Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МОҢ ДӘРЬЯСЫНДА: Актаныштан Туймазыга җырлы күпер салынды (+ФОТОЛАР)

Иң мөһиме, актанышлылар Туймазының “Родина” мәдәният йортында ике сәгатьлек концерт программасы белән сәхнә тотып, ут күршеләребезне таң калдырганнар.

Шушы көннәрдә Актанышның мактанычына әверелгән  “Мирас” хор коллективы,  районның  ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев белән берлектә,  башкорт дусларыбызның чакыруы буенча,  Башкортстанның Туймазы районында булып кайтты. 

“45 кешедән торган зур төркемне Туймазы районы ветераннар советы җитәкчесе Адонис Фазуллин,  Төмәнәк авылының патриоты, эшмәкәр Фәнир Галимов, гомумән, шәһәр безне бик җылы кабул итте”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты очрашуда булган райондашларыбыз. 

Бер көн дәвамында мираслылар Туймазы шәһәре белән танышырга да, “Розалар үзәге” исемен йөрткән фермер хуҗалыкта да, Фәнир Галимов нигез салган “Бабай утары” этноавылында да булырга өлгергәннәр,   чордашлары белән дә очрашканнар, аларның эшләре, иҗтимагый тормышлары белән танышканнар.

Иң мөһиме, актанышлылар Туймазының “Родина” мәдәният йортында ике сәгатьлек концерт программасы белән сәхнә тотып, ут күршеләребезне таң калдырганнар. 

“Залда утыручылар  – бездән, без алардан рухи көч алып, Башкортстанның халкына, табигатенә гашыйк булып, рәхәтләнеп ял итеп, кадерле кунак булып кайттык. Ике районның, ике республиканың дуслыгын дәвам итәргә, хәбәрләшеп, йөрешеп яшәргә сүз куештык. Туймазы ветераннарын үзебезгә кунакка чакырдык. Хәзер аларны көтәбез! ” – диде Нурулла Нурлыев. 

Ике тугандаш республика арасында ветераннар хәрәкәтен үстерүдә нәтиҗәле хезмәт алып барганнары өчен Актаныш районы ветераннар советы рәисе Нурулла Гаян улы Нурлыев,  район ветераннар советының җаваплы сәркатибе Лира Гөлем кызы Хафизова “Мирас” хор коллективы сәнгать җитәкчесе Мирзанур Мулланур улы Фәрукшин, “Мирас” хор коллективы дирижеры Луиза Тимершәех кызы Исламова Башкортстан Республикасы Туймазы муниципаль районы ветераннар советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев