Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МТС бистәсендә яңа мәчеткә ай куелды

Мөхтәрәм изге рамазан аеның мөбарәк булган җомга көнендә, ягъни 24 июньдә Актанышның МТС бистәсендә Гамбәрия мәчетенә ай куелды. Җомга намазыннан соң, халык бирегә ашыкты. Бу тарихи вакыйгада Актанышта яшәүче мөселман дин кардәшләребез һәм хөрмәтле кунаклар катнашты. ФОТОЛАР: http://aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/item/4390-gambәriya-mәchetenә-ay-kueldyi-fotomizgellәr.html Быелгы рамазан аенда районыбызда инде икенче мәчеткә ай куелды. 13ендә Күҗәкә авыл...

Мөхтәрәм изге рамазан аеның мөбарәк булган җомга көнендә, ягъни 24 июньдә Актанышның МТС бистәсендә Гамбәрия мәчетенә ай куелды. Җомга намазыннан соң, халык бирегә ашыкты. Бу тарихи вакыйгада Актанышта яшәүче мөселман дин кардәшләребез һәм хөрмәтле кунаклар катнашты.
ФОТОЛАР: http://aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/item/4390-gambәriya-mәchetenә-ay-kueldyi-fotomizgellәr.html
Быелгы рамазан аенда районыбызда инде икенче мәчеткә ай куелды. 13ендә Күҗәкә авыл җирлегенә караган Югары Уръяды халкын сөендереп, шундый олы бәйрәм чарасы булып узган иде. Актанышта ислам динен куәтләүчеләр арта, шөкер. Район буенча 47 мәчет исәпләнә һәм 5 мәчет төзелә. Аларның төзелешенә кем күпме булдыра ала - шуның кадәр үз өлешен кертеп калырга омтыла. Изге гамәлләр күңелләргә рәхәтлек бирә, ахирәт көнгә дәвамлы әҗер-саваплар булып языла.
МТС бистәсендәге мәчеткә ай кую тантанасына Казаннан якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов үзенең җәмәгате Энҗе ханым белән кайткан иделәр. Иске Әгъбәстә туып үскән, хәзер Казанда республиканың инкассация идарәсен җитәкләүче Вәсим Вахитов - бу төзелешнең төп иганәчесе.
- МТС бистәсендә яшәүчеләрнең зур теләге иде ул - мәчет төзү. Дин юлыннан бару - дөрес, саваплы эш. Безнең максат үзебезне күрсәтү түгел, ә халыкка, мөселманнарга булышу. Дин юлында булыйк, бергә тату яшик. Актаныш һәрвакытта да эштә дә, хезмәттә дә, рухи байлыкта да иң алда булсын иде, амин, - дип, милләттәшләребезгә үзенең теләкләрен җиткерде ул.
Мәчеткә ай кую тантанасын район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев ачты:
- Әлбәттә, һәрбер изге эшнең артында изге, акыллы затларның фидакарь хезмәте ята. Район башлыгы, район Советы, район башкарма комитеты исеменнән әлеге изге эштә катнашкан барлык мөселманнарга зур рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне җиткерәбез, - диде. - Гомумән алганда, республика җитәкчелеге, район җитәкчелеге тарафыннан дингә әһәмият бирелә, хөрмәт күрсәтелә.
Мәчет МТС бистәсенең Хезмәт урамында, озак еллар китапханәдә эшләгән Гамбәрия апа Гәрәеваның ихатасында төзелә. Бу төзелешкә Актанышның күп мөселманнары үз өлешләрен керткәннәр һәм әле дә ярдәм итеп торалар.
Тантанада Вәсим Вахитов сүз алып, актанышлыларны дингә чакырды:
- Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алу, Аңа ышану, Аның Бер һәм Мәңге булуына иман китерү - безнең бурычыбыз. Дин юлында йөргән кеше башкаларга беркайчан да начарлык эшләми. Шундыйлар күбрәк булса, илебездә тынычлык, милләтләр арасында дуслык, башка милләт, башка дин кешеләре белән үзара аңлашу да була. Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Һәрбер гаиләгә дөньясында тынычлык-татулык, балалар бәхете насыйп булсын иде.
Район имамнары, хәзрәтләр бергәләп тәкъбир әйтеп тордылар, мәчет манарасына ай куелды. Соңыннан Нур хәзрәт Хөсәенов кыска гына бер кыйсса сөйләп алды, аннары Коръән укып, дога кылды.
Мәчетләр - Аллаһ йорты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.с. "Аллаһ йортына йөрүегез сәдака, мәчеткә баручының һәр адымы саен бер савап язылыр, бер гөнаһы бетәр, адымы табан озынлыгы белән хисапланыр, мәшәкать чигеп барганда савап икеләтә булыр," - дигән. "Иртәнге намаз белән ястүне мәчеттә укуның савабын белсәләр, шуышып булса да барырга тырышырлар иде", - дигән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.с. Аллаһ йортында намаз укуның фазыйләтләренә ирешергә насыйп булсын барча райондашларыбызга да.
Актанышның МТС бистәсен нурга күмеп калкып чыккан яңа мәчетне халыкка файдалануга тапшыру көнен 9 сентябрьгә билгеләделәр. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килеп, шул мөбарәк көндә дә мөселман кардәшләребезгә шатланышып күрешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев