Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Муниципаль район башлыгы Ф.М.Камаевның Корбан Гаете уңаеннан актанышлыларга мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Актаныш мөселманнары республикадагы дини тормышта алдынгы урынны алып торалар. Гореф-гадәтләрне саклап килү, мәчетләр төзелеше, балаларны һәм яшьләрне дөрес итеп тәрбияләү, радикаль агымнарга каршы тору - болар барысы да бик мөһим. Социаль стабильлекне саклауга юнәлтелгән традицион конфессияләр һәм милләтара...

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.
Актаныш мөселманнары республикадагы дини тормышта алдынгы урынны алып торалар. Гореф-гадәтләрне саклап килү, мәчетләр төзелеше, балаларны һәм яшьләрне дөрес итеп тәрбияләү, радикаль агымнарга каршы тору - болар барысы да бик мөһим.
Социаль стабильлекне саклауга юнәлтелгән традицион конфессияләр һәм милләтара хезмәттәшлек киләчәктә дә шулай ныклы, файдалы булсын.
Изге сәфәргә чыккан райондашларыбыз хаҗ кыла. Аларның һәркайсы изге җирдә Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, гаилә бәхете, мул тормыш, иминлек һәм хезмәтләрендә ярдәм сорап дога укый. Ходай аларның гыйбадәтләрен кабул итсен, барлык хаҗилар һәм хаҗияләр, рухи көч җыеп, туган җиребезгә, якыннары янына сау-сәламәт әйләнеп кайтсыннар.
Корбан бәйрәме һәр өйгә тынычлык, муллык, тату, бәрәкәтле тормыш, җан җылысы, бәхет-шатлыклар алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев