Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“НАСКО” – җитди бренд

Йортыңны, малың, тормышыңны иминиятләштерү безнең халыкка бик күптәннән таныш. Цивилизация алга киткән илләрдә бүген бар нәрсә иминиятләштерелгән: гомер дә, саулык та, акча, мал-мөлкәт, бизнес та.... "Бер-бер хәл килеп чыкса" дип салып куйган акчаң булса, күңелсезлектән котылу җае табыла. Фәкать кешеләр иминлеге өчен тырышучы үз эшләренең осталарына мөрәҗәгать итү генә кирәк....

Йортыңны, малың, тормышыңны иминиятләштерү безнең халыкка бик күптәннән таныш. Цивилизация алга киткән илләрдә бүген бар нәрсә иминиятләштерелгән: гомер дә, саулык та, акча, мал-мөлкәт, бизнес та.... "Бер-бер хәл килеп чыкса" дип салып куйган акчаң булса, күңелсезлектән котылу җае табыла. Фәкать кешеләр иминлеге өчен тырышучы үз эшләренең осталарына мөрәҗәгать итү генә кирәк.
Оешуына 15 ноябрьдә 20 ел тулучы "Наско" иминият компаниясе ышанычлы, аякларында нык басып торучы компаниягә әверелде. Бүген "Наско" - җитди бренд.
- Без Чаллыда яшибез, Актанышта 2007 елда йорт салып кердек. Төзелеш тәмамлануга ук, беренче эш итеп, туп-туры "Наско"га барып, өйне иминиятләштердек. Бу компания белән бик күптән бергә эшлибез, - дип сөйли клиент Роза Вәлиева. - Ә быел көтмәгәндә бәхетсезлеккә тарыдык - 8 июнь көнне кыска ялганыштан мунчабыз янып бетте. Аны 200 мең сумга иминиятләштергән идек, әле янгын сүндерүчеләр киткәнче үк "Наско" кызларына шалтыраттым. Шундук килделәр, карадылар. Иң мөһиме - үзебезгә кәгазьләр артыннан йөрисе булмады, кирәк саен документларны электрон вариантта гына соратып алдылар. Белүемчә, иминият акчасы 30 көн эчендә кайтырга тиеш, безгә аның кадәр үк тә көтәсе булмады - сумма тулысынча хисапка күчте.
Бурсык авылыннан Рәдис Минһаҗевлар йортының шифер түбәсен 6 июнь көнне яуган бозлы яңгыр иләктәй тишкәләгәч, иминиятләштерүдән килгән 24 мең сум акчага түбәне тиз генә яңадан ябалар.
- Май аенда күршебезнең мунча-гаражы янып, аннан очкан ут белән өй түбәсендәге профнастил зыян күрде, шул як стенаның пластик тәрәзәсе рамнары эреп төште, - дип искә ала Актаныштан Гөлниса Исламова. - Бер ай эчендә 69 мең сумга якын иминият акчасы кайтты. Рәхмәт "Наско" егет-кызларына!
Бу язда Тыңламас авылында Фәрит Мортазин йортында газ ачык калып, өе шартлау вакыйгасын бик күпләр яхшы хәтерлидер. Бурдан кала, уттан калмый дигәннәре хак шул - бер мизгелдә йорт-җирсез кал әле!
- Их, үз бәясенә иминиятләштергән булсам, яңа өй салырлык акча кайтасы иде, - дигән соңыннан Фәрит ага, 1 млн. сумлык өен 400 мең сумлык итеп кенә иминиятләштергәне өчен үкенеп. Терсәк якын да соң, тешләп кенә булмый!
- Бездә югыйсә тарифлар түбән, - ди "Наско"ның Актаныштагы филиалы җитәкчесе Эльвира Айбашева. - Чагыштыру өчен, һәр төрле хәвеф-хәтәрдән тулы пакет итеп, таш өйне 1 млн. сумга иминиятләштерү 3 мең сумга төшә. Без, гадәттә, шушы тулы пакетны тәкъдим итәбез - бер-бер хәл була калса, иминиятләштергән очракка туры киләме-юкмы дип утырганчы, күңелегез тыныч булыр, дип аңлатабыз клиентларыбызга. Гражданлык җаваплылыгы дигән пунктны сайлаганнарга исә клиент гаебе белән зыян күргән башкалар өчен дә иминият акчасы кайта. Гап-гади бер мисал. Күпфатирлы таш йортларга җылылык бирә башлаганда, торбалардан су агып, үзләренең дә, күршеләренең дә фатирын суга батыру очраклары булды. Андыйларга иминият акчасы үзләре өчен дә, күршеләре өчен дә кайтты.
Гомумән, һәр төрле юнәлештә: өй җиһазларыннан башлап, товарлары белән бергә кибетне, сәламәтлеккә куркыныч янаган бәхетсезлек очракларына кадәр иминиятләштерү каралган биредә. Тик шунысы да бар: бездә халык, никтер, йортын, милкен, машинасын теләп иминиятләштерсә дә, үзенең гомерен, тормышын, саулыгын кайгырту турында уйламый. Югыйсә, анысы - иң кадерлесе. Әлбәттә, гомереңне иминиятләштерү бәхетсезлек очракларыннан саклап кала алмый, әмма иминият акчасы медицина хезмәтләрен түләү һәм алдагы көнең өчен борчылмый гына саулыгың ныгыту өчен иркенләп җитә.
"Наско"ны үз иткән, ел саен даими шушы компания белән хезмәттәшлек иткәннәр өчен ташламалар каралган. Әйтик, сыерларын 40 мең сумга иминиятләштерүчеләр беренче елда 3600 сум түләсәләр, бишенче елга бу сумма 2160 сумга кадәр төшә.
"Наско" - Татарстанда гына түгел, федераль дәрәҗәдә әйдәп баручы иминият компаниясе булуга иреште. Ил базары бәйсез экспертлары һәм аналитиклары тарафыннан бәяләнеп, компания быел "АА" - бик югары дәрәҗәдә ышанычлы рейтингына ия булды.
- Төп эш принцибыбыз - өстебезгә алган йөкләмә өчен тулы җаваплылык һәм һәр клиентка шәхси якын килеп эшләү. Вәгъдәләр биреп тә, сүзләрендә тормаучы компанияләр белән очрашып, бик күпләрнең гайрәте чиккән. Безнең клиентларыбызның исә хәвеф-хәтәрдә түләүсез калган очраклары юк, - ди Эльвира Айбашева. - Компания хезмәткәрләре позитив, ачык, аралашучан, үз эшләрен яхшы белә һәм клиентны аңларга тырыша икән, бу - уңышның яртысы дигән сүз. Безнең егет-кызларыбыз нәкъ шундый, дип горурланып әйтә алам. "Наско" иминият компаниясенең 20 еллыгы уңаеннан, хезмәттәшләремне чын күңелдән котлыйм. "Наско" үз дәрәҗәсен, абруен арттыра гына барып, бергәләшеп, халык арасында ихтирам һәм хөрмәт казанып эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев