Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МОНЫ КҮРЕРГӘ КИРӘК ИДЕ: Актаныш районында беренче тапкыр кышкы Сабантуй гөрләде (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Такталачык авыл җирлегендә якын-тирә авылларны гына түгел, Актаныш районын "дер селкеткән" кышкы Сабантуй гөрләде. 

Ике көн буе дулаган буран да, юллардагы кар көртләре дә бу чараны күрергә теләүчеләргә киртә була алмады. 

Кышкы бәйрәм, нәкъ җәйге Сабантуй кебек үк, иркен кырда оештырылды. Хәер, бу урынны бик күпләр элеккеге сабантуй уза торган мәйдан дип белә. Тездән кар явып үтсә дә, бәйрәмгә килгән халыкка мәйданга үз техникасы белән төшү өчен юл ачылган иде. Сабантуй урыны да эттерелгән, сату итүчеләр өчен дә мәйданчыклар иркен иде. 

Кыш өстендә нинди бәйрәм, дип аптырар күпләр. Тик оештыра белсәң, кышта да җәйләрне кабатлап була икән, җәмәгать! 

Бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче кеше - "Таң" ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Миңнеханов. Сабантуйның төп иганәчесе дә иде әле ул. 


- Яңа ел яллары бик озын, озак бит. Халык өйдә ятып арый, нишләргә белми аптырый. Ә балаларга бәйрәм рухы, бәйрәмнең дәвамы кирәк. Менә шул хакта уйлап йөрдем дә, Такталачыкта үзенчәлекле ял көне, бәйрәм оештырырга уйладым. Беренче тапкыр үтәчәк Сабантуй мәйданына күрше-тирә авылларда яшәүчеләрне дә, район кунакларын да, гомумән, теләге булган һәркемне чакырдык. Чараның исеме дә үзеннән-үзе килеп чыкты, -  ди Рафис Фәрих улы. 

 

Гадәттә, беренче коймак төерле була дисәләр дә, бүгенге Сабантуйның "төерләре" күзгә чалынмады. Уеннарның күплеге һәм төрлелеге таң калдырды, бәйрәмне алып барган Сиринә Смирнова һәм Әфка  Мәрдәновның шаян сүзләре, дәртле тавышлары, халык белән бер дулкында булулары бәйрәмгә үзгә ямь өстәде. 

Реклама

Бүген Такталачыкка җыйналган халык биеде, җырлады, чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде, рәхәтләнеп тау шуды, чаңгыда узышты, капчыкка кар тутырды, аркан тартты, кыскасы, алар ял итте, күңел ачты. Шул рәвешле җәйге сабантуйның барлык уенын да диярлек кышын уйнап карады халык. Хәер, бил генә алышмадылар! Икенче елга программага милли көрәш тә кертелмәс дип әйтеп бетереп булмый - Такталачык шаккаттырырга ярата ул. 

Хәер, Сабантуй быел ук шаккаттырды.  Чара барышында мәйдандагы халыкны дулкынланнырга мәҗбүр иткән өч зур ярышны әле бик күпләр шактый  вакыт телдән-телгә күчереп сөйләр, башка җирлекләр үрнәк итеп алыр кебек.  Ни дисәгез дә, кышкы мәйданда җигүле атлар чабышын, машиналар узышын, кар чаналары ярышын берьюлы тамаша кылу бөтен җирдә дә тәтеми ул. 


Кар көртләрен як-якка очырып кузгалган атларны халык  алкышлар белән озатып калды,  шат авазлар белән каршы алды.  Җиңү дәрте белән канатланган малкайларның мәйдан уртасына кереп бүләкләнүен дә халык алкышлар белән хуплады.  


Атлар эзеннән ярыш кырына машиналар кузгалды.  Кар бураннары уйнатып алга ыргылган тимер атларны күзәтү өчен халык мәйданнан “купты”.  Ике әйләнеш ясап килгән машиналар да, алкышлар астында, үзәккә үтте.  “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов һәр катнашучыга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Шунысы игътибарга лаек,  ярышта Булат Хәйдәров иярләгән “Нива” автомишинасының штурманы  ролен Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Хәйдәрова башкарды. Экстималь шартларда узышкан машина кабинасында хатын-кызларны күрү сәеррәк булса да, штурман Лилия үзенең бик канәгать булуын әйтте. 


Машиналар шаукымы тынарга өлгермәде, кар чаналары (снегоходлар) ярыш сызыгына тезелде. Җыелган халык бу төр ярышны да зур кызыксыну белән күзәтте.  


Гомумән алганда, Такталачык җирлегендә оештырылган кышкы Сабантуй тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде.  Чара ахырына якынлашкач та, халык мәйданны буш калдырырга ашыкмады.Мәдәният хезмәткәрләренең  җырларына кушылып җырлап, күмәк биюләр белән тәмамланды Сабантуй. Киләсе елга ул тагын да зуррак форматта оештырылачагына шик юк.


- Үзебез сау-сәламәт,исән-имин булсак, һичшиксез, быелгы матур башлангычның дәвамы булачак,-дип ышандырды ич чараның төп иганәчесе Р.Ф. Миңнеханов та. Бирсен Ходай! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев