Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МӨҺИМ ВАКЫЙГА: Актаныш районның өч җирлек башлыгы ТР Президенты кулыннан яңа автомобиль ачкычлары алды (+ ФОТОЛАР)

Чарада район башлыгы Э.Н.Фәттахов җитәкчелегендә Актаныш районы делегациясе дә катнашты.

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль учреждениеләре һәм җирлекләре җитәкчеләренә һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә яңа эш автомобильләре һәм автобуслары ачкычлары тапшырды. Быелдан тагын 93 Chevrolet Niva автомобиле һәм 7 Ford Transit автобусы (Казанга һәм Яр Чаллыга) муниципалитетларга хезмәт итә башлаячак. 


“Муниципалитетлар – төбәкнең генә түгел, илнең дә нигезе. Без нәкъ менә сезгә таянабыз. Муниципалитетларга һәрвакытта да мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәбез. Бүген без иң яхшыларны билгеләп үтәбез, аларга 100 автомобиль, шулай ук балаларны йөртү өчен 44 районга 57 Ford Transit  мәктәп автобуслары тапшырабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

 


ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин соңгы елларда республикада “авыл җирлекләренең имиджын формалаштыру өчен күп нәрсә эшләнүен” искәртте.


“Татарстанда Муниципаль берәмлекләр съезды алдыннан республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясау, шулай ук Президентыбыз катнашында муниципалитет башлыклары, мәгариф учреждениеләренә автобус һәм автомобильләр тапшыру күркәм гадәткә әверелде. Бүген авыл мәктәпләре ГЛОНАСС спутник системасы белән җиһазландырылган автобуслар ала”, - дип белдерде ул.


Автомобильләр һәм мәктәп автобуслары тапшыру тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.


Чарада район башлыгы Э.Н.Фәттахов  җитәкчелегендә Актаныш районы делегациясе дә катнашты. ТР Президенты кулыннан яңа автомобиль ачкычларын алучылар арасында Актаныш районының Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Мөхәммәтулла улы Хөрмәев, Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Зиннур улы Әхмәев,  Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы  Зиннатуллина Зәугәрия Гомәр кызы да бар иде. 


Бу автомобильләр җирлек башлыкларына күпкә хәрәкәтчән, халык өчен үтемле булырга, хасил булып торган төрле мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Искәртеп үтәбез, узган ел президент кулыннан мондый  зур бүләкне  Актаныш районының  Татар Ямалы, Иске Айман һәм Татар Суксу авыл җирлеге башлыклары кабул итеп алган иде. 


Бүгенге тантана Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды кысаларында үтте. 


 

чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/18/177281/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев