Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның Ураза Гаете белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне Ураза бәйрәме белән котлыйм. Рамазан - бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста булган вакыт. Әлеге мәңгелек һәм какшамас кыйммәтләр рухи яктан чистарынырга һәм яңарырга, кылган эшләребез турында уйлап киләчәккә өмет белән карарга, үзара...

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!
Сезне Ураза бәйрәме белән котлыйм. Рамазан - бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста булган вакыт.
Әлеге мәңгелек һәм какшамас кыйммәтләр рухи яктан чистарынырга һәм яңарырга, кылган эшләребез турында уйлап киләчәккә өмет белән карарга, үзара уңай мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә. Бу уңайдан Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең с.г.в.: "Аллаһы Тәгалә игелекле һәм игелек кылганны ярата. Ул кырыслык белән ирешеп булмаганны яхшылык кылып ирешү мөмкинлеге бирә", - дигән сүзләре тирән мәгънәгә ия.
Ураза бәйрәме барлык мөселманнарга да җан тынычлыгы, шатлык һәм игелек бүләк итсен. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев