Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

НИ ХӘЛЕҢ БАР, АВЫЛ?: Авыл почтальоннары ничек яшәп ята - күреп, карап кайттык (+ФОТОЛАР)

Басма мәгълүмат чараларына язылу ел әйләнәсе дәвам итсә дә, декабрь, июнь айларында әлеге тармакта кызу “урак өсте”. Ни өчен дигәндә, мөхәрриятләр дә план нигезендә эш алып бара: аларга да яртыеллыкка газета- журналларга язылу буенча шактый саллы план куела.

 Беркемгә дә сер түгел, замананы интернет басмалар колачлап алган бу дәвердә газеталарга үз абунәчеләрен саклап калу җиңелләрдән түгел.

 

“Актаныш таңнары” газетасы – районыбызда җирлегебез сулышын, халык яшәешен, зарын, сөенечен яктыртып баручы бердән-бер басма.  Төрле чараларны, хәлләрне тасвирлаган, борчыган проблемаларны күтәргән хатлар да безгә еш килә. Димәк, безне укыйлар, күпләрнең йортларында без көтеп алынган кунак.

 

2018 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу өчен инде бик кыска вакыт калып килә. Почта аша язылучыларга аның бәясе 672 сум тәшкил итсә, мөхәрриятебезгә килеп язылучыларга һәм газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга 400 сум ул.

 

Билгеле, “Актаныш таңнарын” халык белән бәйләүчеләр булып беренче чиратта почта хезмәткәрләре тора. Алардан башка язылучылар санын саклап калып та булмас иде.

 

Бүгенге көндә почта хезмәткәрләре ни белән мәшгүль соң? Авыл халкы газета-журналларга языламы? Бу эш җирлекләрдә ничек оештырылган?

 

Әлеге сорауларга җавап табу максатыннан, “Актаныш таңнары” газетасы журналистлары почта хезмәткәрләренең хәлен белеп, алар белән аралашып кайтты.

 

БЕРЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ – ЯҢА ӘЛЕМ ПОЧТА БҮЛЕКЧӘСЕ: Безне бүлек җитәкчесе Розалия Сафина елмаеп каршы алды. Елмаерлык эшләре бар чөнки аларның. 16 ел биредә эшләгән Розалия ханым, үзенең командасы белән берлектә, бу яртыеллыкта да газета-журналларга язылу кампаниясен уңышлы гына төгәлләп килә. Район газетасына 215 авылдашын яздырган алар. Хәмидуллина Рузилә, Фәррәхова Әлфинур, Салахова Нурия апалар без килгәндә дә район газетасын язылучыларга таратырга әзерләп утыралар иде. “Бер язылган кеше даими языла. Аларга инде газетаны мактыйсы юк – шактый еллар укыгач, алар аңа үз җбәяләрен күптән биргән инде, “ – дип, үз фикерләре белән уртаклашты алар.

 

 

ИКЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ – ИСКЕ БАЙСАР ПОЧТА БҮЛЕКЧӘСЕ: Җирлек Иске Байсар, Яңа Байсар, Чиялек, Чишмәбаш авылларын берләштерә, 3 почта хезмәткәре 387 хуҗалыгы булган җирлектә халыкка хезмәт күрсәтә дигән сүз бу. Биредә “Актаныш таңнарына” 100 артык абунәче язылырга өлгергән. “28 июньгә кадәр узган елгы планны арттырып үтәргә тырышачакбыз”, - дип ышандырды бүлек җитәкчесе Гүзәлия Мирзиева.

 

Зарифуллина Фираса, Шәехова Наҗия апалар белән беррәттән 63 яшьлек  Фирдәвис абый Шакиров та халыкка газета-журналлар тарата биредә. “Халык бик җылы кабул итә мине. Һәркем белән уртак тел табарга омтылам, хезмәтем бик ошый”,- диде почтальон абый.

 

Утка-газга түләргә кергән апа исә газетада элегрәк язылучылар арасында уйнатыла торган призларның ни өчен юклыгы белән кызыксынды. Аның соравын без җитәкчелеккә җиткердек – кем белә, бәлки якын киләчәктә без аны яңа сулыштан башлап та җибәрербез!? Халыкның ни теләгәнен белеп тору бик мөһим безгә.

 

 

ӨЧЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ: ЮГАРЫ ЯХШЫЙ ПОЧТА БҮЛЕКЧӘСЕ: Әйтергә кирәк, почта бүлекчәсенең тышкы кыяфәте күңелгә бераз шом салды салуын, әмма кызыксыну көчлерәк булып чыкты – эчкә уздык. Кечкенә генә бинаның эчендә 5-6 кеше күргәч, җанга җылы йөгерде – халык почта бүлекчәсен үз итә икән биредә. Алар үзара гәп корып, почта машинасын көтеп утыралар иде. 204 хуҗалыклы җирлектә 50дән артык кеше район газетасына язылган.

 

Ни кызганыч, Югары Яхшый җирлегендә почта хезмәткәрләренә кытлык булып чыкты. 2001 елдан бирле биредә эшләгән Тәнзилә Гомәрова - бүлек җитәкчесе дә, почтальон да бүген. "Эшкә керергә теләмиләр - акчасы әз диләр. Шуңа күрә бүген бездә хәл шулайрак. Үзем Тәкмәк авылында яшәгәч, газета-журналларны анда да үзем таратам", - диде ул. Бер ханым " Актаныш таңнары" газетасына язылу бәясен кыйммәт дип бәяләде. Әмма шуңа да карамастан, язылмый калганы юк икән үзенең. Нишләмәк кирәк, хөрмәтле абунәчеләр, бар җирдә бәя артканда, безнең басма да бәясен арттырырга мәҗбүр. Безнең бәяне алты айга бүлсәң, якынча 112 сум килеп чыга - өйгә үк китереп бирелгән район яңалыклары өчен сизелерлек зур бәя кебек түгел үзе. 

 



ДҮРТЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ - ЧИШМӘ ПОЧТА БҮЛЕКЧӘСЕ: Өр-яңа клуб бинасына урнашкан әлеге бүлекчә заманча җиһазландыруы белән күзгә ташлана, бар җирдә чисталык, пөхтәлек. Башкаларындагы кебек үк биредә дә почта бүлекчәсе кечкенә кибетне хәтерләтә. Киштәләрдә җаның ни тели - шул бар. Почта хезмәткәрләре консультант та булып хезмәт куя бүлекчәләрдә - монысы да замана куйган таләп. Рәйдә Идрисова бүлек җитәкчесе вазыйфасын 13 ел башкара. Хат ташучы булып Венера Кәшбуллина хезмәт куя. Еллар буе күрсәткән тәҗрибәләре буенча алар бүгенге вәзгыятьне гади генә итеп аңлатып та бирде. "Гадәттә, газетага язылмый калган кешеләр бер ай узгач, кабат килеп язылалар. Шуңа күрә ел саен язылу бер дәрәҗәдә бара. Нигездә, "Актаныш таңнары"на да, башка басмаларга да өлкәннәр языла, алар укый. Яшьләр интернетка тартыла",- дип үз фикерен җиткерде Рәйдә Биктимер кызы. Бүгенге көнгә Чишмә җирлегендә 60лап райондашыбыз безнең газетага язылган булып чыкты. 

 



Билгеле, бер көндә генә районны әйләнеп чыгу мөмкин түгел. Безнең максат кемнедер мактау да, хурлау да түгел иде. Сезнең хезмәтне күреп, сезгә сокланып кайттык без, хөрмәтле почта хезмәткәрләре. Кыскасы, бүгенге очрашудан без канәгать калдык. Икенче яртыкка да кулга-кул тотынышып, бердәм булып аяк атлыйк әле, дуслар! Безнең көч бердәмлектә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев