Актаныш

МӨҺИМ ӘҢГӘМӘ: “Мәгариф” милли проекты - ул үсеш ноктасы

Безнең районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше 17 август көнне уза.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Нурлыева белән район август конференциясенең пленар өлеше алдыннан яңа уку елына әзерлек, алда торган бурычлар хакында сөйләштек.


– Ләйсән Фоатовна, узган елгы конференция кадрларга багышланган, моның буенча бурычлар да билгеләнгән иде. Бер ел үтеп китте. Әлеге бурычлар хәл ителде дип саныйсызмы?


– Узган елгы конференциядә куйган максатлар буенча план төзелеп, ел дәвамында эшчәнлек алып барылды. Төп игътибарны мәктәп җитәкчеләренә юнәлттек. Уку елында Казан федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, КФУның ситуацион аналитик үзәге директоры, социаль фәннәр кандидаты Тимерхан Алишев җитәкчелегендә районыбызның белем бирү оешмалары җитәкчеләренә “Хәзерге шартларда белем сыйфаты белән идарә итү“ темасына укыту оештырылды. Уку барышында белем бирү оешмаларының җитәкчеләре белән тренинглар, ассессмент үткәрелде. Шулай ук республиканың алдынгы белем бирү оешмаларының эш тәҗрибәләре өйрәнелде. Уку ахырында һәр директор комиссия каршында проект эше яклады, һәр мәктәп җитәкчесе эш юнәлешләре буенча бәяләнде, уку нәтиҗәләре буенча рейтинг булдырылды. Алган белемнәрен идарә итүдә кулланырлар дип уйлыйбыз. Бу укулар яңа уку елында да дәвам итәчәк. Шулай ук укытучыларның һөнәри осталыгын, квалификациясен, теоретик белемен күтәрүгә дә район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Район укытучыларының норматив документларны, федераль дәүләт белем бирү стандартларын, фән нигезләрен, укыту методикасын белүләрен, укыту процессында педагогик ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләүләрен камилләштерү максатыннан “Мәгариф: теориядән гамәлгә” һөнәри бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә һәр предмет иясе үзләренең белемнәрен, укыту методикасын белүләрен сынап карадылар, психологик-педагогик ситуацияләрне чиштеләр. Җитешсезлекләрдән чыгып, һәр педагогка үз компетентлыгын күтәрү бурычы куелды, нәтиҗәләр буенча план төзелде, остазлар билгеләнеп, остазлык мәктәбенең эше җанланып китте. Шул максаттан, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Гөлназ Хәмитова, Яр Чаллы педагогия институты мөгаллимнәре, башлангыч сыйныф укытучылары белән берлектә укулар, семинарлар үткәрелде. Башка фәннәр буенча да бу эш планлаштырыла.


– Быелгы уку елын мәгариф системасы нинди состав белән каршы ала?


– Мәгълүм булганча, бездә база мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты, кадет мәктәп-интернаты, урта һөнәри белем бирүче технология техникумы эшләп килә. Шулардан чыгып, район мәгарифенең үзенә генә хас системасы булдырылган иде. Хәзер дә шуның нигезендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән башлап, һөнәри белем бирүгә кадәр эзлекле рәвештә эш алып барыла. Районда барлыгы 88 белем бирү оешмасы булып, уку елын мәктәпләрдә 3375 укучы, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 1258 бала белән башларбыз дип торабыз. Аларга мәктәпләрдә 786 укытучы (шуларның 138 е – җитәкче, 648 е – педагог), балалар бакчаларында 463 хезмәткәр ( шуның 145е педагог) белем һәм тәрбия бирәчәк. Ел дәвамында укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең квалификацияләрен күтәрү буенча ныклы эш алып барылачак.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: