Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

НИ ХӘЛЕҢ БАР, АКТАНЫШ?: Район үзәгендә дә терлек асрауның матур үрнәкләре җитәрлек (+БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Актанышның үзендә дә бүген терлекчелек, сөтчелек тармакларын үз итеп, хуҗалыкларында МЭТ, атлар асраучылар бар. Район башлыгы Э.Н. Фәттахов 7 февраль көнне үзәктәгеләрнең дә хәлләрен белеште.

Актаныш районы җирлекләрендә дәвам иткән халык җыеннары барышында район җитәкчелеге авылларда күпләп мал тергезеп, шулар хисабына көн итүче райондашларыбыз  белән аралашты, аларның яшәү-көн күреше белән танышты. 


Актанышның үзендә дә бүген терлекчелек, сөтчелек тармакларын үз итеп, хуҗалыкларында МЭТ, атлар асраучылар бар. Район башлыгы Э.Н. Фәттахов 7 февраль көнне үзәктәгеләрнең дә хәлләрен белеште. 


Район үзәгендә мал асрауның, билгеле, үз авырлыклары бар. Терлек тотучылар алар белән даими очрашып тора. Тау асты урасында гомер кичерүче Дилбәр Гыймаева әлеге авырлыкларны бүгенге очрашуда да ассызыклады.

Печән әзерләү проблемасы, терлек азыгын шактый суммага юннәтү, көтү чираты ...  кыскасы, зарлар юк түгел. Әмма Гыймаевларга бу проблемалар киртә була алмаган. Ирле-хатынлы “Актаныш икмәге” җәмгыятендә хезмәт куя алар.  Маллар асрау – эштән соңгы вакытта башкарыла торган хезмәт.

Бүген аларның хуҗалыгында 4 савым сыеры, 5 үгез-бозау тәрбияләнә. 5 елдан артык шөгыльләнгән хезмәтнең нәтиҗәләре дә сизелә.  Тик сауган сөттән генә алар файда ала алмый – урам начар дип, бирегә сөт җыючы керми. Шуңа күрә продукцияне, нигездә, алар үзләре өчен җитештерә. Киләчәктә гаилә терлекнең мал-маш санын саклап карырмы – монысын да вакыт күрсәтәчәк. 

Үзәк урамда яшәүче Лилия һәм Ришат Сәгыйдуллиннар да терлекчелек белән ныклап шөгыльләнә.

Хуҗалыкларында 15 МЭТ (шуларның 7се – савым сыеры) өстенә 4 атлары, бер понилары бар аларның. Киләчәктә дәүләт тәкъдим иткән программаларда да катнашырга каршы түгел алар, чөнки терлекләренең мал-баш санын арттырырга ниятлиләр.

Йорт хуҗасы Ришат абый үзе атлар ярата. Хыялы да матур аның – алга таба балаларны  атта йөртергә өйрәтү, чабыш атлары белән шөгыльлләнү. Сәгыйдуллинның әлеге хыялын район башлыгы Энгель Нәвап улы да хуплады. Кем белә, бәлки якын киләчәктә Актанышта атлы спорт мәктәбе, ипподром булдыруга ныклы этәргеч тә була алырлар атлы хуҗалыклар!?


Нефть базасы территориясендә арендага алынган җирләрдә савым сыерлары тотучы Фәния һәм Әнфир Гариповларның да хезмәте хөрмәткә лаек.

Гаилә алты елдан артык әлеге юнәлештә эшли. Бүгенге көндә аларның 22 баш савым сыеры,  үгезләре бар. Бүгенге очрашуда гаилә башлыгы Э.Фәттаховка булган проблемаларын сөйләде. Район җитәкчелеге үз чиратында Гариповларга ярдәм кулы сузачагын белдерде. 

Дзержинский урамында да МЭТ асраучы 3 гаиләдә булды район башлыгы. Алмаз һәм Айдар Сәяповлар максатчан рәвештә терлек асрыйлар. Алмаз дәүләт программасына кереп, 12 сыерлык торакны сафка бастырган.

Кече Сәяповның хуҗалыгында биш сыер. “Киләчәктә дәүләт ярдәм итеп торса, тормыш кыерсытмаса, терлекчелек белән тагын да ныграк шөгыльләнү исәбе бар”, - ди абыйлы-энеле Сәяповлар. 


Айзат Шәймурзин исә ихатасында 16 баш эре мал асрый. Биш савым сыеры, ит токымлы үгез-бозаулар – гаиләнең матди керем чыганагы. Өстәвенә, хуҗалыкта ике ат та бар. 

Әлеге гаиләләр белән күрешеп сөйләшкәч, Актаныш үзәгендә дә рәхәтләнеп мал асрап булганына инандык. Моның өчен бары тик көчле җилкә һәм ныклы теләк кенә кирәк. 

Бүген район башлыгы Э.Н. Фәттахов үзәктәге  ике мәктәптә дә булды. Ул биредә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашып, аларның киләчәккә корган планнары белән танышты. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев