Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МӨҺИМ БУРЫЧ: Республика бүләген – уңай шартлар булдыруга

Республика бюджеты муниципалитетларга мондый бүләк ясый икән - техниканы районда яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудыру юнәлешендә максатчан файдалану зур бурыч булып тора.

24 сентябрь көнне Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов 25 муниципаль район башлыгына 46 берәмлек коммуналь техника ачкычы тапшырды. 2017 елдан гамәлгә кертелгән программа нигезендә Актаныш башкарма комитеты, Республика бюджеты бәрабәренә, коммуналь техника белән тулылануга иреште.  Шунысы мөһим, тапшырылган техника белән райондагы муниципаль учреждение генә файдалана ала. “Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”  Муниципаль унитар предприятиесе әнә шундыйлардан. 

Соңгы елларда Актаныш полигоны, чыннан да,  техник базасын шактый ныгытып килә. Бу эш җирле бюджет, грандлар хисабына да  уңышлы башкарыла. Бүген оешманың 22 үз техникасы бар. Алар арасында “Татлизинг” аша  узган ел кайтартылганнары ике берәмлек. МТЗ-80, МТЗ-320, 2 роторлы чапкыч, трактор тагылмасы, КамАЗ  автомашиналары, автокүтәрткеч, УАЗ “Фермер” кебек арсеналны быел “Амкодор” төягече белән МТЗ базасында булдырылган трактор тулыландырды. Соңгысы тулы комплектлы, ягъни соскысы, көрәк-себеркеләре үзендә. Актаныш муниципаль районы 2018 ел заказына кертелгән соңгы техниканы - автогрейдерны октябрь ахырына көтә. Димәк,  
“ Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”  Муниципаль унитар предприятиесе быелга 100% диярлек  махсус техника белән тәэмин ителеп бетәчәк, кышны тулы әзерлек белән каршылаячак ул. 

Бүген инде оешманың урамнарны, юл-тротуарларны, квартал араларын, паркларны чистартуда тәҗрибәсе җитәрлек, техника комплексы да булгач, курыкмый эшли ала алар. Актаныш полигоны каты көнкүреш калдыкларын туплау һәм күмү белән шөгыльләнүдән тыш  район үзәгенең  чисталыгы өчен җавап бирүче өч оешманың берсе . Җәйге чорда юл читләрен тәртиптә тоту да, кышын халык өчен уңайлы, кардан чистартылган юллар булдыруга да, фонтаннарның торышына да, яшелләндерүгә дә  алар җаваплы. 

Реклама

 Өстәвенә, Актаныш полигоны район территориясендә урнашкан җирлекләргә дә хезмәт күрсәтә. Нигездә, бу эшләр кышкы чорга туры килә. Юлларны кардан чистарту өчен җирлек башлыклары заявка бирә. Билгеле, бу хезмәт бушка башкарылмый. Берәүгә дә сер түгел, “Актаныш полигоны”  муниципаль унитар предприятие  булса да, ул үз көнен үзе күреп, хуҗалык хисабына яши. Техниканы тоту, хезмәт хакы түләү, ГСМ кебек хаҗәтләргә акчаны шул рәвешле табарга мәҗбүр ул. Хезмәт күрсәтү белән беррәттән полигон техниканы арендага да бирә. Быелгы урып-җыю сезонында “Актаныш” агрофирмасы мондый мөмкинлектән файдаланган. Кышкы чорда катнаш юл машинасы (КДМ) да күп очракта  җирлекләргә хезмәт күрсәтә. 

Актаныш районына сентябь аенда кайткан  техниканы сатып ала башласаң, икесенең  бәясе 5 млн. сум чамасы, автогрейдер бәясен дә исәпкә алсак, 10 млн сумлык коммуналь техника хакында сүз бара. Республика бюджеты муниципалитетларга  мондый бүләк ясый икән -  техниканы районда яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудыру юнәлешендә максатчан файдалану зур бурыч булып тора. 2019 елда да әлеге программа гамәлдә булачак. Аның нигезендә Актаныш муниципаль районы “КамАЗ” базасында манипулятор, үзбушаткыч, картөягеч һәм экскаватор алырга исәп тота. Димәк, ныклы техник база бурыч-максатларны тагын да арттырачак. 
 

Материал “Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”  Муниципаль унитар предприятиесе җитәксесе Марат Әбелгали улы Сәетгалиев белән әңгәмәдән чыгып әзерләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев