Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МОНЫ КҮРЕРГӘ КИРӘК ИДЕ: Казахстанның сукыр һәм начар күрүчеләр веломарафоны Актаныш аша Парижга юл алды (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Күркәм традиция буенча, ерак чакрымнарны үтеп килгән кунакларны якты йөз, ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алды Актаныш районы.

Казахстанда старт алган Astana-Paris веломарафоны бүген, кузгалып киткәннең җиденче көнендә, Башкортстан чиген үтеп, Татарстанга керде. Республикада Казахстан велосипедчыларын иң беренче булып Актаныш районы халкы каршы алды. 

Казахстанда мондый төр веломарафон өченче ел рәттән оештырыла. Моңа кадәр катнашучылар үзләренең мөмкинлекләрен якын араларда сынаса, бу юлы финиш ноктасы итеп Франциянең Париж шәһәрен сайлаган алар. 
Махсус велотандемнарда 16 кешедән торган команда 6 ил, 30 шәһәрне үз эченә алган 5 мең километр араны үтәргә ниятли. Веломарафонның үзенчәлге шунда, ул сукыр һәм начар күрүчеләрне берләштерә. Озын-озак юлга чыгучыларның икесе дөм сукыр, дүртесе – начар күрүче. Аларны сәламәт велосипедчылар тандемда алып бара. Команда составында шулай ук пилотлар, машина йөртүчләр, ашарга пешерүче, медицина персоналы, оператор да бар. 
“Чиксез спорт” проекты җитәкчесе Бәхтияр Базарбеков белдергәнчә, веломарафонның дөньяда тиңдәшләре юк. Монда катнашучылар шушы рәвешле инвалидлар арасында спортны пропагандалый, үз хокукларын белдерә. 


Blind Race Astana – Paris халыкара веломарафонын Актаныш туфрагында каршы алучылар арасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбәрәкшин, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Тимеров, башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева бар иде. 


Күркәм традиция буенча, ерак чакрымнарны үтеп килгән кунакларны якты йөз, ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алды Актаныш районы.

Казан-Уфа трассасы юлындагы "Протон" җәмгыяте автозаправка территориясендә алар өчен ял итү урыны, табын, җыр-моң  әзерләнгән иде.  Район халкына гына түгел, республикага  да "алтын йөрәкле кеше" буларак таныш "Протон" җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуртдинов  бу юлы да киң күңеллелек күрсәтеп, веломарафонда катнашучыларны тукландыруны үз өстенә алды. 

Казахстан веломарафончылары Актанышның кунакчыллыгыннан канәгать калып, чиксез рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен ирештереп, юлга кузгалды. Бүген алар Яр Чаллы шәһәрендә төн кунып, иртәгә Татарстанның башкаласы Казанга юл алачак. Һава шартлары уңай торса, юлда көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, веломарафонда катнашучылар сентябрьнең сигезендә  Парижда финиш ясар дип көтелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев