Актаныш

НИ ХӘЛЕҢ БАР, КЕШЕ ТУГАНЫМ?: Күҗәкә халкы, сөенә-сөенә,өйләренә су кертә

Бу көннәрдә Күҗәкәдә авыл халкы өчен бик тә мөһим булган су проблемасы хәл ителә. Күпләрнең үзәкләренә үткән сусызлык мәсьәләсенең, ниһаять, чишелеш табуына авыл халкы әле дә ышанып җитә алмый.

Ишегалларына, өйләренә сузылган краннарны минут саен диярлек ачып карыйлар: чыннан да киләме су, тагын туктап калмаганмы? Менә кайда икән ул тормышның рәхәтлеге! Аллаһы Тәгалә озын гомерле итсен, башка беркайчан да сусызлыктан тилмерергә язмасын. Чишмә суының шифасы тәннәргә сихәт бирсен, авыл тормышын җанландырып җибәрергә олы бер сәбәп булсын.


1978-1979 елларда Рафак Зарипов җитәкчелегендә “Бурсык” чишмәсеннән авылга су китерелгәч, халыкның шатланганын бер кат күргән идек инде. Урамнарга колонкалар урнаштырылды. Халык шуннан гына чишмә суын агызып алды. Авылдан 3 км чамасы ераклыкта урнашкан бу чишмәнең суы тәмле дә, сыйфатлы да. Элегрәк елларда халык көянтәләп, чана-арба тартып, бидоннар сөйрәп, шунда йөрде. Ләкин аның суы авылның барлык җиренә дә җитәрлек күләмдә булып чыкмады. Бигрәк тә, эссе җәй көннәрендә үзәк урамнан ары китә алмый җәфалады. Башка су чыганаклары да төрле сәбәпләр белән юкка чыга барып, соңгы елларда халыкны тәмам аптырашта калдырды. 

– 2015 елда шушы җирлек җитәкчесе булып эшли башлаганнан соң, кешеләрнең үтенеч белән килгән иң беренче һәм иң зур гозере шушы мәсьәлә иде, – ди Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанова. – Гагарин, Горький, Куйбышев, Татарстан урамнарына җәй көннәрендә даими рәвештә су җитмәде. Узган ел “Чиста су” программасы аша да бик күп эш башкарылган иде, тик апрель аеннан берничә урамга су килү бөтенләй туктады.  

Телефон линиясе сузган вакытта Гагарин, Татарстан урамнарында яшәүчеләр үз тырышлыклары белән су торбалары да сузып калдырган булганнар. Тик ул да җир астында бик сай күмелеп, кыш урталарына таба туңып кала һәм ярты җәйсез диярлек эреми иде. 

Күҗәкә белән Уръяды арасында “Салкын чишмә” дигән исем алган бик тә шифалы, саф сулы чишмә ага. Менә быелгы җәйдә шул чишмә суын авылга китерергә уйлыйлар һәм максатларына ирешәләр. Район җитәкчелеге акчасын табарга ярдәм итә. Дилфат Нәгыймов җитәкчелегендәге “Теплосервис” җәмгыяте шул эшкә алына. Әлеге оешманың Ирек Сәлахов җитәкләгән бригадасы егетләре бар тырышлыкларын куялар. Чишмәдән авылга кадәр 3 км га, авыл эчендәге элекке торбаларны яңага алыштыру белән бергә барысы 7 км арага су трассасы сузыла. Җирне 2 м 30 см, кайбер урыннарда аннан да тирәнрәк итеп казып урнаштыралар аны. Әле тагын 1 км 200 метр арада эшне төгәллиселәре бар. Шулай итеп барлыгы 8 км 200 метр ара килеп чыга. Моңарчы су кермәгән йортларга да су керткәннәр. Татарстан һәм Совет урамнарында эшләрне төгәллиселәре бар әле. Чишмә урынында 25 тонна сыйдырышлы зур савыт урнаштырылган. Аны һәм янындагы суҗыйгычны профнастил белән каплап, туфрак белән күмдереп, тирә-якны профнастил койма белән әйләндереп алырга ниятлиләр.

– Гомуми эшләр беткәннән соң, су белән тәэмин итү лицензияле “Теплосервис” оешмасына беркетеләчәк, – ди җирлек башлыгы. – Авыл халкы исеменнән “Теплосервис” җәмгыятенә һәм электр белән тәэмин итүче оешмаларга, җитәкчеләренә рәхмәтебезне газета аша җиткерсәгез иде.

Рәйхан Галимҗанованың үзе янына килеп тә, авыл кешеләре, елый-елый, рәхмәтләрен әйтәләр. Өлкәннәр дә, яшьләр дә шатлык хисләре белән яшиләр. 

Гагарин урамында яшәүчеләр
Лилия Гыйльметдинова, 11 бала анасы:
– 62 ел сусызлыктан интегеп яшәгән кеше мин. 11 ел элек иптәшем вафат булды. Кыш буе кар эреттем. 10 нан артык эре мал асрадым. 50шәр литрлы мичкәләрне арбага салып, җәй көне яныбыздагы “Кызыл яр”дан су ташыдык. Аллага шөкер, су килә башлады, бик шатландык.
Наилә Мингалимова:
– 40 ел Чаллыда яшәп, 3 ел элек туган өемә торырга кайттым. Әти-әнинең нигезен ташлыйсы килми. Иптәшем бер ел элек вафат булды, берүзем яшәп калдым. Тик туган авылымны бик яратам, моннан беркая да китәргә теләмим. Чишмәгә суга йөрдек. Кыш көне бәкедән ташыдык. Керне кул белән юдык, елгага алып барып чайкадык. Авыл башлыгына бик рәхмәтлемен, мәңге рәхәттә яшәсен. 

Горький урамында яшәүчеләр
Рәсимә Шәехова:
– Күҗәкәдә тудым, шунда үстем, суга интегеп яшәдек. Чирүгә барып алып кайткан чаклар да булды. Мотоцикл, машина белән ташыдык. Менә хәзер суны өебезгә керттеләр. 
Куанычлы, озын гомерле булсын.
Нәҗирә Нәҗметдинова:
– Күҗәкә – туган авылым. 3 балам бар. Гомер буе фермада эшләдем. Иртән шунда барышлый көянтә-чиләкләрне алып чыгып китә идем. Эштән кайтышлый, әллә ничә чакрым юл үтеп, “Бурсык” чишмәсенә барып, су күтәреп кайта идем. Хәзер шундый рәхәткә чыктык, күзләр тимәсен берүк.
Сәнәдия Газизова:
– Мин бу авылга 58 ел элек Олыимәннән килен булып төштем. Суга интеккән чаклар күп булды. Бөтен көчләрен куеп сулы иттеләр. Картайган көнебездә тәмле сулар эчеп яшәргә насыйп булсын.


Куйбышев урамында яшәүче Ләлә Гомәрова, Илүзә Исламгәрәева, Әнисә Сәлахова, Фәгыйлә Мәрдәнова да шатлык-сөенечләре белән бик теләп уртаклаштылар. Әйе, һәркайсының үз тормышы, үз мәшәкатьләре, тик су кытлыгы кешене “ике кулсыз итә”. Менә шушы михнәткә чик куелып ята бүген. Өлкән апаларыбыз әйтмешли, озын куанычлы булсын, халык башка беркайчан да суга тилмермәсен. Рәхәт тормышның кадерен белеп яшәүләр насыйп булсын.

Күҗәкәдә җыелган үзара салым акчасына узган ел Чирү ягыннан килгән җирдә авыл капкасы урнаштырылган иде. Быел Түке һәм Татар Суыксу яклап килгән юлларда яңа капкалар каршы ала, хәерле юл теләп озатып кала.  
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: