таләпләр хакында иң элек район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева таныштырды. 

– Безнең мәгариф учреждениеләренә алына торган барлык продукциянең дә сертификатлары һәм лицензияләре бар. Продукцияләр аукцион нигезендә сатып алына. Аларны китергән машиналар, кешеләре тикшерелә. Продукциянең Меркурий программасына кертелгәнме, юкмы икәне дә карала. Әгәр сыйфатсыз продукция китерелгән очракта, оешма җитәкчесе белән берлектә комиссия аны кабул итми, кире кага. Һәм сыйфатлысы алына. Балалар бакчаларыннан безгә сорау кергәч, ата-аналарга продукцияләрнең кайдан алынуы, аларга куелган таләпләр хакында яхшылап аңлаттык. 

undefinedПродукцияләрнең аукцион, тендерлар нигезендә ничек алынуы хакында район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе урынбасары Алия Шакирова бәян итте.

– Мәгариф учреждениеләренә китерелүче 50 төрләп продукция дә тендер нигезендә җиңгән оешмалар тарафыннан алына. Итне аукционга куйгач, аны Уфадан “Агровосток” оешмасы җиңеп чыккан иде, әмма таләпләрне үтәмәүләре сәбәпле, алар белән килешүне өзеп, кабат аукционга куйдык. Октябрь, ноябрь айларында үзебезнең Татарстаннан Эльза Ибраһимова җиңеп чыкты. Мәгариф оешмалары ул китергән итнең сыйфатыннан канәгать. Ата-аналар хәләл ит продукциясе сорап, җыелышларда да мөрәҗәгать иткәннәр иде. Әмма хәләл ит дигән сертификатны алу зур чыгымнар таләп итә. Бер килограмм ит 350 сум тирәсе тора. Ә болай 279 сумнан куябыз. Эльза Ибраһимова шулай булса да, итне хәләл итеп алып килә. Район башлыгы белән киңәшләшкәннән соң, алдагы елда ит, балык продукциясенә аукционны ай саен уздырырга дигән фикергә килдек. Бу инде ит ризыкларыннан агуланулар булмасын өчен эшләнә. 

– Район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында туклану сыйфатын тикшерү һәм контрольдә тоту системасы ничек оештырылган? 
Әлеге сорауга җавапны район мәгариф идарәсе җитәкчесенең гомуми сораулар буенча урынбасары Эльвира Бикметова бирде. 
– Мәгариф учреждениеләре ашханәләрендә туклануны оештыру, санитар-гигиена торышын, балаларның сәламәтлеген формалаштыру, саклау һәм ныгыту буенча максатчан эш алып баралар. Безнең тарафтан да белем бирү оешмаларына тикшерүләр үткәрелә. 
Тикшерү барышында мәктәп яки балалар бакчасының ишек каршысыннан алып, бөтен сыйныфлар, бүлмәләр, запас ишекләр,  куркынычсызлык техникасы, азык-төлек блогының санитар-гигиеник торышы, мәктәп туклануын оештыру процессын җайга салучы норматив-хокукый актлар булу, азык-төлек блогында эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәү, ризык әзерләү һәм тарату технологияләрен үтәү, сәламәт туклану культурасын һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча белем бирү учреждениесенең эш алып бару рәвеше карала.

undefined
 Мәктәптә туклануга килгәндә исә, без урыннарда азык-төлек продуктларының сыйфатын, азык-төлек әзерләү технологиясен һәм рецептурасын, шулай ук маркировкага куелган таләпләрнең үтәлүен, продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар булуын да ныклап тикшерәбез.
Ата-аналар һәм укучы балаларның мәктәптә ашау буенча фикерләрен белү максатыннан мәгариф идәрәсе тарафынан сораштыру уздырылган. Эльвира Бикметова аларның нәтиҗәләре белән дә таныштырды.

 – Сораштыруда 800гә якын ата-ана катнашты. Әти-әниләрнең 70 проценты диярлек туклануны оештыру системасы белән канәгать, әмма ризык һәрвакыт тәмле түгел, балык ашамый, ботка яратмый, ризык салкын дигән фикерләр дә бар. Сораштырылучыларның яртысы диярлек ашханәнең санитар торышы, туклану сыйфаты белән канәгать. Әти-әниләрнең 15 проценты гына ашханә менюсы белән таныш. Әти-әниләр анкеталарда балалар күбрәк кәбестә, балык, балык ашы, пылау, борчак, перловка һәм дөге боткасы, кофе эчемлеге, кисель яратмыйлар, дип язалар. 
Интернет челтәрендә районның “Сайт о школьном питании” дигән сайты барлыкка килде. Анда кереп, мәктәп, балалар бакчаларындагы кайнар ризык белән туклану буенча үз фикерләрен калдыра алалар. Мәсәлән бала мәктәптән кайткач ризык салкын, яисә аш тәмсез, ашамадым, кашык пычрак, чәй сыек дисә, шушы аноним сайтта бу хакта фикереңне язып калдырырга була. Безнең тарафтан, бу шикаятләр каралачак  һәм объектив хәл итәргә тырышачакбыз. 
Әлеге сайтта язылганнар район башлыгы Энгель Фәттаховка, Ләйсән Нурлыевага, Эльвира Бикметовага, мәгариф идарәсе җитәкчесенең туклану буенча белгече Филария Шәйморатовага, мәктәп директорларына гына күренә.

– Киләчәктә бу сайтны тагын да камилләштерү өстендә эшләячәкбез. Һәр мәктәптә, һәр бала кереп, үз фикерен калдырырлык итеп, ясап бетерәчәкбез. Бу туклану сыйфатын тагын да яхшыртырга ярдәм итәр дибез, – ди Ләйсән Нурлыева.

undefined
Балаларның сәламәтлеген тәэмин итүдә туклануның роле хакында Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы җитәкче урынбасары Луиза Хафизова таныштырды.

– Безнең тарафтан балалар бакчаларындагы, мәктәпләрдәге менюларның сезонга туры китереп әзерләнүе даими тикшерелеп торыла. Нигездә лаборатор юл белән тикшерәбез. Менюлар 11 яшькә тикле һәм 12 яшьтән югарырак балаларга аерым төзелә. Алар аксымнарга, углеводларга, майларга бай булырга тиеш. Һәм төрле технологик карта буенча килокалориясе дә баланың яшь үзенчәлегенә карап раслана. 
Мәгариф учреждениеләрендә ике төрле: чимал белән эшләүче һәм ярым фабрикат белән эшләүче азык әзерли торган цехлар бар. Уку елы башланыр алдыннан азык әзерләү цехларын, аеруча нык тикшерәбез. Андагы җиһазлар яңартылып барылса да, проблемалар да юк түгел. Санитар таләпләр буенча, ашханәләрдә махсус белеме булган пешекчеләр эшләргә тиеш. Тикшерү барышында китерелгән ризыкның сыйфатын да карыйбыз. Ризык белән тәэмин итүчеләрнең бердәм реестры булдырылды. Шуның аша без кем китергәнен белеп торабыз. Ризыкны транспортлауны да күз уңында тотарга кирәк. Ризык таләпләргә җавап бирүче, чиста техника белән китерелергә, китерелгән ризык тиешле температура режимында сакланырга тиеш.
Форсаттан файдаланып, әти-әниләргә дә өйдә балаларының туклануына игътибар бирүләрен сорар идем. Анкета нәтиҗәләре белән танышкач та, шул күренә. Балалар гадәттә организм өчен иң кирәкле ризыкларны яратмыйлар. Әти-әниләр дә бу ризыкларның файдасы турында аңлатсыннар иде. Коры-сары организм өчен файдалы түгел.                                                                                                                                                                                                   Луиза Хафизованың фикерен район үзәк хастаханәсенең педиатры Светлана Ендальцева да куәтләде. 

– Күбрәк натураль продуктлар ашарга кирәк. Шуны да әйтәсе килә, манту нәтиҗәләре буенча, районда 120ләп бала фтизиатрда исәптә тора. Аларга бушлай туклану тиеш. 
Брифинг барышында мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешне балалар туклануында кулланырга ярыймы, дигән сорауга, Луиза Хафизова:

– Санитар таләпләр нигезендә ул яшелчә, җиләк-җимеш лаборатор тикшерү үткәннән соң, анализлары яхшы булса, файдаланырга ярый, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев